Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Далекие близкие

Җан тартмаса, кан тарта

Газетабыз тапшырыласы көнне, редакциябезгә Питрауга дип Бурятиядән үк кайткан Валерий Фарфутдинов килеп керде. Валерий - "Одноклассники" социаль челтәрендәге "Керәшеннәр" группасының актив члены, шушы группа ярдәмендә без, "Туганайлар", инде 3 ел элек үк аның Мамадыш районы Ылыя (Уткино) авылындагы туганнарын табарга булышкан идек. Ниһаять, Валерий алар белән күрешергә кайткан. Аның әбисе...

Газетабыз тапшырыласы көнне, редакциябезгә Питрауга дип Бурятиядән үк кайткан Валерий Фарфутдинов килеп керде.
Валерий - "Одноклассники" социаль челтәрендәге "Керәшеннәр" группасының актив члены, шушы группа ярдәмендә без, "Туганайлар", инде 3 ел элек үк аның Мамадыш районы Ылыя (Уткино) авылындагы туганнарын табарга булышкан идек. Ниһаять, Валерий алар белән күрешергә кайткан. Аның әбисе Төкери Аннасы, өч кызын ияртеп, нужа куып, сугыштан соң вербовка белән Бурятия якларына чыгып киткән. Анна түти күптән мәрхүм инде, Валерийның әнисе Начтый түтигә дә 82 яшь. "Әни бик дулкынланды, борчылды, әллә бармыйсыңмы соң, улым, диеп тә карады, - ди Валерий. - Монда безне көтүче, хәтерләүче булмас, дип курыкты. Ләкин минем "историческая родина"ны бик күрәсем килде...".
Ләкин барысы да юкка булган. Ылыяда Кузнецовларда, Җөридә Петровларда Валерийны зурлап кунак иткәннәр. Әбисенең йорт нигезе урынында, зиратта булган, әнисен хәтерләгән өлкән кешеләрне табып, телефоннан сөйләштергән. Җөри Питравын күреп таң калган, Юкәче чиркәвенә барып, шәмнәр куйган.
Бик зур бурычны үтәдем. Әни, кайта алмаса да, кайткан күк булгандыр, ди ул.
Бәлки, тагын кайтыр. Җан тартмаса, кан тарта, дигән әйбер дә бар бит. Үзе булмаса, аңа ияреп кайткан кече улы.
Людмила БЕЛОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев