Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Зур эшләрне бергә эшлибез

Чаллы шәһәрендәге политехника институтында укуымны ташлауга сәбәпчеләр - атлар һәм этләр, - дип шаяртып башлады сүзен Валериан. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән нык тормышта туган авылы Владимирда яши. Казан шәһәрендә урнашкан "Охрана объектов животного мира Татарстана" управлениесенең Мешинский дәүләт заказнигы участогында инспектор булып эшли. Аның карамагында 68 мең гектар җир....

Бүре, төлке ише җәнлекләрдән бик курыксам да, урманда йөрергә яратам. Шуңа күрә Валериан Дмитриевичтан безнең Татарстан урманнарындагы җәнлекләр төрен, санын сораштырам. Без әкиятләрдә ишетеп, рәсемнәрдә күреп кенә белгән аюлар хәзер безнең урманнарда да шактый икән. Әмма Валериан, "үзең тимәсәң, бер генә җәнлек тә кешегә тими, алар кешедән акыллырак", ди. Элгәре аучылар бик сирәк иде, хәзер дә аз, әмма ау серләрен белү түгел, җәнлекләрне дә танымаган мылтык ияләре күбәйде, бигрәк тә, байлар, түрәләр арасында. Валериан кебек инспекторлар өчен андыйлар баш өянәге инде. Бүген минем инспектор Валериан турында түгел, ә авылын, гаиләсен, туганнарын, дусларын, атларны, этләрне яраткан гап-гади авыл җегете турында язасым килә.

Беренче тапкыр атка атлануы - әтисе Метри дәдәйнең эш урынына баргач була. Биш яшьлек малай ат аркасыннан бик тиз "шуып төшә". Борын канауданмы, куркуданмы елый башлаган Валерианны әтисе, атка атланып йөрисең килсә, елаудан тукта, дип тынычландыра. Ат җене шунда кагыла аңа. Албай сылуы Нинага өйләнеп, семья коргач, олы улы Дима аяк арасында чуала башлагач та, атлар сатып алалар. Ит өчен дә түгел, җигәр өчен дә түгел, ә чабыш атлары асрыйлар алар. Үзе дә, улы да озак еллар сабантуйларда беренчелекне бирмиләр.

Чабыш атларын асрау гаилә өчен бөтенләй дә отышлы булмаганын аңласалар да, атларны ярату хисе көчлерәк аларда. Кемнәрдер, бәлки, сабантуй алдыннан берәр ай "аяк кыздырсалар" эше бетте, дип уйлар. Юк шул: ел дәвамында аларны тиешле дәрәҗәдә тотарга кирәк. Сабантуйларда беренчегә чыгып алган бүләкләр дә ат тоту чыгымнарын капларлык түгел. Шуңадыр да әле, бәлки, чабыш атларын, янында Нина кебек сабыр хатыны булганга, Валериан кебек фанатлар гына асрый. Бүген инде Маловлар ихатасында 4 атның берсе дә юк, чөнки 9 яшеннән атлар чаптырган Дима Түбән Кама шәһәренә укырга киткән. ... Вакытлыча сабантуйларда Малов чабышкылары чапмый тора. Вакытлыча дим, чөнки өйдәге өченче бала - 5 яшьлек Саша инде атлар көтә. Әлегә ихатада 7 ау эте. Төрле күргәзмәләрдә, ярышларда алган алтын, көмеш медальләре өй түрендә. Теләгән кешегә кечкенә Саша һәрбер этнең исемен әйтеп, кайсы медаль кайчан, кайда, ничек алынганын сөйләп бирә.

Атлар яратуым әтидән булса, җәнлекләр дөньясына кереп китүем дустымнан булды. Армиядән кайткач башланды бу шөгылем, ди Валериан. 13 ел авылда сыер фермасында мөдир булдым. Колхоз таралгач, фермаларны япкач, хобби кебек кенә булган ауга йөрүем төп эшемә әйләнде.

Хәзер мин үз участогымдагы киек җәнлекләрне барлап торучы. Рөхсәтсез ауга килүчеләрне кисәтүче.

Бөтен гаилә белән ат тәрбияләгән Маловлардан, атлармы, әллә этләр асрау җиңелме, дип сорыйм. Әллә ни аерма юк, дип көлделәр. Чөнки икесен дә җиренә җиткереп тәрбияләргә кирәк, ау этләренең ашау рационы да башкача. Аларны әле өйрәтәсе дә бар. Бер этне аучы иткәнче, өч пар галош туза, дип көлештеләр. Урам этләреннән аучылар чыкмаганны беләбез, ау этләре аеры токым, шуңа күрә аларны сатып алалар, алышалар. Бәяләре шул ук ат хакы.

Маловлар ат белән эт кенә тотып, ничек җан асрыйлар икән дип уйламагыз тагын. Янәшәдә берүзе генә яшәп ятучы әниләре Пидуч түтинең өе дә нык, әмма алар үз тырышлыклары белән зур йорт җиткергәннәр. Абзар тулы мал, зур бакча тоталар. Тырыш кешеләр яшәгәне урамнан ук күренеп тора. Элек фермада эшләгән Нина бүген балалар белән бергә өйдәге эшләрне башкара. Үзебез генә түгел, туганнарыбыз да һәрчак булышып торалар. Зур эшләрне бергә эшлибез, диләр алар. Әлегә арендага биреп торган пай җирләрен үзләре эшкәртергә дә исәпләре бар Маловларның.

Ходай шушы шөгыльләремнән, эшләремнән, саулыктан аермасын, булган хәтлесенә шөкер, авылда калганыма үкенмим, ди, балаларына кирәк, хатынына терәк, дус-иш, туган-тумачага үрнәк гаилә башлыгы, атлар, этләр, җәнлекләр яратучы уңган, тырыш Валериан Дмитриевич Малов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев