Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Язмышы - театр

17 февраль көнне Республиканың Милли китапханәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Николай Дунаевның "Язмышым - театр" исемле китабының презентациясе булды. Авторны бу шатлыклы вакыйга белән котларга күренекле артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, укучылары, карендәшләре килгән иде. Кичә Дунаевның сәхнәдә уй­наган рольләрен гәүдәләндергән слайдлар күрсәтү белән башланып китте. Китап та аның гомерен, театр...

17 февраль көнне Республиканың Милли китапханәсендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Николай Дунаевның "Язмышым - театр" исемле китабының презентациясе булды. Авторны бу шатлыклы вакыйга белән котларга күренекле артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, укучылары, карендәшләре килгән иде.
Кичә Дунаевның сәхнәдә уй­наган рольләрен гәүдәләндергән слайдлар күрсәтү белән башланып китте. Китап та аның гомерен, театр язмышын тасвирлый. Ни­колай Иванович үзенең балачак, яшьлек елларын искә төшереп үтте. Мәскәүдәге Щепкин исемен­ дәге театр училищесында студент булып йөргән вакытындагы матур хатирәләре белән бүлеште, кил­гән кунакларга тәрҗемәче, каләм остасы, зур актер Габдулла Шаму­ковның "Сәрби әби тавыгы" шигырен укыды.
- Мин үземне дә бүген шушы кечкенә генә йомырка салган Сәр­би әби тавыгы белән чагышты­рам, - дип шаяртты ул. - Без шушы гаҗәеп талантлы актерның тәрҗемәләрен сәхнәдә уйнап, аның иҗаты үрнәгендә тәрбия­ләнгән артистлар. Шуңа күрә, бу китап Габдулла Шамуков истәле­генә дә багышлана, - диде ул.
Милли китапханә директоры Наил Камбеев Дунаевка җылы сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды. Сабакташы, як­ташы Рабит Батулла, язучы Мә­динә Маликова, карендәшләре Пелагея һәм Илья Михайловлар һәм башкалар актерны бу истә­лекле вакыйга белән котладылар, иҗатында уңышлар теләделәр.
Кичәдә Дунаевның ике уку­чысы: Татарстанның атказанган артистлары Азат Зарипов белән Олег Фазылҗанов та бар иде.

- Наил абыйның, мин белгәне генә, 200дән артык укучысы бар. Димәк, бөтен Татарстан театрла­рында аның укучылары эшли, ди­гән сүз. Үзенең дә бөтен яшәеше театрда, - диде Азат Зарипов.
Китап бәйрәменә "Бәрмән­чек" фольклор ансамбле артист­лары Елена Григорьева белән Эрдни Чавлинов та килгән иде. Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Рәхимова "Гөргөри кияүләре" пьесасыннан "Кәләй авылы" көен башкарды һәм үзе өчен "щепкинчы" артистлар белән уйнау зур дәрәҗә икәнен әйтте.
- Китап ул киләчәк буынга мирас булып кала. Наил Дунаев­ның яхшы актер гына түгел, оста каләм иясе дә булуына ышандым, - диде китапның төзүчесе, журна­лист Люция Хәбибуллина.
Әлеге матур кичәне Николай Дунаев Аяз Гыйләҗевнең "Өч ар­шын җир" пьесасыннан Мирвәли монологын сөйләп тәмамлады.

Китапның чыгуы юкка булмас. Нинди генә яңа техноло­гияләр дөнья күрсә дә, китап барыбер үзенең урынын, ролен саклап калачак. Моның шулай булуына без дә ышанабыз.
Татьяна ЛЕОНТЬЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев