Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Яратканны сынармын, дигән

Ходаебыз, яратканымны сынармын, дигән. Кемдер ул сынауларны нигә - миңа, нигә - аңа түгел, нигә - тегеңә түгел, дип, такмаклый-такмаклый каршы ала. Кайберәүләр дәшми генә күтәрә бирә. Язмышыңа шулай язылган - моннан беркая китеп булмый. Буыннарың йомшап китеп - егылма гына. Аннары, андый сынау килгәндә, янәшәңдә сине аңларлык, җылы кулын...

Тукай районы Калинин авылында туып-үсеп, Чаллы шәһәрендә яшәүче җегәре ташып торган Валерий Гаврилов та, караватта хәрәкәтсез килеш, башкалар күзенә карап ятармын, дип уйламагандыр. Бу олы хәсрәт аларның өенә көтмәгәндә-уйламаганда килеп керә. "Весенний" совхозы теплицасында өлгергән шампиньоннарны җыю вакыты була ул. Эш сәгате бетәргә санаулы минутлар гына калып бара. Шунда эшләүче трактор, алга барасы урынга, артка таба чигенеп, хәрәкәттәге ленталы транспортерны этеп җибәрә. Берни искәрми, гөмбә төяп торучы Валера, транспортер астында кала. Бер секунд эчендә бөтен дөнья томан эчендә югала... Егерме минутта больницага китереп җиткерәләр җиткерүен. Тик умыртка сөяге берничә урыннан сынган, үзендә җан әсәре калмаган Валераны врачлар нишләтергә белми. Мондый хәлдәге кешегә операцияне сигез сәгать эчендә ясарга кирәк, аннан соңардыңмы - нәтиҗәсе уңышсыз була. Берәү дә үз өстенә шундый җаваплылыкны алмый. Авыру Валера берничә көн буена шул килеш ята. Соңыннан операцияне ясыйлар ясавын, тик инде иң кирәкле вакыт кулдан ычкынган була. "Валера исән калачак, тик гомер буе койкада хәрәкәтсез ятачак", - диләр врачлар. Егерме ел бергә яшәгән, шатлыгын да, кайгысын да бергә бүлешкән хатыны гына мондый "приговор" белән ризалашмый. Ходай сине безнең бәхеткә исән калдырды, болай булгач яшибез дә, йөрибез дә әле, ди Зинасы, аңына килгән ирен кочаклап. Шуннан яшәү өчен көрәш башлана. Умыртка сөягенә операцияне Новосибирск шәһәрендә ясаганнарын белеп, снимокларын шунда җибәрәләр. Озак көттермичә, аннан чакыру кәгазе килеп төшә. Операция ясарга 85 мең сум акча сорыйлар, алар өчен бу бик зур сумма - каян алырга? Уллары Александр өйдә булса, бер хәл иде. Ул армия хезмәтендә, аның ярдәменә өмет итеп булмый. Авыруны самолетка күтәреп кертергә, яткан килеш урнаштырырга кирәк. Чаллыдан ары башка җиргә чыкмаган Зина, ул хәлләрдән соң ун ел вакыт узгач, хәзер, үзенә-үзе хәйран кала: кыюлык белән усаллыкны кайдан алган диген? Ә ул сыйфатлардан башка безнең илдә берни дә эшләп булмаганны ул инде бик тиз төшенә. Производстводагы травма дип, артыннан йөри торгач, операциягә кирәкле акчаны совхоз чутыннан бирәләр. Транспортировка мәсьәләсе дә хәл ителә. Бер-бер артлы ике операция ясыйлар. Чаллыда куелган дисклар, дөрес урнаштырылмыйча, хәлне тагын да начарлатканнар. Аларны алганда, аркасының тишелмәгән урыны калмый - түзсә дә түзә икән адәм баласы... Бер-бер артлы көннәр, айлар үтә. Уналты яшьлек кызлары - мәктәп баласы өйдә берүзе яши. Зина Валерасын бер минутка да калдырып китә алмый. Иренең пенсия акчасына яшиләр. Иң элек бармаклары бераз кыймылдый. Күнегүләр ясый торгач, куллары хәрәкәткә килә. Берничә секундка сөялеп утыра башлый. Кечкенә генә алга китеш булса да, сабыйларча куанышалар. Ә бергәләп ирешкән җиңүләрне бергә җыйсаң, алар шактыйга тула. Сау-сәламәт, акчалы парларның күбесенә әле андый шатлыклы көннәр тәтеми дә торгандыр. Коляскада утырса да, Валераның кулыннан килмәгән эше юк, дип мактый Зинасы. Җәен авылда, кышын шәһәрдә яшиләр. Таза-сау кеше ниләр эшләсә, Валера, шул килеш тә, бакчасында да эшли, хуҗалыгын да ялт итеп тора. Каядыр барырга кирәк булса, хәзер инде башка кешегә ялынмыйлар - Валера үзе рульдә йөри. Аяк функуцияләрен куллары үти.

- Аякларымны бөтенләй "списать итеп" ташламыйм әле, күнегүләремне дәвам итәм. Берсенең бармаклары әзрәк селкенә башлады. Әле бәлки йөреп тә китәрмен, - дип, шатлыгы белән бүлеште Валера. Иренең шундый сүзләрен ишеткән Зинасының күзләреннән сөенеч яшьләре атылып чыкты. И, Ходаем, бу кешеләрнең бәхетләрен гомерле ит, аларны өметләреннән аерма, дип, теләкләр тели-тели, үз юлымнан атладым. Ходай безгә сынауларны җибәреп тора. Бу дөньяның матурлыгы, мәгънәсе әнә шуларны ничек кабул итүеңә, ничек күтәрүеңә бәйле икән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр инвалид