Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Яңа елдан ни көтәсез?

2011 ел тәмамланып килә. Бик тиздән 2012 елда яши башлачакбыз. Халык арасында танылган керәшеннәр 2012 елдан нәрсә көтә? "Туганайлар" бу турыда аларның үзләреннән сораштырды.

Николай Владимиров, Татарстан халыклары Ассамблеясеның башкарма комитеты җитәкчесе:

- Яңа Халыклар Дуслыгы Йорты көтәм. Павлюхин урамындагы булачак Йортыбызда ремонт-реконструкция эшләре уңышлы гына тәмамлансын иде дә, Яңа елда яңа Йортыбызда республикабызда яшәүче бар халыкларның вәкилләре белән бергәләп, гөрләтеп өй туе уздырырга язсын иде. Хөкүмәтебез милли-мәдәни чараларга күбрәк игътибар биреп, материаль яктан да ярдәм күрсәтсен иде.

Аннан соң, Яңа еллар авыл кешеләре өчен яңа мөмкинлекләр ачып, яңа эш урыннары булдырылсын, авыллар элеккечә, гөрләп торсын иде. Фермерлык хуҗалыкларына гына игътибар бирмичә, авыл хуҗалыгының башка тармаклары буенча да, хезмәт кешеләре өчен яңа проектлар алып килсен иде Яңа ел.

Яшемә карап, сәламәтлеккә өмет итәм һәм барлык Татарстан халкына да исәнлек-саулык телимен.

Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты:

Өметсез шайтан, диләр бит инде. Шуңа күңелдә киләчәккә өмет, бәхеткә ышаныч бар. Дөресен әйткәндә, яңа ел турында уйлаган юк. Ләкин барысы да әйбәт булыр, концертлар оештырырбыз, дип ышанам. Яңа елда бөтен кеше бәхетле булсын! Әле тагын 2012 елда дөнья бетү белән куркыталар. Мин бу сүзләргә ышанмыйм, сез дә мондый юк-барга ышанып йөрмәгез. 2012 елда гаиләм имин булсын иде, яңа җырлар өйрәнерергә язса иде. Аннан соң Россия халкы көче барлыгын аңлар, үзенә дөрес юл сайлар. Гади халыкны да исәпкә алырлар, дигән ышаныч белән яшик. Без үзебез гади кешеләр бит! Өмет тә сүнсә, дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә калмый. Дөрес, тормышның бөтен якларын да рәтләп бетереп булмый. Авыр заманда яшәсәк тә, кешеләр бераз үзгәрсен иде. Заман гел авыр ул! Кеше булуыбызны исебезгә төшерик, дөньяның акчадан гына тормавын аңлыйк!

Алена Смирнова, Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

Яхшылык кына көтәбез: илгә бәрәкәт, туганнарга, дусларга, күрше-күләнгә сау-лык-тигезлек. Һәрбер өйдә, һәр авылда муллык, тынычлык булса, районыбызда да иминлек булыр. Яңа елда юлсыз авыллар юллы, мохтаҗлар фатирлы булсын иде, дигән өмет-теләктә торабыз. Күп итеп балалар тусын, яшь гаиләләр корылсын, авыллар ныгысын. Күптән планлаштырган зур хыялыбыз тормышка ашып - районыбызда күпләп эшче урыннар бирерлек производство булдырылсын! Шәһәребез, районыбыз тагын да үссен, чәчәк атсын!

Бүген шәһәребез предприятиеләре арасында Яңа ел бәйрәменә шәһәрне, үзәк мәйданны бизәү буенча конкурс бара. Барыгызны да Яңа еллар белән котлап, Мамадышның 27 декабрьдә ачылачак Үзәк елкасына чакырам!

Тамара Баһаветдинова, Түбән Кама шәһәре "Базар комплексы" директоры, шәһәрнең керәшен җәмгыяте җитәкчесе:

- Яңа еллар халыкка муллык, җан тынычлыгы алып килсен. Ул вакытта базарлар да гөрләп торыр, күңелләр дә көр, табыннар да түгәрәк булыр. Балаларыбыз исән-сау, эштә тәртип булсын, сугыш-афәтләр күрергә язмасын! Керәшеннәргә һаман ишәергә, укмашырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев