Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

ВАТАН БИРЕДӘ БАШЛАНА

23 февраль - туган илне яклап көрәшкән ветераннарны искә алу, геройлар батырлыгын данлау, хәрби хезмәттә булып кайткан һәм бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче ир-егетләрне олылау, хөрмәтләү көне. Шулай ук, үсмерләр һәм кечкенә малайлар өчен дә бәйрәм бу көн, чөнки киләчәктә Ватаныбызны алар саклаячак. Моның өчен, алар чын патриотлар булып...

- Ватанны ярату семьядан, туган нигездән, туган авылдан, белем һәм тәрбия алган мәктәптән башлана. Шуңа да мәктәпләрдә белем бирү белән беррәттән, илгә лаеклы уллар, кызлар тәрбияләп үстерү бурычы да тора, - диде үз чыгышында мәктәп директоры Климент Михайлович Кирушин. - Ә патриотик тәрбиягә нәкъ менә үз милләтеңне, туган телеңне ярату да, өлкән буынга хөрмәт тә, халыклар дуслыгы да, спорт белән шөгыльләнү дә, рухи һәм физик тәрбия дә керә. Шуларны күреп, үзләре дә шундый булып үскән малайлар гына Ватанның чын патриотлары булып үсә һәм алар гына чын солдат була ала!

...Армия сафларына китүче улына, әнисе кош итенең бот өлешен бирә. Ашап бетергәннән соң, бот сөяген яшереп куялар һәм егет исән-сау әйләнеп кайт-канчы кадерләп саклыйлар. Бот сөяге нык булганга, егет тә батыр, кыю, көчле була, дигән ышаныч яши. Туган нигезеннән чыгып киткәндә, булачак солдат уң кулы белән өч мәртәбә матчага суга. Бу - матча өйнең терәге булган кебек, миңа да әти-әниемә, туганнарыма таяныч булырга, исән-сау туган нигеземә әйләнеп кайтырга язсын, дигән теләк белән эшләнә...

Халкыбызда сакланып калган әлеге гореф-гадәтләрне без Албай мәктәбе каршында эшләп килүче "Көмеш тәңкәләр" фольклор ансамбле сәхнәләштергән "Солдат озату" күренеше аша белдек.

"Өстәмә белем бирү педагогы Раиса Кибякова җитәкчелегендәге "Көмеш тәңкәләр" ансамбленә йөрүче укучыларның оста итеп җырлауларына, биюләренә, тормышчан итеп уйнауларына, сюжетны оста итеп ачып бирә алуларына сокланып утырдык: алар белән бергә солдат озаттык, кичке уеннарда булдык, җырладык, көлдек, солдатка китүче егетнең һәм аның әнисенең:

... - Әнкәй ашың пешәме, лә,

пешәме, суынамы?

Газиз балам читтә,

диеп үзәгең өзеләме?

- Өй түрендәге бакчада

үстердек ике балан

Исән йөреп, сау-сәламәт

кайтырга язсын, балам, - дип җырлауларын күз яшьләре аша тыңлап утырдык. Балалар бакчасы хезмәткәре Любовь Мишурина да бик матур, моңлы итеп борынгы солдат озату көен башкарды.

Билгеле, Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик кичәдә Албай авылы җирлегеннән чыккан геройларның исемнәре дә яңгырамый калмады. Алар: Домолазов Степан Васильевич - Гражданнар сугышы герое, өч тапкыр Хәрби Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Максимов Иван Тихонович, Москвин Михаил Кирилловичлар - Советлар Союзы геройлары, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Алтын Йолдыз орденнары белән бүләкләнгәннәр. Смирнов Георгий Семенович - Россия Герое, бу исемгә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен лаек булган. Алтын Йолдыз 2008 елның маенда аның балаларына тапшырыла.

Иванов Иван Захарович - Социалистик Хезмәт Герое. Бу исем аңа тыныч тормышта ирешкән уңышлары өчен бирелгән.

Укучылар белән очрашуга авылның өлкән, хөрмәтле кешесе, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән Михаил Афанасьевич Никифоров та килгән иде. Ул балаларга илебезнең үткәне, бүгенге хәле турында сөйләде, мисаллар китерде. Аларга тырышып укырга, кылган гамәлләре өчен җаваплы була белергә чакырып, җәмгыятьтә үз урыннарын табып, лаеклы гражданнар булып үсүләрен теләде. Шулай ук, шушы төбәктә туып, армия сафларында хезмәт итеп кайткан укытучылар - запастагы офицерлар: Геннадий Мишурин, Леонид Кирушин, Николай Шалдымовлар үзләренең кайларда, нинди кораллы көчләрдә хезмәт итүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Инде үзләренең уллары солдат яшенә җиткән шушы ир-егетләр армиянең үсмер егетне чын иргә әверелдерүче тормыш мәктәбе булуын, анда хезмәт итү зур дәрәҗә икәнлекне аңлаттылар һәм Ватанны саклау - һәрбер ир-егетнең изге бурычы булуын искәртеп үттеләр. Леонид Кирушин, солдатта чакта бер сафка тезелеп барганда җырлана торган " У солдата выходной" җырын җырлап күрсәтсә, алар белән бер чорда хезмәт итеп кайткан, "Татавтодор" оешмасында шофер булып эшләүче Николай Жарков исә, үзе баянда уйнап, "Кайту" җырын башкарды. Әлегә балалар бакчасына гына йөрүче Вадим Николаев та үзенең булачак солдат икәнлеген раслап, "Армиядә бер көн булдым" дигән шигырьне яттан менә дигән итеп сөйләп бирде.

Концерт номерлары хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Югары Әрнәш авылы егете Николай Михайлов истәлегенә дә, әле узган ел гына мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итүче Виталий Григорьевның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп тә башкарылды. "Солдат озату" белән башланып киткән кичә, "Солдатның кайтуы" белән азагына якынлашты. Йомгаклау өлешендә "Туганайлар" газетасы журналисты Мария Мартынова сүз алып:

- Ватан - менә шушы Албай, Әрнәш кебек авыллар, үзебезнең туган нигезләр ул. Климент Михайлович әйтүенчә, гомер-гомергә илебезгә кызыгучылар булган. Ул хәзер дә башкаларны кызыктыра. Шуңа да безгә аерата уяу, дошманнарга каршы торырлык нык, тирән белемле, көчле рухлы булу кирәк. Албай мәктәбе укучыларының нәкъ менә шундый булачакларына шигебез юк, - диде. - 2009 елның 9 маенда килгәч тә, биш герой гына түгел, тагы да күп батырлар үстерерлек әле бу авыл, дип яратып киткән идек. Бу юлы да Албай егетләренең уңганлыгына, тырыш булуларына сокланып китәбез. Дөрес, ул чакта укучылар саны күбрәк иде. Быел бары егерме дүрткә генә калган. Сезгә алга таба бетә барырга түгел, киресенчә, зураерга, балалар санын тагы да арттырырга язсын. Бүген чыгыш ясаган укытучы абыйлары үрнәгендә алар да югары уку йортларында укып, кабат шушы җирләргә төпләнсеннәр, нигезләрне таратмасыннар иде. Ә инде үсеп килүче егетләребез, "Албай минем Ватаным, мин Ватанымны сакларга киттем!" дип горурланып, армия сафларына барсыннар һәм исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде.

Әйе. Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән - намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек һәм һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә балаларны кеше итеп тәрбияләү - безнең һәрберебезнең дә бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп 23 февраля Мамадыш районы Албай авылы