Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

“Туганың турында җылы сүз ишетү җанга рәхәт”

Туганайлар”ның күптәнге якын танышы, газетабыздагы зур-зур мәкаләләрнең авторы, туган җанлы Лидия ПАСЫЕВАдан редакция почтасына тагын бер язма килде. Анда түбәндәге юллар бар

“Кызык инде бу хәзерге дөнья. Интернеттагы социаль челтәр гомер күрмәгән-белмәгән кешеләр белән “очраштыра”. Кемнәрнедер якыннан күргәндә, әлеге челтәрдәге дустым бит бу дип, танып аласың. Кемнәрдер дуслык тәкъдим итеп, үзләре килеп керә.

“ВКонтакте”дагы бер ханым үз “стена”сына бер туганым турында җылы истәлек “элеп” куйган, фотолары да бар. Туганың турында җылы сүз ишетү җанга рәхәт шул. Бу юлы мин язма авторына үзем дуслык тәкъдим иттем. Ә аның туганым Нина Бахрова турындагы матур истәлеген үзебезнең “Туганайлар” газетасын укучылар белән дә уртаклашасым килде (әлбәттә, авторның рөхсәте белән)”.

Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы Лидия Пасыеваның әлеге тәкъдименә шатланып риза булдык. Аның ул виртуаль дусты язмасы сезгә дә ошамый калмас.

Яшьлек дустым

Безнең район культура йортына 1972 елда халык театрының яңа режиссеры булып, әле генә Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлаган Нина Бахрова килә. Юллама белән безнең авылга килеп эләккән бу керәшен кызын халык та, авылыбыз яшьләре дә тиз арада үз итә. Ачык йөзле, гел елмаеп сөйләшүче бу матур кыз Мамадыш районының Владимир авылыннан була. Ул заманда халык театрының статусын югалтмас өчен елга 1-2 тапкыр спектакль куеп, аны мәртәбәле жюри карарга тиеш була. Ә Нина өчен әле ул икеләтә имтихан, чөнки әлеге спектакле аның диплом эше дә.

Авыл халкын яхшылап белмәгән дә килеш, спектакльдә уйнар өчен үзешчәннәр җыя башлый безнең яңа кыз. Билгеле, бу эшендә аңа мәдәният йорты директоры Миләүшә апа Мөхетдинова да ярдәм итә. Нина, диплом эше итеп, драматург Юныс Әминевнең “Язылмаган законнар”ын сайлый. Ничек батырчылык иткәндер ул унике кеше уйный торган бу сәхнә әсәрен куярга? Кеше туплау ул вакытта да бик җиңел эш түгел иде инде ул. Ярый ла ул мөрәҗәгать иткән кешеләрнең барысы да катнашырга риза булса? Ләкин Нинага каршы килүче булмагандыр, чөнки ул матур итеп сөйләшә белә, биемәгәнне биетә, җырламаганны җырлата, күңелендә сәнгатькә мәхәббәте булган кешедән артист ясый белә торган бик чая, кеше белән уртак тел таба белгән үткен керәшен кызы.

Бу спектакль өчен табигать күренеше, каеннар төшерелгән декорацияне Гомәр абый Җәләлиев махсус ясады. Бик матур булды ул һәм күп еллар сәхнәбезне бизәп торды. Спектакль бик уңышлы чыкты, Казаннан килгән кунаклар аңа югары бәя бирде.

Мәдәният йорты директоры Роза апа Әкраметдинова лаеклы ялга киткәч, Нина Бахрова аның урынына җитәкче булып калды. Яңа директор агитбригада кызлары белән күрше авылларда, басу-кырларда чыгыш ясады, мәдәният йортында эчтәлекле, тематик чаралар уздырды, мәдәни тормышка яңа сулыш өрде. Фантазиягә бай бу кызга, кызганыч, безнең авылда озак эшләргә туры килмәде, бераздан китеп барды ул. Ләкин аның шәхси тормышында борылыш ясамый калмады безнең авыл. Шулай бервакыт, үзе оештырган чираттагы бәйрәм вакытында “Белый танец” игълан итә яшь белгеч. “Дамы приглашают кавалеров”, дидем дә, башлап үрнәк күрсәтеп, янымда басып торган егетне биергә чакырдым, – дип сөйли. – Шул ук кичне ул озата килде, дуслашып киттек, очрашып йөрүебез өйләнешү белән тәмамланды”. Ул егет Илдус Ибраһимов була. Менә шулай уртак бәхет табып, 1976 елда Казанга китеп барды алар. Сәләте булса да, Нина алдагы тормышын сәхнә белән бәйләмәде.

Ә яшьлектәге дуслыгыбыз гомерлек булды. Ул авылыбызның культура йортында эшләсә, мин библиотекада идем. Авылда ул әзерләгән спектакльләрдә катнашып, якын дустыма әйләнгән Нина белән бүген дә аралашып, шалтыратышып хәл белешеп яшибез. Хәзер дә ул кешеләргә карата ачык күңелле, авырлыкларга бирешмичә яшәүче, рәхәтләнеп көлә белүче, эчкерсез Нина.

Розалия ИБРАҺИМОВА. Яшел Үзән районының Норлат авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев