Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Славутларны кем җырлар

Музыка белгечләреннән, укытучылардан балалар, музыка мәктәпләре өчен керәшен җырлары, көйләре тупланган материалның, дәреслекләрнең юк дәрәҗәсендә булуын еш ишетергә туры килә. Бу өлкәдә инде эш башланган булса да, кулга тотып карарлык дәлилләр моңарчы күренмәде. Киләсе ел башында күренекле этномузыколог, балалар белән эшләүче музыка укытучысы Геннадий Макаровның әлеге бушлыкны бераз булса да...

Музыка белгечләреннән, укытучылардан балалар, музыка мәктәпләре өчен керәшен җырлары, көйләре тупланган материалның, дәреслекләрнең юк дәрәҗәсендә булуын еш ишетергә туры килә. Бу өлкәдә инде эш башланган булса да, кулга тотып карарлык дәлилләр моңарчы күренмәде. Киләсе ел башында күренекле этномузыколог, балалар белән эшләүче музыка укытучысы Геннадий Макаровның әлеге бушлыкны бераз булса да тутыра алырдай "Керәшен мәдәнияте. Дини җырулар. Бәйрәмнәр" җыентыгы дөнья күрер дип өметләнәбез. Шул хакта авторның үзе белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

- Ни өчен дини җырулардан башларга булдыгыз?

- Дин һәм сәнгать. Дин һәм җәмгыять. Дин һәм тәрбия. Бу аспектлар моңарчы әле якын каралмады. Аннан читләштек. Дин - иман уку гына түгел. Ул дөньяга караш, система. Үзе бер философия, тәрбия. Дин ул тар карап кына фикер йөртә торган өлкә түгел, тормышның бөтен ягына да кагыла.

Авыллар буенча өлкән буын вәкилләрендә сакланып калган көйләрне, җырларны язып, туплап йөргәндә, дин белән бәйле материал да шактый очрады. Əйтик, мөселман авылларында бәетләр, мөнәҗәтләр җырланса, керәшен авылларында, сирәк кенә булса да, төрле дини сюжетларга корылган, дини эчтәлекле җырлар очрый.

Бу материаллар җыела торды. Аларны балалар белән өйрәндек. Тупланган материал кәгазьдә генә калмасын дип, бер өлешен китап итеп әзерләдем һәм 65 көй урын алган "Дәрвишләр сөхбәтендә" дигән китабым чыкты. Китап олылар өчен дә, балалар өчен дә бик кирәкле басма булды, яхшы кабул ителде.

Керәшен тематикасы, христианлык белән бәйле сюжетлар, җырлар үз вакытын көткән, күрәсең. Бүгенге көндә андый көйләргә дә җәмгыятьнең ихтыяҗы бар. Аны канәгатьләндерү буенча эш алып бару - безнең бурычыбыз.

- Мондый эшне башкарып чыгу өчен теләк кенә җитми. Материалны каян алдыгыз?

- Бу эш бүген генә башланмады, билгеле. Əйткәнемчә, авылларда күп кенә материал язып алынды. Түбән Кама районы Зур Аты авылыннан Иоанн әти Чурашовны телгә алу урынлы булыр. Русча духовный "стих" дип аталган бик гыйбрәтле эчтәлекле җырлар аңардан язып алынды. Тихвин чиркәвендәге өлкән түтиләрдән дә шактый җырлар тупланды.

Заманында мондый көйләр язып алынмады. Совет чорында кешеләр белгәнен дә әйтергә курыкты. Керәшен балаларына кирәк дип, төрле бәйрәмнәргә багышлап үзем дә җырлар яздым. Моның өчен тәҗрибәм бар. Бердән, мин авылларда күп йөрсәм, икенчедән, балалар белән дә эшлим. Заманында Библия китапларын керәшенчәгә тәрҗемә итү дә булышты. Библиядагы сюжетлар - Европа сәнгате сюжетлары. Алар тәрбияви яктан бик көчле. Эшемдә аларны да кулландым.

- Җыентык кемнәргә йөз тотып әзерләнә?

- Беренче чиратта балалар күздә тотылды. Атна көн мәктәпләренә, төрле белем агарту учреждениеләренә кирәкле басма. Балалар өчен тормышка әзерлек, тормышта яхшылык эшләп, яктылыкка омтылу кебек тәрбия максатларын беренче планга чыгарырга тырыштык. Җырларның күбесен төрле коллективларга бүлеп җырлап, көйләп карадык.

Эшнең беренче этабы инде тәмамланып килә. Бәлки алдагы көндә тагы да шундый иҗат офыклары ачылыр. Əлегә булганнарын түгәрәкләп, балаларга җиткерәсе килә. Əлеге җыентыкка кергән берничә җырны, газета укучыларыбыз, сезгә дә тәкъдим итәбез.

Туым көненә багышланган җыру-такмаклар

Тропарь: 4-нче кӧй

Эй Христосъ Аллабыз, Синең тыуыуың белян дӧньягя белем жактысы жяшнягян, шул белем жактысы белян жондозчылар, бер жондоздан белеб, чыннык кояшы диб, килеб, Сиңа башырганнар, Сине кюктян иңгян, жаңа чыккан кояш диб белгянняр, эй Ходай, шӧкӧр Сиңа.

Кондакъ: З-нче кӧй

Бӧгӧн Кыз мяңгедян барны Тыудырган, жакынына бара алмаслыкны жир абзарда кундырган, кӧтӧӱчеляр белян пяриштяляр мактаганнар, жондозчылар жондоз белян барыб башырганнар, мяңге Алла безнен ӧчӧн жяш Бала булыб тыуган.

Зурлау

Эй тере итеӱче Христосъ, бӧгӧн безнен ӧчӧн иң Таза, изге Кыз Марiядан тяннянеб тыуганыңны зурлыйбыз.

Иисус Христос туган, күктә җондыз кабынган

Г. Макаров музыкасы һəм сүзлəре

Кояш нурларында бер тутый кош уйный,

Каурыйларын коя, җыруын җырлый.

Иисус Христос туган, күктә җондыз кабынган. (2)

Нигә күк күкрәми, тавышын чыгармый?

Вифлийемнең күгендә җакты җондыз кабынган.

Иисус Христос туган, күктә җондыз кабынган. (2)

Бу өйнең хуҗасы - ауылның җумарты -

Капкаларын ачып бүләк тарата.

Иисус Христос туган, күктә җондыз кабынган. (2)

Ишек алдыгызга таң нурлары төшкән,

Таң нурлары белән дәүләте иңгән.

Иисус Христос туган, күктә җондыз кабынган. (2)

Күк өстендә җакты җондыз

Г. Макаров музыкасы һəм сүзлəре

Күк өстендә җакты җондыз

Нур сирпеп балкый,

Олылап Туым бәйрәмен

Пәриштә көйлей.

Җир өстеннән очып бара,

Җыруын җырлый:

Бүген сөйенейек,

Йөздән нур сирпейек,

Бүген Христос Туымы.

Мәгарәгә көтүчеләр

Алдан керделәр,

Нарасый* белән Ананы

Кереп күрделәр.

Тубыкланып инәлделәр

Əм башырдылар**:

Бүген сөйенейек,

Йөздән нур сирпейек,

Бүген Христос Туымы.

Барыбыз да җазыклыбыз

Ходай алдында,

Барлык кешеләр җазыклы,

Бер Ходай таза.

Кичер безнең җазыкларны,

Эй Ходай Алла:

Бүген сөйенейек,

Йөздән нур сирпейек,

Бүген Христос Туымы,

Бүген бездә Рождество!

Күк өстендә Коткаручы

Г.Макаров музыкасы һəм сүзлəре

Күк өстендә - Коткаручы,

Бар гаделләрне җаклаучы,

Бар гаделләрне җаклаучы,

Караңгыны җөгәннәүче. (2)

Изге кала Вифлейемдә

Христос Күк Патшасы туды;

Аны патшалар таныды,

Алла Улы, дип инәлде. (2)

Туым көнен таныйбыз, дип,

Җондызчылар бүләк бирде;

Бар пәриштәләр җырлады,

Ходай Алланы даннады. (2)

× нарасый - гөнаһсыз сабый

×× башыру - баш ию

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев