Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Рима Губина: 12 чиләк алмадан сок сыктым, пюре һәм как ясадым

Быел алма ишелеп уңды. Хуҗабикәләр алмадан ниләр генә пешерми дә, кышкылыкка ниләр генә ясамый

Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан Рима Губина алмадан сок та сыга, пюре дә ясый, как та коя. Җайлы һәм тәмле рецептлары белән бүлеште ул.


«Алманы әче вакытында маллар ашады. Тәмлеләнә башлагач, кышын пироглар пешерү өчен дип турап, катырып та, пешереп тә куйдым. Булган уңышны әрәм итәсе килми. Кичен бер су чиләге алманы юып, урталай кисеп, үзәген алып, шуңа литр ярым су һәм бер чокыр чамасы шикәр сатып, пешерергә куям. Пешкәч, шул массаны төнгә душлаг яки марля аша согын сыгарга калдырам. Иртән торуга 3 литрлап согы (мякоть белән) чыккан була – консервалап куям. Калган массасын душлаг аша чыгарып, пюре ясыйм. Ул пюрене дә я консервалап куям, я как ясыйм. Как ясау өчен, 7-8 миллиметр калынлыкта табага җәеп киптерәм. Киптерү өчен хәзер җайланмалар күп. Мин үзем табаны кайнап торган сулы кәстрүл өстенә куеп киптерәм. Пюресе дә бик тәмле була, яшь балалар да ярата. Инде 12 чиләк алманы шулай эшкәрттем. Әле тагын бар. Болай эшләгәндә алманың душлаг аша чыкмый калган кабыгы һәм үзәге генә ташлана. Анысын да маллар ашый», – дип сөйләде Рима Петровна. 
Берничә тапкыр алмага кабак кушып та пешергән. "Чиләкнең өчтән ике өлешенә – алма, калганына кабак салсаң, үзенә бер төрле тәмле сок һәм калган продуктлары барлыкка килә", – дип  киңәш бирә Рима Губина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев