Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Колышчы “Пәния”се

Кайчак без медицина хезмәткәрләренә рәхмәт тә әйтмибез, аларның җаваплы һөнәрләре турында уйлап та карамыйбыз. Авыл җирендә хезмәт итүче фельдшерларның гына эшен күзәтсәң дә, һәйкәл куярга кирәк, дигән фикергә киләсең. Бүген сүзебез, 18 яшеннән керәшен авылына фельдшер булып килеп, гомерен халык сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган татар кызы Фәния ШАДРИНА турында. Мамадыш районының Колышчы авылы халкы аңа “безнең Пәния” дип яратып эндәшә.

Фәния апа белән медпункт бүлмәсендә очраштык. Әйе, авыл халкы 100 еллык тарихы булган бинаның шушы бер бүлмәсендә савыга, тәненә шифа ала. Фәния
апа 37 ел элек нәкъ шушы бүлмәгә эшкә килгән. “Нык әле ул. Ул вакытта төзи белеп төзегәннәр, бүрәнәләренә генә күз салыгыз, нинди юан һәм таза бит. Ләкин эшкә килгән көнне кычкырып елаган идем, - дип искә ала фельдшер. – Пычырак, шуның кадәр шыксыз иде ул. Санитарка белән юып чыгардык, аннан бер кат буядык. Барыбер матур булмады, буявы агачка сеңде дә бетте. Район больницасы баш врачы Дамир Хаҗиев пластик тәрәзәләр куйдырткан вакытта яңадан түшәм-стеналарны буядык. Линолеум җәйдек. Яктырды, рәхәт булып китте. Модульный ФАП җиткерергә безнең кеше саны аз инде”.

Колышчыда хәзер пропискада 158 кеше тора, шуның 130лабы гына авылда яши икән. Үзе эшләгән дәвердә Колышчыда балаларның күп булуын искә ала Фәния апа. Соңгы ике елда гына авылда балалар тумый башлаган. Мәктәпләре дә юк бит, бүгенге көндә 15 бала күрше Түбән Сон авылына укырга йөри.

Заманалар үзгәреп тора, медицинага да яңа технологияләр үтеп керә. Эш җиңеләяме, дип сорашам. “Эшли башлаган елларны, хәзерге белән чагыштырганда,
авыррак иде, чөнки авылда юл да юк чаклар бит. Шулай да, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителеш ул вакытта әйбәтрәк иде. Ничек итеп, 18 яшьлек кыз балага участокны ышанып тапшырганнар икән”, - дип шакката Фәния апа. Хәзер язу эшләре күп булуын искәртте ул. Кешене эш сәгатендә караса, әллә никадәр журнал-картотекага язуны кичен өйдә эшләве турында әйтә. Әле бит Камскийдагы участокка төшеп, компьютер программасына посещение кертәсе дә бар. Укытучыларга ноутбуклар өләшеп чыккан күк, һәрбер авыл медпунктын да комьютерлаштыру бик яхшы булыр иде. Яхшы гына түгел, бу – замана таләбе. Фельдшерларның тарта торган йөкләре бераз җиңеләер иде, ичмаса.

Авыл врачы бер генә төрле эш башкармый бит ул. Беренче ярдәм күрсәтү, патронаж-вызовларның чиге юк. Авыл халкы, берәр хәл була калса, көндез дә, төнлә дә шул бер карап торган фельдшерына чаба. Эш вакытында төрле хәлләр булуын искәртеп, Фәния апа бер хатынга бала таптыруы турында да сөйләде.

– 90нчы еллар, көзге пычрак вакыт. Колхоз бүлеп биргән чөгендерне алып яту. Өчләр тирәсендә безнең янга бер мотоцикл чаптырып килә. Йөрәк “жу” итеп китте, әһә, мин әйтәм, бу җүнле нәрсә түгел. Бер хатынның тулгагы башланган икән. Перчаткамны салып аттым да, утырып кайтып киттем. Өйдә тамчы да су юк, хатын идәндә ята. Мин кайтып җиткәнче бала туса, кендеген кисәргә, дип, кайнанам кайчы, җеп, марля әзерләп йөри. Нишләргә дә белмим, ни хатынны калдырып чы- гып китәргә куркам, ни кул юарга су юк. Санитаркамны күреп алып, перчаткалар, су алып керергә куштым.

Кулны юып, ике-өч кат перчатка кидем дә, баланы таптырдым. Кайнанам үзебезнең өйдән бала чүпрәкләре алып чыкты. Баланы төреп, тәрәзә төбенә кояшка куйдык. Никтер түшәмгә карап шикләндем дә, баланы кире карават башына алып салдым. Озак та үтми, бала яткан теге тәрәзә төбенә, шап итеп, түшәм балчыгы килеп төште,- дип шаккатырды Фәния апа.

Медицина тармагында уңышлы эшләү өчен, гаиләңнең дә терәк булуы мөһим. Кайнанасы белән кайнатасы бик яхшы булулары, фельдшер эшен аңлаулары турында искәртте Фәния апа. Ире Иван да, төнлә берәрсе авырып китсә, “больницага илтәсе буламы, машина кабызыйммы” дип кенә тора икән. “Балалар да бу тынгысыз эшне белеп үстеләр. Кызларымны медик булырга укырга кыстаган идем – риза булмадылар”, - дип сөйләде ул.
Керәшен авылында калмаска кушучылар булдымы, дип сорадым Фәния ападан. “Әни авыл җирендә калма, дигән иде, никах укытырга киңәш итте. Әти кирәк түгел диде, ул Иванны бер күрүдә ошатты. Минем абыйның хатыны да керәшен бит. Колышчылар яхшы кешеләр, мине аңладылар, якын итәләр”, - дип җавап бирде ул.

Фәния апа бу җәйдә 55 яшен тутырган, киләсе елга пенсиягә чыга икән. Эштән туймасам да, ардыра инде хәзер, диде ул. Үзе киткәнче, авыл медпунктына фельдшер килсен, ябылмасын иде, дип тели. Авыл карчыклары борчуга да төшкән. “Безнең Пәния китсә, урынына кем килер, безне караучы булырмы, нишләрбез икән, - дип сөйләшәләр.

Шулай... “Безнең Пәния” – Колышчы өчен бөтен төр врач та, юатучы да, аптека да, ашыгыч ярдәм дә...

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев