Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

"Күңел сөенгәндә җыр туа"

Татарстан Язучылар берлеге члены, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, 6 китап авторы, шагыйрә Зинаида Захарова Кәләй авылы мәдәният йортында узган юбилей кичәсенә иҗат сөюче дусларын җыйды. Иң беренче булып шагыйрәне Кәләй авыл җирлеге башлыгы Анатолий Спиридонов котлады. Ул авылыбызның актив иҗат эшчәнлеге алып баручы шагыйрәсе белән горурлануын әйтте. Аңа...

Татарстан Язучылар берлеге члены, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, 6 китап авторы, шагыйрә Зинаида Захарова Кәләй авылы мәдәният йортында узган юбилей кичәсенә иҗат сөюче дусларын җыйды.

Иң беренче булып шагыйрәне Кәләй авыл җирлеге башлыгы Анатолий Спиридонов котлады. Ул авылыбызның актив иҗат эшчәнлеге алып баручы шагыйрәсе белән горурлануын әйтте. Аңа киләчәктә дә ялкынланып иҗат итүен теләде, ихлас котлау сүзләрен җиткерде.

Шулай ук, юбилярны тәбрикләргә Кәләй урта мәктәбеннән укытучылар, укучылар килгән иде. Әдәби кbчә Зинаида Захарова шигырьләре белән беррәттән, аның сүзләренә язылган җырлар, дәртле биюләр, халкыбыз моңнары белән үрелеп барды.

Юбилярны котларга Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлы килгән иде. Ул Зинаида Захарова сүзләренә иҗат иткән өр-яңа "Керәшен карендәшләрем" исемле җырын тәкъдим итте, үзенең шигырьләрен укыды. Шулай ук сәхнәдә бу ике авторның элегрәк язылган җырлары да яңгырады. Аларның уртак иҗат җимешләре булган "Әниемә" җырын "Асыл бизәк" ансамбле (җитәкчесе В.Исламова) кызлары башкарды. Людмила Аланлының үзен Татарстан Язучылар берлеге члены булуы белән Әлмәт районының керәшен җәмгыяте җитәкчесе Анатолий Спиридонов котлап үтте.

Кәләй урта мәктәбе укучылары да шигырьләрне бик тырышып ятлап килгәннәр. Залдагы тамашачы Зинаиданың балалар өчен язылган әсәрләрен тыңлап хозурланды. "Әбием сандыгы" шигыренә укучылар театраль күренеш тә тәкъдим иттеләр.

Юбилярны "Кәләем" халык ансамбле, авылыбыз сандугачы Валентина Брагина, яшь шагыйрә, авылдашыбыз Любовь Игнатьева котладылар.

"Күңел сөенгәндә җыр туа" исемле әдәби кичәбез авылыбыз халкы күңелендә җылы хисләр уятты, рухи азык белән баетты.

Валентина ДОЛГОВА,
Кәләй мәдәният йорты җитәкчесе

Зинаида ЗАХАРОВА

Кәләемә
Чишмәләрең тулып аксын,
Игеннәр шаулап уңсын.
Авылдашларның җаннары
Бәхетләр белән тулсын.
Киткән кошлар язларында
Сагынышып кайтсыннар.
Шатланып оя корсыннар,
Пар канатлы булсыннар.
Җәйләрендә яңгырларның
Яусын иде җылысы.
Питрауларда Зәй буенда
Печән чапсын барысы.
Аяз булсын күкләрең дә,
Йомшак иссен җилләрең.
Авылдашлар амбарына
Муллык бирсен көзләрең.
Метри тавына барырбыз,
Шатланышып, дусларым.
Чаңгы-чанада шуарга -
Карлар яусын кышларын.
Өч гасырлык тарихың бар,
Өзелмәсен сулышың!
Яуда югалтканнарыңнан
Тулып тора сагышың.
Тирә-якта тиңе юктыр
Матурлыкка - Кәләем.
Яшә, яшьнә, алга бар син -
Тагын ниләр теләем?

И күңелем
И күңелем, бигрәк тиз туласың,
Түгелергә генә торасың.
Усал итеп баккан күзләрне дә,
Кояш нурлысын да тоясың.
И күңелем, бигрәк нечкә шул син,
Өзелергә генә торасың.
Җылы назга сусаганың беләм -
Дорфалардан күптән туйгансың.
Сары сагыш сайрап, кылларыңа
Көтмәгәндә килеп куна да,
Болыт белән дуслар, ахры, алар,
Болытлыдыр күгем шуңа да.
Тарткалыйлар синең кылларыңны,
Өзәргә дә теләүчеләр бар.
Җаныкаем, берүк сынатма син,
Үтенәмен: сабыр булып кал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев