Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Кечкенәдән әдәбиятка гашыйк булган Мария штукатур-маляр һөнәрен ала

Мария Журавлева - Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы кызы.

Табигатьнең алтын-сарыга төренеп үзенә бер сихри төсләр алган мәлендә Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында уңган-булган, җырга гашыйк Васильевлар гаиләсендә туган ул.

Туган авылында мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлый. Кечкенәдән әдәбиятка, нәфис сүзгә гашыйк булган бу кызны укытучылары татар теле укытучысы яки шәфкать туташы булыр дип уйлый, ә ул аларны шаккатырып эшче һөнәре – штукатур-маляр һөнәре буенча укырга керә. Сүз 17 ел авыл мәдәният йортында эшләүче Мария Журавлева турында.

Мария Андреевна һәрвакыт оптимизмы һәм хезмәт сөючән булуы белән аерылып тора. Авылда, районда “Баграж буйлары” керәшен фольклор ансамбле катнашындагы бер генә мәдәни чара да  аның катнашыннан башка узмый. Моңлы тавышлы Мария керәшен җырларын бик оста башкара, әти-әниләр, әби-бабалардан калган җырларыбызны, гореф-гадәтләрне яхшы белә.  Әле ул театральләштерелгән тамашалар, спектакльләрдә дә ролен чын артистларча башкара. Янәшәбездә Мария Андреевна кебек хезмәттәшебез булуы безнең эшебездә зур ярдәм. Сүзгә тапкыр, җор телле, киң күңелле, юмор хисенә ия хезмәттәшебез авылдашлар арасында да зур хөрмәткә ия, - ди аның турында Сарсаз-Баграж мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова.

Бу көннәрдә Мария Андреевнаның 55 яшьлек юбилее да әле.

Чыганак

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев