Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Казан шәһәре керәшен оешмасы вәкилләре Александр Башировны искә алды

Башкаланың зур төзелеш оешмасы директоры, Казан шәһәре керәшеннәре оешмасы члены Александр Иванович өч ай элек арабыздан китте

Казан шәһәре керәшен оешмасы идарәсе җитәкчесе Светлана Борисова, керәшен хәрәкәте ветераны Аркадий Фокин Иванай авылында булып кайтты. Авыл зиратында алар Александр Башировның кабере өстендә карендәшебезне искә алды, туганнары белән очрашты. Светлана Алексеевна хәбәр итүенчә, соңрак идарә вәкилләре төзелеп ята торган Иванай авылы чиркәве янында булган, авыл чишмәсен аруландыруда катнашты. “Чиркәү бик зур, шәһәрнекен хәтерләтә. Иконалар да кайтартканнар. Эчен төзеп бетерер өчен әле көч кирәк”, - дип белдерде Светлана Борисова.

“Туганайлар”га биргән интервьюсында Александр Баширов: "Нәрсәгә сиңа бу мәшәкать?" – диючеләр бар. Иванай авылында чиркәү булырга тиеш! Минем туган авылым булганга күрә түгел, шулай тиеш булганга күрә! Ни өчен кечкенә генә часовня куймыйбыз, авыл бит зур түгел, диләр. Һәрбер объектның үз таләпләре була. Инженерлар исәпләп чыгарган объем ул. Аны бозып, "кыскартып" төзергә хакыбыз юк. Кечкенә итеп төзеп, халык җыелгач, кая басарга аптырап тора торган булмасын. Минем өчен бу "спонсорлык" түгел, ә бөтен таләпләргә туры китерелеп җиткерелергә тиешле төзү объекты. "Спонсорлык" сүзе миңа, гомумән, ошамый. Ярдәмне берәр иҗат кешесенә, я дә булмаса спорт, балалар программаларына күрсәтергә була. Ә бу - намус налогы, хәлеңнән килгәнне Ходайга тапшыру”, - дип сөйләгән иде.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев