Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Исеме район тарихына язылырга лаеклы доктор

Бу көзнең беренче кар бөртекләре җиргә төште. Ак карларга карагач, күз алдына ак халатлы фәрештәләр килә: врачлар, фельдшерлар, шәфкать туташлары...

Бүгенге пандемия чорында һәр кешенең язмышы алар кулында бит. Киң күңелле медицина хезмәткәрләре үз гомерләрен куркыныч астына куеп, гаиләләреннән аерылып, авыру кешеләрне ковид һәм башка чирләр тырнагыннан йолып алу өчен вакытларын кызганмыйлар.

Безнең Яңа Усы авылы фельдшеры Альберт Тимашевның бу игелекле хезмәткә үзен багышлавына быел 34 ел була. Кечкенәдән үк ул тыйнаклыгы, ярдәмчел булуы белән аерылып тора иде. Зәп-зәңгәр күзле чандыр малай белән ак кар көртләренә бата-чума уйнаган чорлар инде еракта калды.

Хәзерге вакытта Альберт Николаевичны авылыбызда гына түгел, тирә-юньдәге районнарда да бик яхшы беләләр. Усының өч-дүрт буын кешеләрен үз куллары,
үгетләре белән дәвалаган асыл егетебез ул безнең. Үз участогына караган һәр кешенең, һәр гаиләнең, нәселнең чирләрен, проблемаларын белеп һәм исәпкә алып эш итүче ак халатлы сирәк зат.

Альберт Николаевич Яңа Усы авылында мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесында профессиональ белем алып, 1988 елда туган җиренә кайтып төпләнде. Һәм бер дә ялгышмады. Нәкъ шушы туган туфрагыбызда ул үз бәхетен табып, гаилә корды. Хатыны Ирина белән кызлары Индира, Инна һәм Аленаны да үзләре шикелле кешелекле, тырыш итеп үстерделәр. Төпчек кызлары Алена әтисе юлын сайлады, ул Казан дәүләт медицина институтында белем ала.

Альберт Тимашев бар күңелен, җанын биреп эшләп, үз тармагында зур уңышларга иреште – 2011 елны республика күләмендәге “Ак чәчәкләр” конкурсының “Елның иң яхшы медицина хезмәткәре” номинациясендә җиңү яулады. Аны, Израильдә стажировка үтү өчен, юллама белән бүләкләделәр. Хезмәтенюгары бәяләүләре без авылдашлары өчен дә зур горурлык булды.

Николаевичның (аны якын итеп, шулай дәшәбез) бүгенге тормышы нидән гыйбарәт соң? Бер караганда, инде чәчләренә чал төшкән, йөзләре талчыккан, урта яшьтәге ир-ат кебек ул. Әмма бүген дә иртә таңнан кичке караңгыга тикле авылыбыз, райондашларыбыз һәм, хәтта, башка регионнан килүчеләрне дәвалавын, халык сәламәтлеге сагында торуын күргәч, аның чал чәчле кеше икәне дә онытыла. Ул – исеме авылыбыз һәм районыбыз тарихына зур хәрефләр белән язылырга лаеклы чын доктор. Барлык халык аның өендәге һәм, шулай ук, кесә телефоны номерын яттан белә. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Доктор Альберт барысының да җаен таба, дәвасы һәм сүзләре белән һәркемдә савыгуга өмет уята белә.

Төнме-көнме, урамда буран яки яңгырмы – ул ярдәмгә ашыга, беркайчан да вакыт белән исәпләшми. Фельдшерлык пунктында давалаудан башка, ул күп кенә авыруларның өйләренә бара, диагноз куя, даруларга кадәр үзе китерә. Күп очракта, беренче медицина ярдәмен күрсәтә һәм пациентларны тиз арада ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә үзе үк илтеп тә җиткерә.

Бүгенге катлаулы пандемия чорында, ул – үз һөнәренә тугрылыклы калган, Гиппократ антына тап төшермәгән олы шәхес. Безнең керәшен авылында эшләүче ак халатлы тыйнак бу фельдшер – шушы авыр чорда күпләребезнең өмете, ышанычы. Бар булган сәләтен, көчен медицинага багышлаган Альберт Николаевич – чын мәгънәсендәге замана герое! Ул кешелек тормышындагы иң кадерле кыйммәтләр – сәламәтлек, сабыйларның дөньяга аваз салуы, беренче адымнары, халык гомере өчен җавап бирә. Аның хезмәт юлында – рәхмәтле пациентлар, ә тормышында шатлыклы вакыйгалар күбрәк булсын.

Галина РОМАНОВА. Мөслим районының Яңа Усы авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев