Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Исемең нинди – җисемең шундый: Күлле урамы һәм Тал чалуы

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында урамнарның һәрберсенең үз исеме бар. Аларның исемнәренең килеп чыгулары да үзенчәлекле

Күлле урамы

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында урамнарның һәрберсенең үз исеме бар. Аларның исемнәренең килеп чыгулары да үзенчәлекле.

“Күлле урамы”ның тарихы болайрак. Бу урамны ямьләндереп, күл суы ялтырап җәелеп ята. Күл буйларында гөрләп таллар үскән. Кер чайкау, су коену өчен дә бу урын бик кулай булган. Әүвәл бу урамның исеме булмаган. Авыл халкы – гади крестьян-төрле кәсепкә ия булып, кирпечен дә суккан, тимерчелек өчен күмерен дә җитештергән. Ә сугылган кирпечләрне күл буенда казып эшләнгән мичләрдә кыздырып киптергәннәр.

1935 елда шул урамда янгын чыга. Урам кешеләрен күл суы коткарып кала. Менә шуңа күрә бу урамны “Күлле урам” дип йөртәләр дә инде.

Тал чалуы

Элек-электән үк Ырым елгасы буйларында урман шаулап утырган. Безнең авыл да мул елга буена урнашкан. Авыл кешеләре урман кисеп, балык тотып көн күргәннәр. Авылыбызның көнчыгыш ягында таллар гына үсә торган җир бар. Элекке әби-бабайларыбыз шул урынны “Таллык” дип йөрткәннәр, ә тора бара бу исем халыкка әллә бик ошап бетмәгән, алар аның исемен үзгәртеп, “Тал чалуы” дип йөртә башлаганнар.

Хәзерге көндә дә яше-карты шул урынны “Тал чалуы” дип йөртә. Бу урын бик матур табигать кочагына урнашкан. Җәйге экскурсияләргә  бару өчен укучылар да шул урынны сайлыйлар.

Алена Пашалова, Иске Тәрбит авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев