Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Йолдызнамә: «Авызыгызны уйлап ачыгыз: бәхәскә кереп китүегез бар»

16-22 мартка йолдызлар ниләр вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Буш урында кызып китә торган гадәтегез хезмәттәшләрегезнең ачуын китерергә мөмкин. Артык энергиягезне эшкә багышлагыз, активрак булыгыз, бу карьерада уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Бу атнаның төп максаты - партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салу булачак. Атна уртасында кәгазь эшләрен төгәлләп бетерергә тырышыгыз. Сезгә диетага утырырга, сәламәтлегез турында кайгыртырга киңәш ителә.

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Шәхси тормышыгызны чәлпәрәмә китерәсегез килмәсә, кызган баштан авыр сүзләр әйтмәскә тырышыгыз. Мөнәсәбәтләрне җайлау өчен көчегезне, җылы сүзләрегезне кызганмагыз.

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Сезнең башыгызда бер генә уй: эш, эш, һәм тагын бер мәртәбә эш. Әмма ул күп көчегезне алмаячак, бөтен эшегезне дә вакытында уңышлы башкарып чыгарсыз. Хафага бирелә, кирәкмәгәнне уйлап борчыла торган гадәтегезне бетерергә тырышыгыз, ул сезгә аяк кына чала. 

Арыслан (23 июль-23 август) 
Бу атнада бәлки, кайбер эшләрегезне кичектереп торырга туры килер. Ыгы-зыгы килеп, энергиягезне юкка әрәм иткәнче, вакыйгаларны үз агымына куегыз. Мөмкин кадәрле күбрәк ял итәргә тырышыгыз. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Атна сәфәрләргә, дуслар белән күңелле очрашуларга бай. Зур чыгымнар таләп итә торган эшләрегезне әлегә башламый торсагыз яхшырак булыр. Акчагызны югалту куркынычы бар. Әйберне ераккарак куйсаң, якыннан алырсың, дигән мәкаль нәкъ менә сезгә туры килә.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Авызыгызны уйлап ачыгыз: бәхәскә кереп китүегез бар. Һәрвакыт үзегезне беренче урынга кую, үз мәнфәгатьләрегезне генә якларга тырышу кайвакыт аралар бозылуга китерә, шуңа күрә, акыллырак булыгыз. Атна ахырында яхшы яңалыклар килеп ирешер. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Җитди мәсьәләләрне хәл итү авырлык белән бирелергә мөмкин. Берьюлы берничә эшкә тотына торган гадәтегез дә бераз киртә булып тора. Боерык кебек яңгыраган “үтенеч”ләргә игътибар итмәскә тырышыгыз. Эт эрә, бүре йөри, диегез дә, алдыгызга карап, атыгызны куалагыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Укчыларга күбрәк йорт мәшәкатьләре белән әвәрә килергә, тискәре хис-кичерешләргә ирек бирмәскә һәм ял итәргә киңәш ителә. Бераз физкультура белән шөгыльләнсәгез дә комачауламас. Дөньяның матурлыгын тоеп яшәргә тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрнең күбесе гаиләдә уртак максатлар кую белән мәшгуль булыр. Шушы арада булып узган вакыйгалар аларның тормышка карашларын үзгәртер. Дәлилегез булмаган килеш, үзегезнең фаразларыыгызга таянып кына нәтиҗәләр ясамагыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Эштә аңлашылмаучанлык яки үзара бәхәсләшеп алу булырга мөмкин. Кемнедер нәрсәгәдер үгетләргә, үз эшегезне онытып, булышырга, бүтәннәр өчен җаваплылыкны үз өстегезгә алырга кирәкми. Тыныч кына үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртыгыз.

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Балыкларның тормышларына яңалык кертү теләге туарга мөмкин. Мәхәббәт аларга яңа үрләр яуларга ярдәм итәр. Планлаштырылмаган чыгымнар булуы ихтимал, шуңа күрә, акчагызны бераз кысыбрак тотыгыз. 

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев