Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

И ГОМЕР АГЫШЛАРЫ...

Сүзем Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылында туып, гомеренең яртысыннан артыграгын шунда яшәп, эшләп үткәргән Иван Петрович Степанов турында. Сәбәбе дә бар, аңа сентябрьнең бишендә 75 яшь тула. Кайберәүләр әйтерләр, кемгә тулмаган соң 75 яшь дип, әмма аның гомере минем күз алдында үткәнлектән, тормыш ачысын яшьтәшләреннән күбрәк татыганлыгын яхшы беләм..

Халыкта шундый әйтем бар: кайгы агач башыннан йөрми - кеше башыннан йөри, диләр.

Кемгә ничектер, ә Иванга ул борчу-кайгылар анасы карынында чакта ук ишелеп төшә: Пермь өлкәсе, Сылва дигән җирдә пыяла заводы директоры булып эшләүче әтисе суга батып үлә. 1937 елның август ахырында әнисе, әнисенә иярә килгән, беренче иреннән туган Федор дәдәсе, әтисенең беренче хатыныннан туган Прасковья исемле тутасы белән Түбән Әрнәшкә кайтып керә. Йорт-җирләре, лапас-куралары кыйшайган, әрлән, күсе, тычканнар мыжлап торган ихата каршылый аларны. Авылда бакчада чүп үләннәре хуҗа, ә нигезгә кычыткан үскән. Каһәрләгән 1937 ел... ачлык һәм репрессияләр елы. Ерак әбисе, бу бала барыбер ачлыктан үләчәк, дип, туган минутында ук чүпрәкләргә төреп, Иванны лапаска, әрлән-күселәргә чыгарып ташлый. Ерак әбисе авылына - Владимирга кайтып киткәч, әнисе, милициягә әйтәм, төрмәгә яптырам, дип куркыткач кына, өйдәгеләр алып керәләр аны, чөнки ерак әбиләреннән куркып, баланы алып керергә уйламыйлар да. Ә әнисенең әле ул вакытта урыныннан торып, баласын эзләп йөрергә хәле бик авыр була, чөнки ире үлеп, күпме тетрәнүләр кичергән хатын яңа гына бала табып бик хәлсезләнә, өстәвенә, ашарга ризык булмау да, аның чиргә сабышуына сәбәп була.

Шулай итеп, Иван могҗиза белән исән кала. Ерак әбисе икенче елны тагы килә һәм бишектәге баланы күреп: "Кем баласы бу?" дип сорый. Әнисе: "Минеке!" ди. Ерак әбисе: "Тиз алыгыз, күз тидерәм", дигән. Тиз алу инде бернәрсә дә хәл итә алмый, чөнки кара көч үз эшен эшләп өлгергән була. Иван чирләшкәгә әйләнә, үсү дә иптәшләреннән калыша, черек бәрәңге күмәче ашап үсеп булмас шул. Әмма көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә, ул "4"-"5" билгеләренә генә укый. 1951 елның апрель башында ташу чорында (язгы каникул була) Иван классташы Михайлов Илья белән Казанга җәяү барып кайталар. Бу хәл авыл халкы өчен дә, мәктәп укытучылары өчен дә сенсация була. Шигырь язу белән "җенләнгән" ике малайның Казанга баруларының сәбәбе: иске китап битләрендәге язулар арасына шигырьләрен язып, 5-6 китап күтәреп барып, тере шагыйрьгә күрсәтү була. Казанда Бауман урамындагы Матбугат йортында шагыйрь Гали Хуҗи белән сөйләшеп, әле шагыйрь булу өчен укырга да укырга кирәклегенә төшенәләр алар. Иван ул чорда кечкенә гәүдәле, ябык малай була, сәламәтлеге дә бер дә мактанырлык түгел. Һәм ул укуын ташлый, чөнки аңа хәтта олы кешеләр дә: "Син, бала, быел кышны чыга алмассың, ычкынырсың", дип үзенә әйтә башлыйлар. Үләсе кешегә уку нәрсәгә ул, дигән фикер җиңгән, күрәсең. Иван ул вакытта ук "Яшь ленинчы" газетасы белән язышкан була, үзенең сәламәтлеге турында редакциягә дә яза. Һәм редакция хезмәткәрләре күренекле язучы Гадел Кутуйның врач апасы Зәйнәпкә мөрәҗәгать итәләр. Аның ярдәмендә Иван сигез ай санаторийда дәваланып чыга. Менә шуннан соң Иванның сәламәтлегендә уңай үзгәрешләр башлана да инде. Ул колхозда ат җигеп эшли башлый, аны бригадир ярдәмчесе итеп куялар һәм бригадир булып та эшли. Ләкин Иванны кайгы-хәсрәт көтеп кенә тора икән - әнисе үлә. Ул япа-ялгыз кала. Яшь кенә килеш өйләнергә туры килә аңа. Алга китеп булса да әйтим, алар хатыны Лиза белән биш бала тәрбияләп үстерделәр, аларның биш оныклары, дүрт оныкчыклары бар. "Бабай минеке, бабай минеке" дип, муенга асылынучы шул балалар яшәргә көч бирә, ди Иван сөенеп. Хатыны дүрт ел элек вафат инде. Балалары, бигрәк тә, олы кызы Мария күрсәткән тәрбия узган хәсрәт-кайгыларны искә алып үкенеп яшәргә ирсек бирми, ди Иван.

Алдагы сүземне дәвам итсәк, Иванны колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Районда эштән азат ителгән бердәнбер секретарь иде ул. Аннары район комсомол комитетына инструктор итеп алдылар. Менә шунда эшләгәндә Иван үзенең белеме җитмәвен аңлый һәм 27 яшендә, дүрт бала атасы Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына көндезге бүлеккә укырга керә, аны "4"-"5" билгеләренә генә тәмамлый. Укып бетергәч, шул ук совхоз-техникумда зоотехник булып эшләп, тәҗрибә туплап кайта ул туган колхозына. Башта зоотехник булып эшли, аннары колхоз партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар, биш ел эшләгәч, тагы зоотехник эшенә күчә. Ул чорларда терлекчелекнең алга киткән еллары була, чөнки колхоз нәселле таналар үстереп башка хуҗалыкларга сату белән шөгыльләнә, эре мөгезле терлекнең баш саны өч меңнән артып китә.

Ул 1981 елда семьясы белән Түбән Камада яши башлый. Башта 63-нче һөнәр училищесында мастер, КЭСПда мастер, 44 нче училищеда механик булып эшли. Пенсиягә чыгарга бер ай кала Иванның ике аягы да параличлана. Өч операция кичерә. Менә шул елларда чын-чынлап яңадан яшәү өчен көрәш башлана. Селкенмәгән аякларын йөрергә өйрәтә башлый ул. Башта хатыны, кече кызы Лена, аннары олы кызы Мария көн дә аякларына массаж ясыйлар, ә үзе көн дә физзарядка ясый һәм күп төрле аппаратлар сатып ала. Өендә кыйммәтле дарулардан уколлар ясата. Әлбәттә, тырышлык нәтиҗәсен бирми калмый, башта култык таяклары белән, аннары, таякка таянып, көн дә урамга прогулкага чыга башлый. Менә 15 ел инде бу эшен дәвам итә ул. Күп кенә "коллегалары" авыртуларын рюмка белән туктатып һәм шуңа ияләнеп, инде бу якты дөньядан китеп бардылар. Аякларым борчый башласалар, җиде төн уртасында физзарядка ясап туктатам, ди Иван. Моны, чыннан да, батырлыкка тиңләргә була. Иван әле үзендә мәкерле шикәр чире барын 55 яшендә генә белә. Узган гомерендә ничә тапкырлар баллы эчемлек, ризык кулланганнан соң, үзенең чирләвен хәзер хәтеренә ала - ул вакытта, чыннан да, үлем белән тарткалашкан чаклары булган икән аның.

75 яшен тутырса да, Иван әле бүген дә кайбер яшьләрне кызыктырырлык итеп яшәп ята. Яшь вакытта туктаган шигырь язуын яңадан башлый. Инде аның дүрт альбомы шигырьләре һәм хикәяләре белән тулган. Түбән Каманың "Туган як" гәҗитенең актив хәбәрчесе, мәкаләләре анда еш басыла, хә-бәрчеләр конкурсларында беренче урыннарны да яулый. Менә шундый авылдашымны гомер бәйрәме белән котлыйм. Әле күп еллар, авырлыклар килсә, бирешмичә яшәвен, матур шигырьләре, хикәяләре белән укучыларын, акыллы киңәшләре белән якыннарын, балаларын, оныкларын куандыруын телим.

Ф. ТИПТЯРОВ, Түбән Кама

Хөрмәтле Иван Петрович! Без - "Туганайлар" да Сезне якынлашып килүче юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, иҗат уңышлары, тыныч тормыш телибез. Язып җибәргән мәзәкләрегезне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Авылым мәзәкләре

Полей күргән

Авылда «катыклар» кушаматлы кешеләрнең малае, (ул 1929 елда туган), олыларга ияреп, урманга барган. Алар урманда поши күргәннәр, ә авылга кайткач, ул, әй малайлар, урманда полей күрдем, дип мактанган. Аңа полей кушамат булып тагылып, әле дә балалары ул кушаматны өстерәп килә.

Магаричсыз булмый

Шул ук Федор дәдәйдән мин, өй җиткергәндә, борыслыклар сатып алдым. Малае Илүк, ул 1937 елгы, урманчылыкта эшли иде. Мин Федор дәдәйгә: "Бу ат та түгел, сыер да түгел мөгәричләп тормабыз инде", дигән идем. Ул: "Юк, мин чабатаны да мөгәричсез сатмыйм", диде. Шулай итеп, мөгәрич куярга туры килде.

Менә шундый край...

Элегрәк авылда барлык кеше дә кыяр утыртмый иде. Малайлар, караңгы төшкәч, әнә шул кыяр утырткан кешеләрнең бакчаларына керерләр иде, тик ул кыяр урлау дип саналмады. Кыярын җыеп чыгып киткән кешеләр дә кыярны урлаганнар димәде, ә кыярга кергәннәр, диләр иде. Бу эш малайлар өчен ниндидер горурлык хисе уята иде булса кирәк. Кыярга кергән малайны хуҗа тотса, "кәҗә маен чыгара", анасына, атасына алып барса, алар да рәхмәт укымыйлар иде. Нинди генә җәза күрмәсеннәр, малайлар кыярга барыбер керделәр, чөнки малайларның старшойлары кыярга кермәгән малайга җәзаны тегеләрдән артык биргән. Менә Паукый Иваны дигән малай кемнеңдер кыярына кергән, тик кыярга баш булырга хуҗасы комачау-ламыймы яки башка сәбәп беләндерме аңа кыяр түтәлен калдырып качарга туры килә. Ул урамга малайлар янына чыккач: "Малайлар, кыяр түтәлендә "менә мондый "край" күрдем", дип мактанган. Әмма бу "край" сүзе үзенә кушамат булып тагылып, каберенә кадәр ияреп барды.

Минем күк булырга ходай язмасын...

Авылда Мөшке Микае дигән кеше, кыз сорап, Чиябашы авылына барган. Сөйләшкәннәр, килешкәннәр. Әмма көндез күрсәткән кыз урынына, киткәндә инде караңгылык иңгән булган, башка кыз биреп җибәргәннәр. Озын гәүдәле, тешләре авызына сыймый, җитмәсә, өй эшенә дә батыр түгел икән. Элек өйләнгәч, хатын аеру гадәте булмаган, бу әллә язылган, әллә язылмаган закон булган, шуңа буйсынганнар. Микай дәдәй, хатынына күрсәтеп, малайларына: "Менә мондый хатынга туры килмәгез, өйләнсәгез, хатыныгызны карап алыгыз", дия иде.

Каршы килмим, үзем кермим

Авылда Мөшкеләр 1960 елга кадәр колхозга кермичә, аерым хуҗалык булып яшәделәр. Күпме кимсетүләр, күпме җәберләүләр күрмәделәр шуның аркасында. Семья башлыгы Микай дәдәй, колхозга керергә кыстагач: "Каршы килмим, үзем кермим", дигән.

Тычкан кечкенә дә...

Бу сүзләр миңа карата әйтелгәннәр. Мин фәкыйрьлек-нең чигендә яшәгәнлектән, ачтан үләсе килмәгәндер инде, көн дә дип әйтерлек төшке ашны чамалап, әбиләргә ашарга бара идем. Сугыштагы Сандыр (1911 елгы) дәдәйнең хатыны (әтинең энесендә) Фекла җиңги (1916 елгы) минем килүемне күреп, әнә килә инде ашарга, дия торган булган. Өйдәгеләр орчык башы кадәр бала, күпме ашый инде ул дигәч: "Әнә тычкан ничек кечкенә, әнә күпме ашый", ди икән.

Хатын кирәкме, көянтәме?

Авылның "Бугатир" кушаматлы кешесе (1919 елгы), хатыны белән аерылышкач, чишмәдән суны ике кулына ике чиләк тотып ташый иде. Бер чишмәгә баруында аңа күрше карчыгы, Җәпей Гөркәсе хатыны, без аны Әкәй дип йөртә идек, әйтә икән: "Бәчелей, болай су ташуы читен бит, сиңа көянтә кирәк". "Юк, Праскый түти (1894 елда туган), - миңа көянтә түгел, хатын кирәк", - дигән Бугатир.

Алдамакчы булган

Кәкере Ычтые дигән кеше (ул 1904 елгы) райкомда атлар карый иде. Аны Вафин күчере дип кенә йөрттеләр, ә Вафин - беренче секретарь. Бервакыт Вафин Шумбут спирт заводы директорына телефоннан дәшә икән: "Минем теге сыеклык бетте, Әләксиевны җибәрермен әле", ди икән. Директор: "Кая бетсен, сезгә дип әле ике көн элек кенә Әләксиев бер канистр сыеклык алып китте", дигән. Ычтый дәдәй бу хәлдән ничек чыккандыр, тавышы ишетелмәде.

Үкелей, әнә күк күкерей

Роман үзе дә сукыр, үлгән иде инде, хатыны Палый түти дә сукыр иде, ул 1885 елгы, тагы ике кызлары булып, кечесе Үкелей (ул 1929 елгы) белән, хәер сорашып, тамакларын туйдырдылар. Беркөнне болар күрше Зур Арташ авылына җиткәч, кинәт кенә болыт чыгып, күк күкери башлаган. Палый түти әйтә икән: "Яңгыр явар, күк күкерей, әйдә кайтыйк Үкелей" һәм борылып кайтып киткәннәр. Авыл кешеләре, бу әйтемне эш урынында болыт, чыгып, күк күкерәсә, еш кулланалар иде һәм кайтып китәргә бер сигнал булып торды.

Яшәсен ЫСЫСЫСЫР!

1898 елда туган Крешков Федор салырга бик ярата иде. Аның моңа мөмкинлеге дә булгандыр, ул заготовитель булып эшли иде. Кайбер ирләр ялгыз эчә алмыйм дип, янына башка кеше чакыралар, ә Федор дәдәйгә ялгызы булса да ямансу түгел. Шешәдән стаканына агыза да, стаканын кулына тотып аягына басып һәрвакыт тост әйтә: "Яшәсен ЫСЫСЫСЫР!", аннары гына стакандагы сыеклыкны авызына коя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл тормышы мәзәкләр