Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

"Бишле"гә эшләүче мәктәп

Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбе - Татарстанда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләк - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булган өч егетне үстергән белем йорты. Алар - шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов, язучы Рабит Батулла һәм Камал театры артисты Николай Дунаев. Мондый исемгә лаек булып та, аны алуга чират...

Зәй районының Түбән Биш авылы мәктәбе - Татарстанда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң дәрәҗәле бүләк - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булган өч егетне үстергән белем йорты.
Алар - шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов, язучы Рабит Батулла һәм Камал театры артисты Николай Дунаев. Мондый исемгә лаек булып та, аны алуга чират җитмәгәннәре күпме тагын! Олимпия чемпионы, чаңгычы Федор Симашев, медицина фәннәре докторы Марс Михайлов, геология фәннәре докторы Михаил Герасимов, юридик фәннәр кандидаты Михаил Аверь янов, язучы Хәйдәр Гайнетдинов… Дәвам итсәң, исемлек бик озынга сузылыр иде.
Мәктәп музеен оештырган тарих укытучысы Петр Евсеев мәктәпнең елъязмасын теркәп бара. Ул якташларының Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары, басу-кырларда бил бөгеп, Җиңү көнен якынайткан тыл хезмәтчәннәренең яшәеш-көнкүреше белән бәйләнешле экспонатларны укучылар белән бөртекләп җыйган. "Түбән Биш мәктәбе 1880 елда чиркәү белән мәчетнең хәер акчаларына ачыла. 1930 елда - җидееллык, 1949 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәпнең гөрләп торган еллары - 700 укучы белем алган, легендар укытучылары белән дан тоткан чорлар ул. Укучыларда табигый сәләт тә булгандыр, тик педагогик коллективның роле әйтеп бетергесез. Монда математика фәне буенча белем биргән Василий Зингаров үзе генә ни тора! Аның бер укучысы - математика фәннәре докторы, "Татарча математика терминнары" сүзлеген төзегән автор - Гамир Закиров укытучысын "зур титан"га тиңли", - дип, монда укыткан шәхесләр турында горурланып сөйли музей хуҗасы.
Мәктәпнең бүгенге коллективында да күпчелекне шушы җирлектә туып үскән, үзләре дә Түбән Биштә укыган укытучылар алып тора. Бүгенге көндә мәктәп белән педагогика фәннәре кандидаты, физика-математика укытучысы Сергей Чернов җитәкчелек итә. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча районда "Ел мәктәбе" исеменә лаек булганнар. Республикакүләм "IT - чемпион" конкурсында да җиңү яулап, интерактив җиһазлар отканнар.
"Данлы үткәннәрне белгәндә, аларны саклап тотканда гына, киләчәккә өмет белән карап була. Ветеран укытучыларыбыз белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Бүген дә төп байлыгыбыз - укытучылар. Укучыларыбыз бәйгеләрдә, олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Шушы көннәрдә генә дә мәктәпкә Россия дәрәҗәсендәге 38 мактау кәгазе кайтты. Бу үзе үк укытучыларыбызның белем сыйфатын күрсәтеп торучы дәлил. Мәктәбебезнең 135 еллык юбилеен шундый уңышлар белән каршылау - барыбыз өчен дә, бер яктан - олы шатлык булса, икенче яктан - зур җаваплылык. Шул югарылыктан төшәргә тиеш түгеллегебезне искәртә торган бер наказ да ул," - ди мәктәп директоры Сергей Чернов. Кабан-Бастрык авылындагы филиалны да кушып исәпләгендә, бүгенге көндә мәктәптә 100 бала белем ала. Балалар санын киметмичә, ирешкән уңышлар югарылыгыннан төшмичә, берсеннән-берсе белемлерәк укучылар тәрбияләп чыгарырга язсын түбәнбишлеләргә. Эшләре һәрвакыт гел "бишле"лек булсын.
Мария МАРТЫНОВА
Артист булырмын дип уйламаган идем
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Николай Дунаев үзе укыган Түбән Биш мәктәбе турында:
"Ул елларда мәктәпле, үз базары, үз почтасы, больницасы булган Түбән Биш - зыялылар төбәге иде. Безне ул чорның иң шәп укытучылары укытты. Укытучылар белән укучылар бергәләп авыл халкына спектакльләр куя идек. Мин артист булырмын дип уйламадым. Берчак мәктәп коридорына Мәскәүгә артистлык ка укырга чакырып белдерү элгәннәр. Укучылар бөтенесе миңа төртеп күрсәтә, сиңа артистлыкка барырга кирәк, дип кыстый башладылар, чөнки мине сәхнәдә күрергә күнеккәннәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрвәрия апа Җиһаншина да бу фикерне хуплады. Мин тәвәккәлләдем. Укытучыларым белән элемтәдә тордым. Уңышларыма сөенәләр иде. Авылларга гастрольләр белән чыкканда да, Казанда да мин катнашкан спектакльләрне карыйлар, үз бәяләрен бирәләр иде. Өебезгә дә кунакка килгәннәре булды. Миңа белем биргән барча укытучыларга карата күңелемдә рәхмәт хисләре йөртәм".
Түбән Бишнең "5"лелек мәктәбендә хәзерге көндә тарих фәнен укытып ятучы, югарыда искә алынган музейны җитәкләүче, авылның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе - Петр Николаевич Евсеев бу көннәрдә үзенең 60 еллык олы юбилеен каршылый. Шул уңайдан, үзләре дә әтиләре юлын сайлап, Чаллы балаларына белем бирүче кызлары - Лариса белән Ирина әтиләре турында җылы эчтәлектәге язма китергәннәр.
Язга ияреп яшәрик
Тагын язлар житте. Янәдән шаулашып бозлар китте, елый-елый карлар эреде, каеннар бөре төртте.
Әле кайчан гына тәрәзә артында көз, аннан салкын кыш иде, күз ачып та өлгермисең, инде тәрәзә кыегыннан тып-тып итеп тамчы да тама башлый, яз янә ишек шакый. Балачак, я яшь җилкенчәк чак булса, яз җиткәнгә сөнеп туя алмас идең (ничек сөенмисең ди, яз ич, димәк тиздән жәй житә!), ә еллар үтеп, яшьлек ерагайган саен бу сөенечләр эреп юкка чыга, әллә кая китә шунда. Бары вакыт үткәнгә уфтану, эч пошу гына кала. Уфтанасың, чөнки тагын бер ел үткән, тормыш көзенә таба тагын бер зур адым ясалган. Әйе, язлар үзгәрми, алар елдагыча шаулап киләләр дә, елдагыча яфрак шаулатып китәләр. Ә менә без үзгәрәбез.
Әйе, үзгәрәбез, нишлисең, тормышның кырыс законы шундый. Бу табигать законын берәүнең дә урап узганы юк әле. Менә быелгы язда безнең папага да алтмыш яшь тула. Әле кайчан гына ыштан туздырып, дөньясын онытып уйнап йөргән кечкенә малай ни арада үсеп җиткән дә, ни арада чәчләренә чал кереп бабай булган. Гомер бер мизгел кебек, вакыт дигәнең шулкадәр тиз уза, кайвакыт аны тотып бәйләп куясы килә башлый. Яши башлаган гына кебек, ә син инде алтмыш яшең уңаеннан котлаулар кабул итәсең, елмайган, шатланган буласың.
Әйе, вакыт дигәнең сине көтеп тормый, аның үз эше, ләкин үзең генә калып, үткән гомерләрне, булган хәлләрне барлый башласаң, байтак та яшәлгән кебек анысы....
Папа 1955 елның 21 апрелендә Зәй районы, Түбән Биш авылында өченче бала булып дөньяга килә. Әби-бабай малайларына сугышта хәбәрсез югалган дәдәләренең исемен бирәләр. Шулай итеп, безнең булачак папабыз Пётр, керәшенчә итеп әйтсәк, Питер булып куя. Папа үскән вакытлар бик җиңелдән булмый, олылар көн-төн колхозда эштә, бөтен йорт-җир, мал-туар бала-чага өстендә. Кечкенә чагыннан ук минем папа да, бертуган дәдәсенә ияреп, печән чабарга, урманга утын әзерләргә, колхоз басуына эшкә йөри. Эшләп үсә малайлар, бала-чаганы иркәләп, көен көйләп тормыйлар - вакыты ул түгел. Ләкин балачак, балачак булып кала инде ул. Нәрсә генә дисәң дә гомернең иң рәхәт, ваемсыз чагы. Папа да ул вакытларын бик яратып, сагынып искә ала: ыштан балагы белән балык сөзүләр, бабай белән ат арбасына утырып урманга барулар, олыларга ияреп Питрауга менүләр - барысы да балачакның онытылмас хатирәсе. Ул сөйләгәннәрне тыңлап утырасың да, ничектер, аларның балачаклары кызыгырак, күңеллерәк үткәндер кебек тоела башлый. Авылның әле гөрләп торган чагы, йорт саен кимендә дүрт-биш бала, урамнар да буш һәм караңгы түгел, йорт саен хуҗа, йорт саен ут, йорт саен тормыш гөрли.
Мәктәптә уку чорында ук папа югары белем алу турында хыяллана башлый, үрнәк алыр кешесе дә бар - бертуган түтие дә, дәдәсе дә Казанда югары уку йортларында белем алалар, студент исемен йөртәләр.
Шулай итеп хыялы аны Казанга алып килә. Зур конкурс аша үтеп, папа күренекле уку йортларының берсе булган Казан дәүләт университеты студенты булып куя. Гап-гади авыл баласы, бөек шәхесләр укыган белем йортында тырышып-тыр машып белем ала башлый. Яхшы студент була ул, кызыксынып, кирәк дип укый. Студент тормышында да актив катнаша, хорда җырлый, күп кенә язучылар, ша гыйрьләр белән очраша. Җәйләрен исә фольклор җыю буенча экспедициядә йөри. Ул көннәрне папа аерата яратып, бик теләп, сагынып искә ала. Сагынмыйча соң, иптәшләрең белән җәйнең матурлыгына хозурланып, чит-ят җирләр күреп, яңа кешеләр белән танышып, авылларда кичен концертлар куеп, һәр көннән, яшәүнең һәр мизгеленнән тәм табып яшәү - үзе бер бәхет бит инде. Шулай шаулап-гөрләп торган, күңелле, тынгысыз студент еллары да узып китә. Биш ел укып, папа кулына диплом ала. Яшь белгечне югары уку йортларына эшкә дәшеп карыйлар, ләкин папа кала тормышына кызыкмый, аны туган авылы, укып чыккан мәктәбе үзенә тарта. Кулына диплом тотып, 22 яшьлек югары белемле яшь белгеч туган мәктәбендә укыта башлый...
Папаның, мәктәп бусагасын атлап кереп, укыта башлавына да кырык елга якын вакыт узып киткән. Күпме гомер, күпме сулар аккан, күпме балага белем, тәрбия биреп тормышка озатылган. Папа гомер буе туган авылында яшәде. Авылын яратып, үз итеп торды. Шушында ук мама белән очрашып, гаилә корган, без - 2 кызы да шушы авылда туып үстек, шушы авылда мәктәпне тәмамладык. Әле хәзер дә папа, кыска гына вакытка чыгып киткәндә дә, авылын, нигезен сагынып кайта. Ерак җирләргә чыгып китүне, бигрәк тә кунып калуны яратмый, тизрәк йортына, авылга кайтырга омтыла. Авылны чынлап яратучы кеше шундый буладыр ул. Кайчандыр кыюсыз гына беренче дәресләрен укыта башлаган яшь укытучы да, хәзер инде Россия Федерациясенең Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны, ныклы гаилә башлыгы, оныкларының сөекле бабасы да булган. Димәк, гомерләр бушка узмаган, тырышлыклар да юкка булмаган, җилгә очмаган.
Елдагыча, быел да шаулап яз килде, озак та тормас соңгы карлар эреп бетеп, табигать яшелләнергә, яңадан яшәрергә тотыныр. Без дә бирешмик, яшь барса да, язга ияреп шатланыйк, яшик, яшәрик әле...
Яраткан папабыз! Гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән сине! Сиңа исәнлек-саулык, бәхет, җан тынычлыгы теләп, кызларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев