Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

“Балыкчы” хатыннар

Лаеш районы Ташкирмән авылында керәшеннәр яши. Анда ел саен әллә никадәр археологик, этник, экскурсион төркемнәр булып китә. Барысы да үзенә кирәген эзли. Үзе көткәнен очратмаса, моңарчы ясалган нәтиҗәләргә туры килмәгән фактларга юлыкса, һәр төркем, тикшеренү нәтиҗәләре турында ныклап шауламыйча гына, күзәтү язмаларын "архивка" салып куя. Шунсы бар: кем генә булып...

Безгә бу турыда авыл кешеләре сөйләде. Аларның бүгенгә кадәр сакланып килгән үз йолалары, үз көйләре, үз кәсепләре бар. Тирә-яктагы татар авылларыннан шул билгеләре нык аерып тора. Бу якта элек-электән балык тоту белән шөгыльләнгәннәр, ул төп кәсепләрнең берсе булган. Әле дә авылда балыкчылар артеле эшләп килә. Элекке елларда бер керүдә балык белән көймә тутырып кайтсалар, хәзер аның кадәр балык тоту өчен, атналар кирәк икән. Кешеләрнең җир өстен генә түгел, сулыкларны да пычрату нәтиҗәсе бу. Кибетләрдә балык бәясе шактый кыйммәт булса да, балыкчы кәсебенең кереме семьяны ачтан үтермәслек кенә икән, шуңа күрә авыл кешеләренең күбесе читкә чыгып эшләүне хуп күрә. Монда шул электән эшләгән, ташлап китәргә йөрәге базмаган кешеләр калган. Лаештагы балык тоту артелен авылдашлары Петр Кормачев җитәкли. Ул заманында авылны бетүдән саклап калган: юлын, мәктәбен, медпунктын, клубын салдырган, һәр өйгә газ керттергән. Петр Михайлович - 50 гектар җиргә алмагачлар утыртып, тирә-як авылларны алмалы иткән агроном да. Җитмешенче еллардагы каты салкыннарда алмагачлары өшегәч, агачларны кочып, үз сулышлары белән җылытып йөргән кеше ул. Дәдәсе үлгәннән соң, ул җитәкләгән балык артелен Петрга тапшыралар. Бакчада аның кул астында эшләгән кешеләрнең күбесе, җитәкчеләреннән калмыйча, балык эшенә күчеп килә.

Монда хатын-кызларга да эш табыла: балыкны үлчәп алып, Лаешка җибәреп торалар, артель балыкчыларына ашарга әзерлиләр, күп санлы кунакларны каршы алып, тәрбияләп озаталар. Җәй көне артель тирәсен гөлбакча итеп тоту да - алар эше. Тагын бер кәсепләре бар: төп эшләреннән бушаган арада, алар балык җәтмәләре үрәләр. Елизавета белән Люба Брюховалар - килендәшләр, җәтмә үрү эшенә аларны авылдашлары балыкчы Микайла бабай өйрәткән. Үзе инде күптәннән гүр иясе икән, шулай да аны көн саен искә алмый калмыйбыз, диләр. "Яхшылап отып калыгыз, киләчәктә икмәгегез булыр бу һөнәрегез," - ди торган иде Микайла бабай, диләр. Әллә ни иркен булмаган бүлмәдә 150 метрлы сеткалар үрү җиңел түгелдер. Әле җитмәсә, бертуктау-сыз кеше кереп тора. Шушы 150 метрны алт-мыш метрга сыярлык итеп җыйдырырга да кирәк икән. Элек мондый җәтмәләрне клубта, җырлый-җырлый ирләр үргән. Хәзер инде мондый акчасыз эшкә берәүнең дә вакыт әрәм итәсе килми, ди.

- Өлгермәгән чакта өйгә дә алып кайтабыз, семьядагылар уралып, чәбәләндереп тә бетерәләр, рәтенә чыгабыз да, яңадан үрә башлыйбыз, аена 20-25 не үрергә кирәк, - дип сөйли Елизавета. Шул хәтле эшкә күпме түләүләре белән кызыксынабыз. Хезмәт хакларының дүрт мең ярым икәнен белгәч, ни мактарга, ни жәлләргә белмичә, сүзсез калабыз... Хәер, нигә гаҗәпләнергә, хезмәт кешесенә кайда гына җитәрлек итеп түлиләр икән соң? Мондый җәтмәләрне сатып алырга да була. Кытайда үрелгәннәре әллә ни кыйммәт тә түгел, тик алар бер дә чыдамый, ди. Болай да бәләкәй булган керемне шундый чыдамсыз әйберләргә әрәм итәселәре килми килендәшләрнең. Алардан бу һөнәрне өйрәнеп калырга теләүче булмаганга эчләре поша. Остазларының: "Бу - сезнең икмәк инде" дигән сүзләрен бүтәннәргә дә ишеттерәселәре килә. Белгән эш беркайчан да комачауламый ул. Юкка гына халыкта: "Эшләгәнең кеше өчен булса, белгәнең үзең өчен", димиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ташкирмән авылы Лаеш районы