Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Алкышлы иҗат юлыннан...

9 июнь көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Түбән Кама керәшен фольклор ансамбльләре җитәкчесе Валентина Тупаева арабыздан китте. Игътибарыгызга газетабызда 2019 елда басылган Валентина Тупаева белән соңгы язманы тәкъдим итәбез

2009 елдан башлап Түбән Кама шәһәрендәге “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе... 2010 елда үзе оештырган “Асыл нәсел” керәшен балалар ансамблен яшәтүче... Красный Ключ поселогында “Баш чишмә” ансамблен оештыручы... Боларның барысы да бер кеше – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Тупаева турында.

Валентинаны Түбән Камага соңгы кайтуымда, трамвай тукталышында очраттым. Бер дә үзгәрмәгән, һаман да шулай терекөмештәй җитез, якты йөзле. Эш белән бергә, балаларына булышырга да җитешә икән. “Әти-әниләренең барасы җире бар, бүген оныкларны безгә китерәләр, кечесе әле дүрт айлык кына”, – дип, сөйләп торды ул.
Валялар үзләре шәһәр янындагы Красный Ключ поселогында яшиләр. Шәһәр яны дигәч тә, ике арада трамвай йөреп тора. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлагач, яшь белгеч буларак, шушы поселоктагы мәдәният йортына эшкә билгелиләр Валяны. Аңа кадәр дә Афанастагы мәдәният йортында эшләгән, авыл советы депутаты да булып сайланган, инструменталь ансамбльләр, бию түгәрәкләре, агитбригадалар оештырып, авылның мәдәният тормышын гөр китереп яшәргә
өлгергән була инде ул – шушы районның Троицки авылыннан Владимир дәдәй кызы Валентина. Гомерлек пары Григорий белән дә аны мәдәният дөньясы очраштыра. Красный Ключта яшәүче элекке Чәбия егете, Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан Григорий Тупаев бу чибәр кызның танцы түгәрәге оештырганын ишетеп, клубка килә. Ике арада хисләр кабына...

“Беренче балабыз, улыбыз Роман 1986 елның 2 декабрендә, әтисенең туган көнендә дөньяга килде. Шул елны, Яңа ел каршыларга дип, ике яктан да әти-әниләр, якын туганнар җыелышты. Әтиемнең гармунда уйнап, барысы бергә җырлашып утырганнары әле дә хәтердә. Иң рәхәт, күңелгә иң якын Яңа ел бәйрәме булды ул, – дип искә төшереп сөйләде Валентина. – Башка Яңа елларыбыз клубта, Чыршы бәйрәменә килгән халыкны күңел ачтырып узды. Балалар да үзебез белән бергә булды. Салютлар атып, иртәнге өчтә генә таралыша иде халык клубтан. Ул елларда әле поселокта “Красный Ключ” кошчылык фабрикасы эшләде.

Валя белән Гриша яшь чактан ук, керәшен биюен бик оста башкаралар

Яңа ел карнавалына төрле җәнлек-җанвар һәм башкалар булып киенеп костюмнардан килүчеләргә шул кошчылык фабрикасы җитәкчелеге бүләкләр әзерли иде. Шуңа күрә дә клубка керешле түгел, бик күп була иде кеше”. Ул чагында әле бала гына булган уллары Роман, музыка мәктәбен тәмамласа да, эшкә ТЭЦка урнашкан, бүгенге көндә инде ул үзе гаилә башлыгы. Хатыны, Киров өлкәсеннән булган Наталья белән ике бала үстерәләр: Климентийга җиде яшь тулган, Ульянага өч булачак. Абыйсыннан ике генә яшькә кечерәк Анна исә әнисе юлын сайлаган: Красный Ключ мәдәният йортында өлкән методист булып эшли. Ире, ирекле көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы Евгений Лапшов (әнисе – Сәвәләй ягы керәшене) белән өч бала үстерәләр: дүрт яшьлек Назар, ике яшьлек Есения һәм дүрт айлык Анита.
Валентинаның ире Григорий да җырбиюгә гашыйк кеше. Ул үзе “Татэнергосбыт”та эшләсә дә, сәхнәдә хатыны Валентина белән бергә балкый. Сәхнәдә балкыйлар дип язуны гаепкә дә, арттыруга да алмагыз. 1992 елның апрелендә уздырылган дүртенче республика керәшен халык иҗаты фестивалендә Валентина белән Григорий Тупаевлар керәшен биюен башкарып, бар халыкны таң калдыралар, Казан циркы алкышлардан яңгырап тора. Әнә шул вакыттан алып, алар гел халык күз алдында – бию көе яңгырап, сәхнәдә бу пар күренүгә үк, зал алкышларга күмелә...
Хатыны җитәкли торган “Сүрәкә” ансамбленең алыштыргысыз артистларыннан да әле ул Григорий. Валентина үзе дә, “әгәр Гриша мине аңламаса, терәгем булмаса, концертлар куеп, бәйрәмнәр оештырып йөри алыр идемме икән”, дип, гаилә башлыгы буларак та, ирен мактап алды.
Чыннан да, гаиләңдә татулык, иминлек булганда гына эшеңә бар күңелеңне бирә аласың шул.

Валентина һәм Григорий Тупаевлар

Ә Валентина берүзе дүрт-биш кешелек йөкне тарта. Берьюлы ничә ансамбльне җитәкләп, аларны тамашачы алдына чыгарлык дәрәҗәдә әзерләү өчен күпме көч, күпме сәләт кирәк бит.
Бүгенге көндә кырыкка якын кешене үз эченә алган “Сүрәкә” ансамблен Түбән Камада гына түгел, Татарстанда да яхшы беләләр. Үз традицияләре, үз йөзе, сәхнәдә үз башкару алымнары булган “Сүрәкә” – Түбән Кама керәшен җәмгыяте җитәкчелегенең, аерым алганда, аның рәисе Тамара Баһаветдинованың мактанычы, горурлыгы. Ансамбльнең үзенчәлекле сәхнә киемнәре – Тамара Алексеевнаның үз туган авылы керәшеннәренең кешелек киеме рәвешенә охшатып тегелгән. Сүз уңаеннан, “Асыл нәсел” ансамбленә йөрүче унбишләп балага зәвыклы сәхнә киемнәре дә шушы керәшен җәмгыяте откан грант акчасына тектерелгән. Грант исәбенә “Сүрәкә” ансамбленең дә сәхнә киемнәрен яңарталар. Ә бер ел элек Красный Ключта оештырылган “Баш чишмә”дәге ундүрт кызны Келәтле егете, “Медтехника”ның генераль директоры Геннадий Муллин сәхнә костюмлы иткән. Болар хакында Валентина олы рәхмәт
хисе катыш сөйләде.
Ә җыруларга килгәндә, алары – шул Түбән Кама төбәге керәшеннәренеке. Әлбәттә, “Сүрәкә”гә йөрүчеләр үз туган авыллары көйләрен дә башкаралар. Шунлыктан, “Сүрәкә” концертын караучылар, «төрле як керәшеннәре җыруларын рәхәтләнеп тыңладык, әйтерсең, болынның төрледән-төрле гөл чәчәкләрен бер бәйләмгә җыйганнар”, дип, юкка гына сокланмыйдыр. “Баш чишмә” ансамблен нигезе генә калган Чәбия авылы кешеләренең балалары, оныклары һәм Красный Ключ керәшеннәре тәшкил итә. Ансамбльгә исемне Анна түти Храмова сайлашкан. Чәбиянең шул Баш чишмәсе суларын эчеп үскән, сагыну-сагышларын шул чишмә суларына сөйләгән Анна түти истәлеге... Ансамбль кызлары Чәбиянең рәт һәм урам көйләрен түтиләрдән яздыртып алганнар. Аларны сәхнәдә үз-үзләрен тотарга, дөрес җырларга, керәшенчә биергә җитәкчеләре Валентина өйрәткән.
Сәхнә иҗаты белән беррәттән, оныкларын да тәрбияләшергә вакыт җиткерүче Валентина үзенең биатасы Василий Тупаев турында да хөрмәт белән сөйли: “Янәшә
генә торабыз. Кирәк чакта киңәшен да бирә, кайчак тиргәп тә куя. Василий әтинең җиде провнугы бар бит инде, “мин – бик бәхетле кеше”, дип, шуңа сөенеп яши.
Яңа елның беренче көнендә аңа 82 яшь тулачак. Берүк, исән булып, яши генә күрсен, олыларның булуы үзе бер терәк”.
Сүз дә юк, акыллы һәм тормыш тәҗрибәсенә ия булган олы кеше ул гаилә җылысын, гаилә бөтенлеген саклашучы да. Киләсе елда, гаилә юлына аяк басуларының 35 еллыгын бәйрәм иткәндә, Валентина белән Григорий Тупаевларның табын түрендә әтиләре Василий дәдәйгәдә утырырга язсын...
Тукталыштан кузгалып киткән трамвайда Валентинаның елмаюлы йөзе һәм саубуллашып кул изәве күренде. Трамвай түгел, гүя иҗат өермәсе Валентинаны яңа 2020 елда яуланачак биеклекләр, яңгыраячак алкышлар һәм тамашачыларның ярату тулы рәхмәтле карашларына таба илтә иде...

 

Фирая МОРАТОВА. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев