Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Ах, күңелле, сөйкемле, көләч яз!

Язның кояшлы бер көнендә, 8 апрель көнне, Халыклар дуслыгы йортында керәшен яшьләре өчен менә дигән кичә узды. "Весеннее обострение" дип аталган әлеге чара - яшьләргә танышыр, аралашыр өчен бик шәп мөмкинлек бирде. Кичәнең алып баручысы керәшен яшьләр җитәкчесе Алиса Спиридонова иде. Бәйрәм башында ук ул үзенең сөйкемле елмаюы белән кунакларның...

Язның кояшлы бер көнендә, 8 апрель көнне, Халыклар дуслыгы йортында керәшен яшьләре өчен менә дигән кичә узды. "Весеннее обострение" дип аталган әлеге чара - яшьләргә танышыр, аралашыр өчен бик шәп мөмкинлек бирде.
Кичәнең алып баручысы керәшен яшьләр җитәкчесе Алиса Спиридонова иде. Бәйрәм башында ук ул үзенең сөйкемле елмаюы белән кунакларның кәефен күтәрде һәм шул кәеф бәйрәм дәвамында күтәрелгәннән күтәрелде. Катнашучылар арасында Түбән Кама, Кукмара, Питрәч, Алабуга якларыннан да килүчеләр бар иде. Яшьләрне бер-берсенә якынайту өчен төрле күңелле, кызык конкурслар уздырылды. Мәсәлән, түгәрәккә басып, бер минут эчендә егет белән кыз бер-берсе белән танышырга тиеш иде.
Уеннарның берсендә Алисага биредә булган барча егетләр оригиналь рәвештә мәхәббәт хисләрен аңлаттылар. Без бит инде беләбез, чын хисләрне аңлатырга чынлап та бик авыр, әмма дә ләкин, егетләребез төшеп калганнардан түгел икән, сер бирмәделәр. Бу бәйгедә Питрәч егетләре башкалардан аерылып тордылар: Максим шигырьләр укыды, Витя Алисаны сәхнә артына алып китәргә дә өлгерде.
Чираттагы уенда музыка барган вакытта катнашучылар биергә һәм, музыка тынгач, алып баручы кушкан әйберне алып килергә тиеш иде. Бер кунагыбыз әйткәнчә, бу бик шәп конкурс иде: күлмәк алып килеп урындыкка утырыгыз дигәч, егетләр егетләрне чишендерә башлады бит. Алдагы бәйгедә яшьләр ике командага аерылды: "Ах, ух!" һәм "Яхшылар" командасы. Һәр командага төрле сүзләр бирелде һәм алар шул сүзләр кергән җырлар башкарырга тиеш иде. Алар арасында күп кенә керәшен җырлары яңгырап үтте: "Безнең ил" "Ай-һай, керәшеннәр", "Керәшен халкым минем", "Керәшеннәр" һ.б..
Чараның иң "тәмле өлеше" - бәйрәм өстәле. Ул яшьләрнең үзләре алып килгән ризыкларыннан тора һәм алар белән теләсә кайсы вакытта сыйланып алырга мөмкин иде. Конкурслар арасында егет-кызлар биеп тә, бер-берсе белән якынрак та танышып өлгерделәр. Бәйрәм барышында истәлеккә фотога төшүләр оештырылды. Минемчә, бу фотолардагы яшьләр киләчәктә дә үзләренең аралашуларыннан туктамаслар һәм, кем белә, бәлкем, алардан бик матур керәшен гаиләләре дә килеп чыгыр.
Ирина ИРЕЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев