Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

25 НОЯБРЬ – ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ

Хатын-кыз бәхете - ана булуда, дибез. Ә ул "бәхет йөге"н тарту җиңелме соң? Аның җиңел түгел икәнен чын мәгънәсендә ана булган кешеләр, хатынының, әнисенең тормышта нинди авырлыкны тартып барганын бәяли белүче ир-атлар белә. Кызганычка каршы, хәзерге заманда бала тәрбияләү, аны аякка бастыру җаваплылыгыннан куркып, хатын-кызларыбыз бердән артык бала тапмый башлады.

Бу фотодагы бәхетле ана - Галина Георгиевна Агапова турында алай дип әйтеп булмый. Бер-бер артлы өч ул табып, шуларга табынып яши ана. Өлкән уллары Русланга да, гомуми мәктәп белән бергә сәнгать мәктәбендә дә укучы Виктор белән Владикка да, башкаларның ирләре кебек, тыныч кына яши белмәүче, тынгысыз җанлы ире - Виталийга да мәхәббәте, кайгыртуы, сабырлыгы җитә аның. Бу өч җегет үзләре дә әниләрен бик яраталар, кадерләп кенә торалар. 25 ноябрь -әниләр бәйрәме уңаеннан бәйрәм белән котлап, алар әниләренә күп шатлыклар, ныклы тазалык, имин көннәр телиләр. Семья башлыгы - Татарстанның халык артисты Виталий Васильевич Агапов үзе дә улларының якты теләкләренә кушыла.

Без, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре, үз чиратыбызда, бөтен аналарны бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне