Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Вячеслав Долгов: “Эколог – замана һөнәре”

5 июнь – Экологлар көне. Керәшен яшьләре арасында экология юнәлешендә эшләүчеләрне һәм студентларны барладык.

Питрәч районының  Көлкәмәр авылыннан булган, Казан федераль университетында “Табигатьтән файдаланучы – эколог” һөнәрен үзләштергән Вячеслав Долговка мөрәҗәгать иттек.

 – 2016 елдан башлап Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрлыгында эшлим. Үзәк территориаль идарәнең өченче разрядлы өлкән белгече булдым. 2017 елда дәүләт экология күзәтчелеге инспекциясе идарәсенең әйдәп баручы консультанты итеп билгеләндем, 2019 елның декабреннән – әйләнә-тирәне саклау идарәсенең су объектларын саклау бүлеге башлыгы.

Сигезенче класста укыганда ук, һөнәр сайлау турында җитди уйланып йөрдем. Әйләнә-тирә һәм биология дәресләрендә мине экология проблемалары, табигать белән бәйле нәрсәләр кызыксындырды.  Шуңа күрә үз тормышымны экологиягә багышларга булдым. Һөнәремне бик яратам һәм горурланам. Халыкның тормыш сыйфатын, әйләнә-тирәне яхшыртуга бик мөһим өлеш керткәнемне тоям. Ә кеше үз эше белән дөньяга файда китерүен аңлагач, аның мотивациясе үсә. Чөнки, һәркем үзе эшләгән эшнең мәгънәсен күрергә тели.

Татарстан – илнең иң күп сулы төбәкләреннән берсе. Су республика территориясенең 6,4 процентын тәшкил итә. Башка төбәкләрдәге кебек үк, Татарстанда бүген су объектларының пычрану проблемасы кискен тора. Аларның экологик торышын яхшырту, “Оздоровление Волги” федераль проекты кысаларында, елга ярларында чистарту корылмалары комплексларын төзүне һәм булганнарын реконструкцияләүне тормышка ашыру юлы белән хәл ителә. Проектның төп максаты булып, сулыкларга пычранган суның агуын өч тапкыр киметү тора. Шулай ук, “Уникаль су объектларын саклау” федераль проекты кысаларында, республикада су объектларын экологик яктан реабилитацияләү буенча эш башланды. Әлеге чаралар Лаеш һәм Мамадыш районнарында үткәрелде. Быел елгаларның һәм сулыкларның экологик торышын яхшырту буенча күп этаплы проект тормышка ашырыла. Беренче сынау Казансу елгасында була. Аның әһәмияте барлык Татарстан халкы өчен зур. “Госуслуги” буенча тавыш бирүдә бу проект беренче урынны алды һәм халыкның моңа булган ихтыяҗын раслады. Быел проектны тормышка ашыруның беренче этабына керештек, ул –тикшеренү эшләре.  Хәзер Россия географик җәмгыяте белән бергә Казансу елгасы актив өйрәнелә.

Экология белгече буларак, шушы  юнәлештә укучыларга, мәктәпне тәмамлаган яшьләргә киңәшем бар. Дөньяда экологик проблемалар елдан-ел актуальләшә бара, шуңа күрә, эколог – киләчәк һөнәре.  Әмма, аны сайлаганда, шуны истә тотарга кирәк: белем алу гына җитми, моңа сәләт тә, чын күңелдән теләк тә кирәк. Бөтен дөнья тормышына, яшәешенә тәэсире зур булганлыктан, бик җаваплы эш ул.

Эшем җаваплы булса да, керәшен бәйрәмнәрен, йолаларын онытмыйм. Туган якларыма кайтам, якыннарым белән бергәләп күңел ачабыз, бәйрәмнәрдә дә катнашабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев