Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

"Вожатыйлар мәктәбе яңа кадрлар әзерли"

5-6 февральдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк “Айбагыр” керәшен этнолагерында эшләргә теләүче яшьләрне вожатыйлар мәктәбенә җыйды.

Әлеге мәктәп вожатыйларны “Айбагыр” сменасына әзерләү максатыннан оештырыла. Булачак вожатыйлар биредә лагерь турында мәгълүмат ала, анда килүче керәшен балалары белән эшләү күнекмәләрен үзләштерә.

Мондый мәктәп беренче тапкыр 2019 елда оештырылган. Бу мәктәп өченчесе. Быел бирегә республиканың төрле район-шәһәрләреннән барлыгы 17 кыз һәм егет катнашты. Алар арасында “Айбагыр”да вожатый булганнары да, әле кичә генә шул лагерьга йөргәннәре дә, этнолагерь турында ишетеп кенә белгәннәре дә бар иде.

Беренче көнне “Айбагыр” мәктәбе укучылары каршында республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова чыгыш ясады. Ул “Айбагыр” лагерының ничек оештылыруы турында сөйләде.

Шуннан соң, “Айбагыр” лагерының педагог-организаторы Алёна Евдокимова этносменадагы эш үзенчәлекләре белән таныштырды. Аерым алганда, ул вожатыйларның балалар белән үзләрен ничек тотарга, аларга керәшеннәрнең кем булуларын ничек аңлатырга тиешлекләренә тукталды.

Укучыларның киләсе спикеры “Айбагыр”да өченче ел вожатый булып эшләгән Аида Сахарова булды. Аида 5 сменада вожатый булырга өлгергән. Шуларның 3се  – “Айбагыр”да, 2се – Питрәчнең “Чайка” лагерында. Шулай ук, Аида лагерьда эшләгән вакытында туплаган тәҗрибәсе, проблемаларны ничек хәл итүе турында сөйләде. Шуннан соң ул яшьләргә лагерьда булуы мөмкин гадәттән тыш хәлләргә, төрле проблемаларга бәйле вариантлар язылган кәгазьләр таратты. Анда баланың химик препарат белән агулану, яки бертуктаусыз елау, яисә лагерь территориясеннән качуы кебек бик күптөрле очраклар күрсәтелгән иде. Укучылар һәрбер вариантка карата үз фикерләрен белдереп, вожатыйның үзен ничек тотарга тиешлеген ачыкладылар.

Шуны онытмаска кирәк, бала белән берәр хәл килеп чыкса, барлык җаваплылык та вожатый өстендә була. Вожатый үз отрядындагы балаларга тәүлек буе күз-колак булырга, проблемаларын белергә, ярдәм итәргә, кирәк вакытта кырыслык та күрсәтергә тиеш. Бу турыда “Айбагыр” этносменасы координаторы Юлия Дувалова сөйләде.

Һәркемгә “Айбагыр” лагерында оештырга мөмкин булган проектлар уйлап табарга кушылды. Икенче көнне һәр катнашучы үз проектын презентацияләде. Проектларның уңай һәм җитешмәгән яклары каралып, һәркайсы үз тәкъдимен җиткерде. Яшьләрнең керәшен бәйрәмнәренә, җыр-биюләренә, йолаларына бәйле ул проектларының уңышлы дип табылганнары киләчәктә “Айбагыр” этносменасында тормышка ашырылачак.

Вожатыйлар мәктәбенә бирелгән ике көн – әлеге һөнәрнең бар нечкәлекләрен үзләштереп бетерү өчен  бик аз вакыт. Шуңа да, “Мәктәп вожатыйларга лагерь тормышының, үз эшләренең нинди булачагын күзаллау мөмкинлеге бирә. Аның ярдәмендә, без “Бәрәкәт” активистлары арасыннан яңа кадрлар сайлыйбыз, балалар белән эшләргә теләгән, яшьләрне ачыклыйбыз”, – дип, смена координаторы Юлия Дувалова үз фикерен белдерде.

Быел этнолагерь балаларны унынчы тапкыр үзенә җыячак. Ул юбилей сменасында вожатыйлар мәктәбен үткән яшьләрнең иң активлары һәм ныклы әзерлеккә ия булганнары эшләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев