Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Татьяна Ефремова “Сөйдерәсең” җырына төшерелгән клиптагы грузин мотивлары турында сөйләде

Тиздән Н.Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлаучы җырчы кызыбыз, “Кряшен чибяре” Татьяна Ефремова керәшен көйләрен Кавказ көйләренә янәшә куеп караган

“Сөйдерәсең” җырының сүзләре дә, көе дә Илнат Фархуллинныкы. Татьянаны җырның мелодиясе бөтен җырларныкы кебек булмавы тартып алган. Шигырьнең сүзләренә үзгәрешләр кертеп, уртак иҗат җимеше килеп чыккан.

- Җыр язылганда, анда Казказ мотивлары булсын дип теләдем.  Әлеге музыканы, грузиннардагы күптавышлылыкны үлеп яратам. Бервакыт ярты ел буена грузин көйләрен генә тыңлап йөргән чак та булды.  Җырга бэк-вокал яздырганда да грузин җырларына таянып яздырдык. Кавказ барабаннары да кушасы килгән иде, җыр татар телендә булгач, әлеге уйдан кире кайттым. Матур, шул ук вакытта үзенчәлекле җыр яздырасым килде. Мотивлары грузинча булгач, клипны тау көйләренә яраклаштырып төшердек. “Достойный мужчина” дигәч, минем күз алдына грузин егетләре килеп баса. Шуңа күрә “Сөйдерәсең” җырының тышлыгына да, клипта да кавказ егете - профессиональ биюче төште. Берничә сюжет сызыгы махсус әзерләнде, грузин биюе ул клипның ярдәмче өлеше генә, төп мәгънә бөтенләй башкада, ди Татьяна.

Кавказ җырлары күптавышка җырлана, әлеге тавышлар, көйләр миңа шулкадәр ошый. Керәшен көйләре дә шуның белән дә данлыклы, анда төрле пластлар-катлаулар бар: многоголосие, гетерофония күренешләре бар. Музыка терминологиясе белән аңлатсаң, нагайбәкләрдә ике тавыш аермачык бара, ә керәшеннәрдә гетерофония (күптавышлар җыелмасы)  күренеше киң таралган, - дип аңлатты ул.

Җыр сәнгатен фән буларак өйрәнүче Татьяна Ефремова керәшен көйләрен Кавказ көйләренә янәшә куеп караган.  “Болар бөтенләй икесе ике культура, аларны охшаш дип әйтеп булмый. Тик шулай да грузин белән керәшен җырларының уртак ягы – күптавышлылык бар. Ә  Идел буе татар музыка сәнгатендә күптавышлылык күзәтелми, тик “Сөйдерәсең” җыры татар телендә. Шулай итеп грузин мотивларына язылган көй, татар телендәге шигырь, керәшен кызы башкаруында үзенчәлекле җыр килеп чыкты”, - ди Татьяна.

 

Татьяна Ефремова: Тәслимә Низами белән килештек

Татьяна Ефремованың җырларын чит ил кешеләре дә тыңлый

Керәшеннәрнең "Кыз чеңнәтү" - "Кыз елату" җыры - видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев