Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Шоферсыз такси, программист Радмир – иң яшь шәһәр Иннополис ниләр белән яши?

“Туганайлар” редакциясе журналистлары бүген Россиянең иң яшь шәһәре – Иннополиска юл тотты.

Сәбәбе – Иннополис Университетының 1нче курсында белем алучы карендәшебез Радмир Тукеев белән якыннанрак танышу.

Радмир үзе Кукмара районының Село-Чура авылы егете. Бүгенге көндә республиканың гына түгел, Россиянең иң әйбәт югары белем бирү оешмасында “Информатика һәм вычислительная техника” юнәлеше буенча белем ала. Әлеге университетта уку бәхете һәркемгә дә эләкми. Радмир исә монда үзенең тырышлыгы белән, махсус грант отып, укырга кергән.

Ул безгә үзенең мондагы тормышы, уку-укыту процессы турында сөйләде, Иннополис шәһәренең кызыклы урыннарын күрсәтте. Бу шәһәр "киләчәктә" яши кебек, чөнки монда бар әйбер дә IT-технологияләр белән җайлаштырылган. Әйтик, урамнарда – шоферсыз таксилар, ризык алып килеп бирүче роботлар, әле бу күзгә ташланганнары гына! Кыскасы, сөйлисе һәм күрәсе әйберләр күп.

(Иннополис Университеты)

Тиздән Радмир белән язмабыз газета битләрендә чыгачак, ә Иннополисның үзеннән кызыклы репортаж видеоформатта, безнең социль челтәрләребездә булыр. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев