Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

"Сәлам" кабат сәламләде

Һәр елны традицион рәвештә "Ел студенты" бәйгесе уздырыла. Иң элек ул уку йортларында оештырылып, җиңүчеләрен билгели. Аннан аларны Республика күләмендәге бәйгедә көч сынашу көтә. Бу бәйге безнең өчен дә шатлыклы хәбәрләр алып килде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Алексеевна Ахметова җитәкләгән "Сәлам" ансамбле ике ел рәттән дәрәҗәле урыннарны яулап...

Һәр елны традицион рәвештә "Ел студенты" бәйгесе уздырыла. Иң элек ул уку йортларында оештырылып, җиңүчеләрен билгели. Аннан аларны Республика күләмендәге бәйгедә көч сынашу көтә. Бу бәйге безнең өчен дә шатлыклы хәбәрләр алып килде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Лидия Алексеевна Ахметова җитәкләгән "Сәлам" ансамбле ике ел рәттән дәрәҗәле урыннарны яулап килә. Узган ел алар Казан Федераль Университеты күләмендә уздырылган бәйгедә катнашып "Иң яхшы иҗат коллективы" исеменә ия булсалар, быел исә Республика күләмендәге университетлар белән "Иҗади коллектив" номинациясендә көч сынашып, кабат җиңү яуладылар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, 25 январь - Студентлар көне уңаеннан "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. Җиңүчеләр күп, ә бирегә иң-иңнәр генә җыелган. Һәрбересен дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлап, бүләкләде һәм җылы теләкләрен юллады.

Җиңү яулаганга карап "Сәлам" эшен туктатып, ял итәргә җыенмый. Киресенчә, киләчәккә планнар кора, шулар өстендә эшли. Әле кайберләрен, сер итеп кенә, безгә дә ачтылар.

Быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казанда узачак Халыкара "Тере чишмә" ("Живой родник") конкурсында катнашачаклар икән. Һәм тиздән, яңа керәшен җырларын туплаган өр-яңа диск та чыгарырга уйлыйлар. Әзерлек эшләре инде башланып та киткән.

Әлеге һәм башка яңалыкларның нәтиҗәсен киләчәктә күрербез дә, ишетербез дә Алла боерса! Халкыбызның кабатланмас мирасы, башка халыклар арасында югары урын алуы бик тә сөенечле. "Сәлам"нең уңышларына куанып, алга таба да югары үрләр яулауларын теләп калабыз. Иҗади уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев