Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Шәм яктысында туган Оксана

Татар эстрадасына көтмәгәндә генә килеп кереп, тамашачы мәхәббәтен яулаган керәшен кызы Оксана Дмитриеваны танымаучы сирәктер. Радио, ТНВ, TMTV, Мәйдан каналларында узган төрле хит-парадларда Иркә, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ильмира Нагимова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илшат Вәлиев, Гузәл Уразова кебек танылган җырчылар белән көч сынашты ул. Оксана башкарган "Мин күкләрдән сине сорап алдым" җыры югары...

Татар эстрадасына көтмәгәндә генә килеп кереп, тамашачы мәхәббәтен яулаган керәшен кызы Оксана Дмитриеваны танымаучы сирәктер. Радио, ТНВ, TMTV, Мәйдан каналларында узган төрле хит-парадларда Иркә, Зәйнәп Фәрхетдинова, Ильмира Нагимова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илшат Вәлиев, Гузәл Уразова кебек танылган җырчылар белән көч сынашты ул. Оксана башкарган "Мин күкләрдән сине сорап алдым" җыры югары баскычлардан 4 ай дәвамында төшмәде.
Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле җырчысы, Халыкара татар эстрада җыры фестивале лауреаты, "Йолдызлар фабрикасы" җиңүчесе һәм Венера Ганиеваның укучысы Оксана Дмитриева белән якыннанрак танышып, кызның серләрен ачарга булдык.
Тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән булган Оксананың әтисе Мамадыш районыннан булса, әнисе Питрәч керәшене икән. "Бәби табу йортында мин туа башлагач, ут сүнгән. Практикантларга шәмнәр тоттырганнар, шәм яктысында туган кыз мин", - дип шаяртты үзе турында Оксана.
"Клип төшерү минем планда күптән бар иде. "Мин күкләрдән сине сорап алдым" җырына клипны Мамадышта төшерергә булдым. Андагы матурлыкны, яр буен, музыкаль фонтаннарны һәм "Арабелла" ресторан-корабын беренче тапкыр күргәч, ошатып калган идем. Режиссерга тәкъдимемне җиткергәч, иҗат төркеме белән шунда кузгалдык. 17-18 сентябрьда клипны төшереп тә бетердек. Көннәр бик салкын булды ул вакытта, кешеләр куртка белән йөрсә, без күлмәкчән клип яздырдык. Түзәргә туры килде", - дип искә ала ул вакытларны Оксана.
Аның сүзләренә караганда,клипның сценарий авторы да, стилисты да үзе. "Гадәттә эстрадада клипларны күзгә ташланып тора торган, кыска итәкле күлмәкләр киеп төшерәләр. Күңелем кушканча озын, ак күлмәк кидем, - дип искәртә җырчы. - Халык без төшергән клипны тавыш биреп, 4 ай хитлар парадыннан төшермәде, димәк, эшебез нәтиҗәле булды".
Хит-парадны кыз бер сынау буларак кабул итә. "Үз тамашачымны таптым, миңа смс-хәбәрләр язып, шалтыратып җылы сүзләр әйтүче күп булды, тамашачы фикере сәнгать кешесе өчен иң кыйммәтле нәрсә бит ул", - дип ассызыклап узды үзе.
Керәшен кызын татар эстрадасында таныткан җыр сүзләренең авторы Рәшит Шиhап. Көен Людмила Аланлы иҗат иткән. Композитор да кайчандыр Оксана белән бергә укыган керәшен кызы. Бүгенге көндә дә Оксана Людмила белән хезмәттәшлеген дәвам итә. Димәк, керәшен кызларының алга таба да "уртак җимешләре өлгерер" дип өметләнергә җирлек бар.
Алена ГУРЬЯНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев