Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Саксофонда – керәшен көйләре

Саксофонда керәшен көйләрен уйнаганнарын ишеткәнегез бармы? Ә минем бар. Ул көйләрне керәшен егете Геннадий Григорьев башкарды.

Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган яшь музыкант, саксофончы, Just Brass төркеме солисты Геннадий редакциябездә кунак булды.

Бауман урамы аша өйгә юнәлүем булды... колагыма матур көй ишетелә. Халык җыелган җиргә килгәч, бер төркем егетләрнең саксофонда уйнавын күрдем. Шул мизгелдә үк XIX гасырда Адольф Сакс исемле Бельгия кешесе уйлап чыгарган музыка коралы йөрәгемдә аерым урын биләде. Шәһәр тавышлары – машина шавы, колонкалардан яңгыраган рекламалар, кешеләрнең сөйләшүләре генә түгел бит. Ул – музыкантларның аһәңле көйләре дә. Кем өчендер урамда чыгыш ясау акча эшләү ысулы, киң аудитория каршында үзен сынап карау да, ә  кемгәдер танылу мөмкинлеге...

– Геннадий, керәшен көйләрен уйнавы авырмы?

– Авыр түгел. Әлеге музыка коралында барлык көйләрне дә башкарып була. Керәшен көйләреннән саксофонда мин “Кәтүк түти”не, “Кәвәл авылы көе”н, “Чын-чын әйтәмен”не уйнарга яратам.

– Бауман урамында сакфосонда уйнап торганыгызны күргәнем бар...

– Урамда без үзебезгә аудитория җыябыз. Бауман урамында бер чыгыш ясаганда, социаль челтәрләребезгә көненә йөздән артык язылучы була. Шуның нәтиҗәсендә, безне таный башлыйлар, төрле бәйрәмнәргә, чараларга чакыралар. Сәхнәдә чыгыш ясау белән аермасы – урамда тамашачы белән күзгә-күз очрашсаң, аңа уйнавың ошыймы-юкмы, анысын да беләсең. Бауманда һәрберебезгә дә җайлы булганда чыгыш ясыйбыз, чөнки коллективта һәркемнең үз гаиләсе, күбесенең балалары бар.

– Төркемегез ничек барлыкка килде?

– Just Brass төркеме 2017 елда оештырылган. Беренче тапкыр 29 апрельдә Горький паркында чыгыш ясаганнар. Әлеге дата коллективның туган көне буларак билгеләп үтелә. Мин әлеге төркемгә 2018 елның көзендә кушылдым. Just Brass җитәкчесе – Әмир Ибраһимов. Бүгенге көндә коллективыбызда тугыз музыкант, менеджер һәм тавыш режиссеры эшли.

– Шәһәр урамнарында музыкантларны еш очратырга мөмкин. Конкуренция бармы?

– Башка шәһәрләр белән чагыштырганда, Казанда конкуренция зур димәс идем. Алай да, көчле коллективлар бар. Мәсәлән, үзебез җыйган яңа музыкантлар төркеме Twins Brass Bandны да шуңа кертер идем. Аны без, гастрольләрдә еш булырга туры килгәнгә күрә, Казанда заказларны югалтмас өчен оештырдык. Әлеге коллективта яшьрәк егетләр уйный. Ләкин хәзер алар бездән аерылды, мөстәкыйль төркем булды һәм бу начар түгел, минемчә.

– Үзебезнең эстраданы тыңлыйсыңмы?

– Тыңлыйм. Татар эстрадасында ретро җырлар күп. Андый җырларны аеруча өлкәннәр тыңларга ярата. Берничә ел дәвамында җырчының репертуары үзгәрешләр кичермәсә, аудиториядә кызыксыну бетә. Ә бу, үз чиратында, тамашачы санында чагыла. Аудиторияне югалтмас өчен, заманның яңа алымнарын куллана белү мөһим. Кайчандыр популяр булган җырларга яңа аранжировка ясау – яхшы күренеш, минемчә. Ул яшьләрдә кызыксыну уята. Әти-әниләребез тыңлап үскән керәшен җырулары да миллилекне җуймаган килеш, яңа аранжировкада заманча яңгырый.

– Ә репертуарыгыз?

– Төркемебездә һәркемнең үз карашы. Бер-беребезнең фикерләрен тыңлап, көйләр исемлеге төзелә. Без, шулай ук, башка шәһәрләрдәге, чит илләрдәге төркемнәрнең репертуарлары белән дә танышабыз. Әсәрләр ошаса, аларга яңа аранжировка ясыйбыз да үз репертуарыбызга кертәбез.

Татарстанда яшәп, репертуарга татар көйләрен кертмәү – язык. “Мин яратам сине Татарстан”, “Туган як”, “Күбәләгем”, “Сандугач”, “Эх, сез матур кызлар”, “Уфтанма” җырлары һәм халык көйләре бар.

– Аерым артист буларак танылырга телисеңме?

– Киләчәктә җырчы буларак үземне сынап карыйсым килә. Әмма төркемнән аерылырга теләмим. Коллектив белән чыгыш ясау ошый. Без төрле тамаша әзерлибез, аның өчен башта сценарий төзелә. Чараларда катнашудан тыш, концертлар да куябыз.

– Геннадий, балачагыңа кайтыйк әле. Ни өчен нәкъ саксофонны сайладың?

– Ялгышмасам, дүртенче класста укыганда мәктәптә саксофон пәйда булды. Аның көен ишетүгә, саксофонда уйнарга өйрәнү теләге туды. Аннан агылган аһәңгә гашыйк булдым. Бер үк вакытта музыка мәктәбендәге курай, баян һәм саксофон кебек уен кораллары классларына йөрдем. Әмма ике куян койрыгын берьюлы тотып булмый дип, белеп әйтәләр. Әгәр нәрсә белән булса да профессиональ шөгыльләнергә телисең икән, берсен генә сайларга кирәк дигән фикердәмен.

– Әниеңнең артист булуы да йогынты ясагандыр...

– Музыка коралларының серләре белән танышуым өйдә башланды дип әйтсәм, ялгыш булмас. Өйдә һәрвакыт музыка уйный, чөнки әнием (Елена Григорьева –  "Бәрмәнчек" ансамбленең артисты) җырлый да, бии дә, төрле музыка коралларында да оста уйный. Кечкенә чакта репетицияләргә, концертларга да алып барды. Мәктәп елларында төрле чараларда бергә чыгыш ясый идек. Балачактан ук әнием үзенең төпле киңәшләре белән дөрес юл күрсәтеп тора.

Тәүге мәртәбә конкурста чыгыш ясавымны хәтерлим. Беренче класста булды бу хәл. Кызыгы шунда, бер дә борчылмадым. Сәхнәгә чыгар алдыннан үземне иркен хис иттем. Кечкенәдән ярышның нәрсә икәнен белә идем (йөзү һәм каратэ белән дә шөгыльләндем). Бәлки, шуңа да борчылмаганмындыр... Урыннарны игълан иткәндә генә каушатты. Беренче урынны яулавымны белгәч, сөенгәнем исемдә. Шуннан соң конкурсларда күбрәк катнашу теләге барлыкка килде. Призлы урыннар яулаган саен, музыка белән кызыксынуым арта баргандыр. Ә колледжга укырга кергәч, үз дулкынымда булуымны аңладым.

– Әти-әниең музыкант булырга теләвеңне ничек кабул итте?

– Кискен каршылыклар булмаса да, башта төркем белән йөрүемне хупламадылар. Әти-әни фикеренчә, рәсми булмаган эш җитди түгел. Әйе, даими керем булмаска да мөмкин, ләкин рәсми эшләмичә генә дә тормышны алып барырга була. Билгеле бер кысаларга буйсынып эшләргә яратмыйм. Эш графигыбыз да ирекле. Гадәттә, җомгадан алып якшәмбегә кадәр төрле чараларда катнашабыз. Ә калган көннәрдә, үзебезгә җайлы вакытны билгеләп, репетицияләр үткәрәбез. Хәзерге вакытта мин бары тик төркем белән чыгышлар ясап көн күрәм. Шуны төгәл әйтә алам: әгәр эшеңне яратсаң, бар да син теләгәнчә була. Үз  эшемнән канәгатьмен.

– Өйдәгеләреңнең киңәшенә колак саласыңмы?

– Дөресен әйтәм, кайчакта әти-әнине тыңламыйм. Соңыннан, хаклы булуларын аңлыйм. Әти-әни һәрвакыт минем белән риза булмасалар да, карарны мөстәкыйль кабул итәргә гел мөмкинлек бирделәр. Хаталар өстендә эшләп, дөрес нәтиҗәгә килергә булыштылар.

– Төп тәнкыйтьчең кем?

– Мин үзем. Үзеңне мактау белән сак булырга кирәк. Масаю деградациягә тиң.

– Төркемегезнең яңа концертларын кайчан көтәргә?

– Тиздән Just Brass төркеменең биш еллыгын үткәрергә җыенабыз. Социаль челтәрләрдән безне күзәтеп барыгыз.

 

Блиц-сораштыру

– Яшәү девизың?

– Яраткан эшле булу.

– Музыкада иң мөһиме?

– Хисләр.

– Джаз ул – ...

– Кабул ителгән стандартларны җимерү.

– Хобби?

– Автомобильләр.

– Хыялың?

– Зур стадионда концерт кую.

Фотолар Геннадий Григорьевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев