Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Радмир яхшы “айтишник” булырга хыяллана

Кукмара районының Село-Чура егете Россиянең – иң яшь, ә Татарстанның беренче IT-шәһәрчеге булган Иннополиста белем ала.

Күз алдыгызга китерегез әле: чип-чиста һәм тыныч урамнар, картиналар күргәзмәсен хәтерләткән җир асты җәяүлеләр юлы, шоферсыз такси һәм җаның теләгән әйберне алып килә торган роботлар… Боларның барысын да фантастик кинода гына күреп була кебек, әмма алай түгел. Казаннан, М-7 трассасы буйлап 40 километр узгач, Иннополиска килеп җитәчәксез.

Иннополиска килүебезнең сәбәбе, гадәттәгечә, талантлы яшьләрне эзләү. Шундыйларның берсе Иннополис университетында югары белем ала. Ул безгә шушы вузга керүе, IT-шәһәрдә торуы һәм киләчәккә нинди өметләр баглавы турында сөйләде. Әлбәттә, Иннополис буенча кечкенә экскурсия дә оештырды. Иң элек, аның үзе белән таныштырыйк.

Исеме: Радмир Тукеев
Яшь: 18
Туган ягы: Кукмара районындагы Село-Чура
Белем алу урыны: Иннополис университеты, “Информатика һәм вычислительная техника” юнәлеше, I курс
Хобби: өстәл теннисы, фото төшерү, китаплар уку

Компьютер һәрвакыт кызыксындырды

Иннополиска Казаннан сәгать саен автобус йөреп тора. Иннополис буенча экскурсияләр дә уза. Кунакларны университетның үзендә дә ачык йөз белән каршы алалар, уку-укыту аудиторияләрен күрсәтәләр. Без исә, вакытыбыз чикле булганлыктан, университетның беренче катына гына сугылдык. Шундагы кәһвәханәдә Радмир белән әңгәмәнең төп өлешен үткәрдек.

Ишетеп кенә түгел, ачык чыганаклардан билгеле: Иннополис университетында уку бәясе арзан түгел, әмма студентларның күбесе укыган өчен түләнергә тиешле сумманы капларлык грант буенча укый. Безнең героебыз да катлаулы конкурс аша узып, бәхет кошы откан. Шулай итеп, бүгенге көндә Радмир Иннополис университетында бушлай белем ала.

“Компьютерның ничек эшләве мине һәрвакыт кызыксындырды, башка юнәлешләргә игътибар да итмәдем. Шунлыктан, IT – минем өчен иң яхшы вариант. Бу өлкәдә эшләве мавыктыргыч һәм карьера үсеше өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Мәктәпне тәмамлар чак якынлашкан саен, IT-юнәлешкә тартылуым көчәйде, үземне бу өлкәдә сынап карыйсы килде. Унберенчедә укыганда вуз сайлау өчен, төрле университетларның уңай һәм тискәре якларын белергә теләп, таныш студентлар белән сөйләштем. Аларның берсе Иннополис университеты турында әйтте. Тулырак мәгълүмат эзләргә дип, интернет дустыма “кердем”. Бу заманча университет үзенең үзгәлеге һәм укыту системасы белән гаҗәпләндерде. Бәхетемә, грантка гариза бирү кампаниясе дә бара иде. Портфолио, анкеталарны тутырып җибәрдем, онлайн-тест уздым һәм тиздән университетта уза торган этапка чакыру килде. Иннополиска юл тоттым. Безне университетта каршы алдылар, экскурсия уздырдылар, аннан математика, программалау һәм инглиз теле буенча биремнәр эшләдек, психологик тест уздык, безнең белән профессор үзе дә сөйләште. Ниһаять, өч атнадан соң, “e-mail”га грант җиңүчесе булуым турындагы хәбәр килде. Ул вакытта мин үземне дөньядагы иң бәхетле кеше итеп тойганмындыр”, — дип шатлыклы мизгелләрен искә ала Радмир.

(Иннополис университеты)

Сүз уңаеннан, югары белем йортларына керү системасы елдан-ел катлаулана кебек. Чөнки профильле фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы (ЕГЭ) бирү генә җитми, ә вузның үзендә тиешле имтиханнар да тапшырырга кирәк. Радмир ЕГЭны да югары балларга биргән. Рус телен – 94, профильле математиканы – 86, информатиканы 83кә биреп, барлыгы 263 балл җыйган. Шунысы да кызыклы: Радмир барлык имтиханнарга үз көче белән әзерләнгән. Интернет киңлекләрендәге төрле чыганакларны кулланып, программаларда эшләргә өйрәнеп, тестлар чишеп, югары нәтиҗәгә ирешкән. Аның белән әңгәмә уздыру турында сөйләшкәндә дә акыллы һәм җаваплы егет булуы шатландырды. Гаҗәпләнәсе юк, сәгатьләр буе виртуаль дөньяны өйрәнү өчен зур ихтыяр көченә дә, корычтай түземлеккә дә ия булырга кирәк.

Укулар — инглиз телендә

Иннополис университеты башка югары белем бирү оешмаларыннан аерыла. Аның заманча технологияләр белән бәйле булуы – бер үзенчәлеге; ә икенчедән, уку тулысынча инглиз телендә бара. Монда 15 илдән дөньякүләм IT индустрия буенча төрле чит илләрдәге вузларда һәм компанияләрдә эшләү тәҗрибәсе зур булган 152 фәнни хезмәткәр һәм педагог эшли. Димәк, бу уку йортын тәмамлаучылар – чит ил компанияләренә дә эшкә урнаша алырлык профессионаллар. 

“Башта авыр иде, хәзер инде күнектем. Шулай ук, башка университетлардан аермалы буларак, монда академик уку дүрт түгел, ә өч ел гына бара. Дүртенче ел алган белемнәрне тулысынча гамәлдә сынап карау өчен кирәк, ягъни алдынгы IT-компанияләрдә стажировка узачакбыз. Университетны тәмамлаганнан соң да, Россиянең алдынгы IT-компанияләренә эшкә урнашу мөмкинлеге каралган.

Минем юнәлеш программалар язу һәм компьютер иминлеге белән бәйле. Без программалаштыру нигезләрен, компьютер архитектурасы, проектлау, логика, дискретлы математика кебек дисциплиналар өйрәнәбез. Гомумән, миңа монда бик ошый”, – диде Радмир.

(Университет эчендә)

IT-өлкәдә уку катлаулы булса да, карьера үсеше өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бүгенге көндә заманча технологияләр белән эшли белүчеләр алтын бәясендә, дисәм, ялган булмас. “Двоичный код” дөньясы үзенең тизлеге белән куркыта, шул ук вакытта, заманча технологияләр тормышны күпкә җиңеләйтә. Шунысы да күзгә ташлана: университетта күбрәк егетләр укый.

Роботлар, пилотсыз таксилар...

Университеттан чыгып, якындагы бинага юл тоттык. Сүз уңаеннан, студентлар тулай торагына университет бинасыннан күпер аша гына узарга кирәк. Бүлмәдә икешәр кеше тора. Барлык шартлар да каралган.

Без, юл аша чыгар өчен, “подземка”га да төштек. Гаҗәп матур, заманча сәнгать күргәзмәсен хәтерләтә. Диварларда мәктәп укучылары тарафыннан “киләчәк шәһәре” темасына ясалган картиналар эленеп тора. Юл аша чыгам дип, сурәтләр карап, адашып калуың мөмкин.

Бина ишеге төбендә ниндидер бер ягымлы җанварны хәтерләткән роботларга тап булдык. Болар “доставщик”лар икән. Ягъни, махсус кушымта аша үзеңә кирәк әйбергә заказ бирәсең дә, берничә мизгелдән шәһәрнең бер читеннән аны робот кулыңа ук китереп тә бирә. Әле пилотсыз таксилары ни тора! Машина рулендә шоферның булмавы сәер инде, тик әлегә аның янәшәсендәге пассажир урынында контрольдә тотучы кеше бар. Шуңа таксига утыру ышанычлы. Бу бинада спорт үзәге урнашкан. Шәһәрдә торучылар монда килеп шөгыльләнә ала. Радмир компьютер, телефон каршында гына утырадыр, дип уйламагыз, ул төрле спорт секцияләренә йөри.

Иннополиста файдалы ял сәгатьләре уздырырлык урыннар да бар. Шуларның берсе – А.С.Попов исемендәге технопарк. Бу урын тышкы һәм эчке дизайны белән табигатькә карата сакчыл булырга кирәклекне искәртә. Гомумән, Иннополисның инфраструктурасы экологик таләпләргә туры китереп эшләнелгән. Җәйләрен монда аеруча матур, чөнки тирә-якта – яшел чирәм, чисталык, әйтерсең лә, кеше кулы тимәгән дә бу җиргә. Кеше аз булгангамы, монда бик тыныч, зур шәһәрләрдә була торган ыгы-зыгы юк. Тормыш әкренәйгән төсле. Ә чынлыкта исә бу шәһәр күптән киләчәк белән яши, кайный, бер дә туктап тормый…

Стереотипларны җимерәбез  
Күп очракта, “айтишник”ларны бик йомык, оялчан кешеләр, дип саныйлар. Әмма чынлыкта бу алай түгел. Башка һөнәр ияләре кебек үк, араларында төрлесе бар. Әйе, IT-өлкәдә эшләү игътибар таләп итә, шуңа, читтән караганда, “айтишник”лар җитди булып күренергә мөмкин. Күзлек, бәйләнгән свитердан йөрүче программистлар турындагы стереотип та ерак 2005 елда калды. Бүгенге көндә кеше турында аның тышкы кыяфәтеннән чыгып кына фикер йөртү урынлы булмас. “Иннополиста барысы да ачык, аралашучан, үзем дә шундый булырга тырышам”, – ди Радмир.

Бай халык

Алда искәртеп киткәнчә, IT-өлкәдәгеләр хезмәте югары бәяләнә. “Үз эшенең профессионаллары 50-150 меңнән дә ким алмый. Әлбәттә, хезмәт хакы – вазифаңа, конкрет юнәлешкә һәм тәҗрибәңә бәйле. Мин киләчәктә, зур тәҗрибә туплап, программалар язучы булырга телим. Моның өчен бөтен булган көчемне укуга юнәлтәм”, – дип серен ачты әңгәмәдәшебез.

IT-юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләргә Радмирдан киңәш: “Мәктәп программасы белән генә чикләнмәгез, үзлегегездән, катлаулырак темаларны да өйрәнегез. Интернет киңлекләрендә түләүле һәм бушлай материаллар бик күп. Үз көнегезне дөрес планлаштырыгыз: эш белән мавыгып, ял турында да онытмагыз”.

Киләчәк шәһәреннән – Казаныма

Бар яктан да уйланылып төзелгән бу шәһәрчектә (-чек кушымчасы бик урынлы) рәхәт, уңайлы. Кайбер нәрсәләргә сәерсенеп карасаң, бераздан моның чынбарлык булуы искә төшә. Әйтте диярсез, тиздән Иннополиста гына түгел, Казанда һәм республиканың барлык районнарында да заманча технологияләр кулланыла башлап, тормыш нигездән үзгәрер. Ә әлегә, кайтыйм әле үз Казаныма, сагындырды… 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев