Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Кызу, конкрет һәм амбицияле керәшен яшьләре үз хыялларын тормышка ашыра

Җәмгыятькә, дәррәү кубып, кыю, үз сүзле, ярсу яшьләр килеп керде. Үзләреннән алдан килгән буын белән чагыштырганда, алар, хәтта, башка дөнья кешеләре кебек. Алар өчен цифрлы сервислар һәм технологияләр – тормышның аерылгысыз өлеше. Бу яшүсмерләр яхшы әзерлек һәм югары белем кирәк булган, авыр физик хезмәт таләп ителмәгән дәрәҗәле шөгыльләргә өстенлек бирә. Кыска гына итеп, аларны “Z буыны” яки “Цифрлы кешеләр” дип атыйлар

Кызу, конкрет һәм амбицияле бу яшьләрдә миллилек, халык язмышы, патриотизм кебек хисләр тәрбияләү – бүгенге заманда аеруча мөһим. Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге үз өстенә әнә шул бурычларны ала. Ул – керәшен яшьләрен берләштерә һәм халкыбызның рухи кыйммәтләрен яшь буынга тапшыра.

“Бәрәкәт”нең чишмә башы

Зәй егете Антон Байрашев та 2007 елда Интернетта “Кряшены – Керәшеннәр” группасы ачып җибәрә. Әлеге төркем бүген дә эшли. Антонны ул вакытта керәшеннәр никадәр икән, дигән сорау кызыксындыра.

Группа зурая – кемдер борчыган сорауларына җавап эзли, кемдер таныша, ә кемдер үзе кебек фикердәшләрен “очрата” биредә. Нишләп безне, керәшен була торып, чукынган татар диләр? Кем соң ул керәшен? Өйләнешкәч, кәбен койдырыргамы, әллә инде никах укытыргамы? Безнең авыл ничек барлыкка килгән? Кушаматың ничек? Группада яшьләр менә шундый һәм башка бик күп сорауларга җавап эзли.

Аеруча актив һәм битараф булмаганнары очрашып, аралаша башлыйлар. Керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова яшьләрне бергә җыя. Шулай итеп, 2009 елның декабрь аенда беренче тапкыр керәшен яшьләре форумы уза. Анда Татарстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан 200 егет һәм кыз делегат булып килә. Форумның нәтиҗәсе булып, “Бәрәкәт” керәшен яшьләре бүлеге төзелә.

2009 елда оештырылган бу хәрәкәткә килгән яшьләрнең максаты, беренче чиратта, үзләренә тиң пар табу булган, ә бүгенге яшьләр гаилә корырга бик ашыкмый. Алар иҗат һәм үз-үзләрен табу, үстерү юнәлешендә эшли. Халыкка файдалы булган милли-мәдәни социаль чараларда, этника һәм фольклор белән шөгыльләнеп тә үзеңә табыш алып була. Билгеле, башта бу проектларны яхшылап эшләтеп җибәрү өчен көч куярга кирәк. Ә безнең яшьләр үзләренең көчләрен жәлләмиләр.

Күңел кушканча

“Җәшләр җыены” дигән проект узган ел тормышка ашырыла башлады. Ул – сәләтле керәшен яшьләре оештырган концерт-тамаша. Монда яшь җырчылар да, сәнгать өлкәсендә белем алучы студентлар да, матур сүз осталары да, мәзәк сөйләп, пародия ясаучылар да бар. Иҗат төркеме башка халыкларның мәдәнияте белән дә таныштыра. Проектның идея авторы – “Бәрәкәт”нең җитәкчесе Алексей Дмитриев.

– Инде күптәннән керәшен яшьләрен бергә җыеп, авылга бәйрәм ясарга алып кайтасым килде. Хыялым иде бу. Уйлап йөри торгач, “Җәшләр җыены”н оештырдык. Эшне үземнең туган яклардан башларга булдык. Иң беренче итеп, Кукмара районындагы Село-Чурага бардык. Яратып калганнардыр, җәй көне алар безне Симет бәйрәменә дә чакырды. Шуннан безгә тагын да җаваплырак эш – Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә яшьләр мәйданын оештыруны тапшырдылар. Ел саен 50 меңнән дә ким булмаган кунак җыела торган бу бәйрәмдә оештыручы ролендә булудан башта куркып та калдык. Киңәш биреп, үсендереп торган, терәк булган өлкән оештыручылар безгә көч өстәгәндәй булды. Питрау бәйрәмендә төне буе керәшенчә дискәтүк – иң популяр мәйданчыкның берсе булды. Казанда Халыклар йортында уздырылган Покрау бәйрәмендә дә өр-яңа театральләштерелгән программа белән чыгыш ясадык. Аерым җырлаучы солистларыбызны да яхшы кабул иттеләр, – дип сөйләде Алексей.

Күптән түгел генә яшьләр төркеме Кукмара районының Поршур авылында булып кайтты. Бу юлы – хәйрия чарасында. Авылда Дмитрий Владимиров дигән егет 2019 елда авариягә очрап, сәламәтлегенә зыян килә. Шул егеткә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырдылар. “Зал тутырып халык килде. Киң күңелле тамашачыбызга зур рәхмәт”, – дип белдерле Алексей.

Киләчәктә әлеге проектны тагын да үстерү турында уйлыйлар. Күңел кушкан, яраткан эш, диләр.

Керәшен юморы

17 май көнне Татарстан халыклары дуслыгы йортында “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының ярымфиналы узды. Финалга чыгу өчен  10 команда үзара көч сынашты. Керәшеннәр җыелма командасы “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының быелгы сезонында уңышлы чыгыш ясый. Узган ел безнең команда Лиганың чемпионы булган иде. Быел да алар юмор һәм әзерлек дәрәҗәсен төшермиләр, югары тоталар.

Финалга чыгу өчен командалар ике этапта көч сынашты. Беренчесендә командалар — “Сәламләү” (“Приветствие”) чыгышы, икенчесендә жюри членнарының сорауларына кызыклы һәм тапкыр җаваплар табарга тиеш иде.  Ике өлештә дә “Керәшеннәр җыелма командасы”на барлык жюри членнары да “елмаю” билгесе күтәрделәр.  

Дистә еллар элек, керәшен дөньясы турында сөйләгәндә, күз алдына җыерчыклы түтидәдәйләр, борынгы җырыулар, әллә нигә бер генә киелгән, нафталин исе килеп торган милли күлмәкләр килеп килеп баса иде.

Буыннар чылбыры өзелергә торган мәлдә, яңадан калкып чыктык, дисәм дә ялгыш булмас. Интернет киңлекләрендә мәш килүче замана яшьләре керәшен дөньясына да зур үзгәрешләр кертте. Шунысы куанычлы, хәзер керәшен темасы белән, олыгаеп баручылар гына түгел, яшьләр дә кызыксына. Әлбәттә, башкарасы эшләр әле чиксез күп. Яшьләр хәзер үзләренә елдан-елдан зуррак таләпләр куялар, заманага “вызов” ташлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев