Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

«Кряшен чибяре-2022» Алена Евдокимованың шигырьләре

“Кряшен чибяре-2022” титулы иясе, Мамадыш районының Шәдче Башы авылы кызы Алена Евдокимова үзенең күңел хисләрен, сәйләннәрдәй, шигъри юлларга да сала.

Күрешергә өмет күңелдә

Күңелемдә сиңа булган хисне
Вакыт җиле, бәлки, дәвалар,
Ә бүгенгә, җаным, күңлем китек,
Юл табылмас – ерак аралар.

Ялгыш кына бер очрашыйк әле,
Булган үпкәләрне онытып.
Кире какма мине, син үзең дә
Йөрисеңдер эчтән ут йотып.

Ялгыш кына бер сөйләшик әле,
Күңел китеклеген юатып.
Керфекләрең генә яш(е)рә алмый,
Сөю китте җаның елатып.

Ә шулай да бер күрешик әле,
Сөеп карамассың үзең дә.
Җаным тулы өермәгә ияреп
Керә күрмә кабат күңелгә.

Сау бул, – диеп өзеп әйтмә, зинһар,
Күрешергә өмет күңелдә.
Без, һичшиксез, күрешербез, беләм,
Өндә түгел инде – төшемдә.

 

Әниемнең күңел яктысы

Йомшак кына итеп елмая да,
Җанга өрә өмет чаткысы.
Тормыш дигән юлдан саклап йөртә
Әниемнең күңел яктысы.

Барыр юлдан бераз тайпылсак та,
Әнием син килдең ярдәмгә.
Якты көннән бәхет табабыз без
Ходай безгә сине биргәнгә.

Ялгышыбыз булса, кичердең син,
Яхшы киңәш биреп юаттың.
Юлларыбыз кая юнәлсә дә,
Изге теләк белән озаттың.

Якты нурлар җирне назлагандай
Назланабыз синең кочакта.
Авырлыклар шулчак юк булалар
Синең иркен, җылы кочакта.

Һәр адымың илтсен яхшылыкка,
Изгелектә булсын эшләрең.
Башкаларга үрнәк булып торсын
Җир йөзендә салган эзләрең.

 

Һәркемнең үз байлыгы

Утырам да янә уйлап куям:
“Нәрсә соң ул байлык дигәне?”
“Акча”,- диеп дөнья куа халык.
Тик бармы сон акча җиткәне?

Кечесе дә чаба,олысы да,
Акча эшләп таба ул имеш.
Байлык түгел акча дигәннәре,
Байлык түгел алтын һәм көмеш.

Бары саулык-олы байлык дигән
Бер мәкаль бар безнең халыкта.
Акча дигәннәре җитмәячәк,
Җитмәде ул, җитми халыкка.

Байлык дигәннәре мине бик еш уйга сала,
Нәрсә соң ул байлык дигәне?
Байлык бит ул – саулык, гаиләң булу
Ник аңламый халык дигәне...

Шулар арасыннан бер хәерче
Кычкырадыр өзелеп үзәге.
“Менә байлык”, – диеп алга кулын суза,
Ә кулында Ипи кисәге.

“Байлык бит ул – тату гаиләң булу”,-
Дип озелә Ана йөрәге.
Ул да белә: байлык – ул балалар,
Ирең  булу дөнья терәге.

“Байлык бит ул-онык,оныкчыклар”,– дия,
Әби белән бабай шатланып.
Алар белә байлык ни икәнен,
Яшиләрдер шуңа куанып.

Кем өчендер байлык – яхшы уңыш алу,
Кем өчендер хаман шул акча.
Бәхет табып булмый акча белән,
Булсын шунда,булсын бер бакча.

Ялгышабыз бик еш, аңламыйбыз,
Шул бер акча безнең башларда.
Дөрес юлдан тайпылмыйкчы, дуслар,
Дуслар булсын авыр чакларда.

Дусларыңның шаян елмаюы,
Җылы сүзе туганнарыңның,
Аңла,дустым, менә шулдыр байлык
Бу дөньяда  озатып барырлык.

Гади әйберләрдән бәхет таба белик,
Аңлыйк акча байлык түгелен.
Ялгышмыйча, дөрес юлдан атлап,
Бәхет белән үтсен гомерең. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев