Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Иван, бәлки, журналист булыр

Мәктәп укучыларының җәйге каникул чоры башланды. Ял вакытын кемдер авылында, кемдер шәһәрендә, кемдер лагерьдә, кемдер диңгез буенда үткәрер. Бер көнне редакциябезгә бер төркем балалар килеп керде. Актаныштагы Хәсән-Заман исемендәге кадет интернат-мәктәбенең 5 класс укучылары икән. Укуда, спортта ирешкән уңышлары өчен, аларны Чаллы шәһәренә экскурсия белән бүләкләгәннәр. "Көмеш кыңгырау", "Чаллы телевидениесе"...

Мәктәп укучыларының җәйге каникул чоры башланды. Ял вакытын кемдер авылында, кемдер шәһәрендә, кемдер лагерьдә, кемдер диңгез буенда үткәрер.

Бер көнне редакциябезгә бер төркем балалар килеп керде. Актаныштагы Хәсән-Заман исемендәге кадет интернат-мәктәбенең 5 класс укучылары икән. Укуда, спортта ирешкән уңышлары өчен, аларны Чаллы шәһәренә экскурсия белән бүләкләгәннәр. "Көмеш кыңгырау", "Чаллы телевидениесе" һәм "Туганайлар" редакциясе белән танышып чыгу - экскурсия планына кертелгән.

Инде шәһәрнең бик күп танылган урыннарында булып, шактый арсалар да, редакцияләргә кереп, ничек газета эшләнүен, тапшыру төшерелүен күргәч, балаларның "икенче сулышы" ачылгандай булды. "Көмеш кыңгырау"ның баш ре дакторы, күренекле язучы, шагыйрь Факил Сафин белән кул биреп исәнләшү, аның кулыннан автографлы китаплар алу - көн дә була торган вакыйга түгел шул.

Балалар арасында кадетка Башкортстанның Илеш районы Кенәз-Елга авылыннан килеп укучы Иван Лумпов та бар иде. Аны аеруча "Туганайлар" кызыксындырды. "Минем карт дәдәй керәшен йолаларын, җырларын бик күп белә. Миңа да өйрәтә. Чаллыга бергә килеп, редакциягә яңадан керербез әле", - дип вәгъдә дә бирде. Иван, яхшы укуы өстенә, шәп спортсмен да икән. Көрәш, баскетбол буенча
ярышларда күп кенә бүләкләр дә алган. Үскәч кем булырга җыенасың, соравына: "Может, журналист булырмын, кызыклы һөнәр бит", - диде ул. Укытучы апалары, абыйлары, Иванның бу теләген искә алып, шул юнәлештә үсәргә ярдәм итсеннәр иде. Белмәссең, киләчәктә
Иван Лумпов дигән шәп журналистыбыз булыр. Бирсен Ходай!


Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев