Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Яшь табиб Анастасия Яковлева медицина турында китап чыгарырга хыяллана

Бүгенге әңгәмәбезнең героинясы Анастасия ЯКОВЛЕВА балачагыннан ук ак халат кигән абый-апаларга сокланып, тормыш юлын медицина белән бәйләргә була.

“Һөнәрең ана сөте белән керәдер”

Настяның керәшен тамырлары Теләче районының Субаш авылына (әтисе яклап) һәм Балык Бистәсендәге Казаклар-Чаллысына (әнисенең авылы) килеп тоташа. Гаиләдә ике кыз үсәләр, һәм, иң кызыгы, икесе дә табиб һөнәрен сайлый. 

“Папа гел әйтә иде: “Табиб һәм укытучы – иң борынгы һәм һәрвакыт кирәкле һөнәрләр”. Миңа калса, һөнәрең ана сөте белән үк керәдер. Чөнки үземне хәтерләгәннән бирле “медик” булу турында хыялландым. Кечкенә чакта ак сумкалар тегеп, аларга кызыл крестлар ясап, уенчыкларымны дәвалап уйный идем”, – дип көлә ачык йөзле әңгәмәдәшем. 

Настяның әбисе дә (әнисенең әнисе Федосья Александровна) гомере буе авылда фельдшер булып эшләгән. Түтиләренең күбесе шушы өлкәдә кайный. 

“Мин – табиб” дип әйтүе генә ни тора!”

Медицина юлын сайлаган яшьләрне озын-озак һәм катлаулы уку еллары көтә. Төн йокысын йокламаса да, тез башының латинча ничек булуын студент-медик һичшиксез белергә тиеш. Киләчәктә үз өстенә кеше гомере өчен җаваплылыкны ала торган кеше бит ул!

Анастасиянең дүрт югары белеме бар. Иң элек, ул Казан дәүләт медицина университеты карамагындагы колледжда укып, шәфкать туташы белгечлеге ала. Аннан соңгы алты елы шул ук университет диварлары арасында уза. Аннан педиатр булып чыгып, Казан федераль университетының фундаменталь медицина һәм биология институтында ординатурага терапевтлыкка укырга керә. Анысын тәмамлагач, Мәскәүдә спорт табибына да укып, тормышын медицинаның тагын бер кызыклы тармагы белән бәйли.

“Мине уку беркайчан да куркытмады, чөнки теләгем зур иде. 13 ел укыдым һәм әле дә туктамыйм. Университет бит ул диплом гына түгел, ә мавыктыргыч бер чор. Иртәдән кичкә кадәр кызыклы лекцияләрдә утырасың, аннан төне буе өй эшләре хәзерлисең, төрле дәваханәләргә практикага йөрисең. 2нче, 3нче курста, тәҗрибә туплау өчен, эшкә дә урнашып була. Ашауны, йокыны белмичә, дежурстводан соң лекцияләргә чабасың. Әйе, нерв системасы бераз какшый (көлә), ләкин нәтиҗәсе бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. “Мин – табиб” дип әйтүе генә дә ни тора! Без табибларны, беркем дә аңламыйдыр кебек тоела миңа. Ни кадәр катлаулы һәм җаваплы эш. Коллегаларым уникаль кешеләр, гомумән, медицина – уникаль өлкә. Вакыт табып, бу турыда китап язармын бәлки”, – ди Настя.  Инде укый-укый тынычланырга вакыт дисәң дә, Настя һәрвакыт үсештә булырга омтыла, төрле эзләнү эшләре үткәрә, медицинадагы яңалыклар белән таныша, яңа аппаратлар, дарулар, дәвалау ысуллары өйрәнә. Өстәвенә, үзе дә кайчандыр студент булып йөргән институтта әле яңа гына медицинага аяк атлаучы яшьләрне укыта. 

Дәвамы "Туганайлар" газетасының 23 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев