Эдуард Никитин: «Патологоанатом кебек рольләр башкарыр идем»
Талантлы керәшен яшьләрен эзләп, без К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына килдек.
Ул – карендәшебез Артем Пискуновны гына түгел, Чаллы егете Эдуард Никитинның да иҗатын халыкка чыгарган театр. Эдуард безне Тинчуринның үзенә кунакка чакырып, интервью бирде, театрның эчке дөньясы белән дә таныштырды.
Туган шәһәре: Яр Чаллы
Кайсы йолдызлык астында туган: Чаян
Башкарырга теләгән роле: “Татар театрында андый образлар еш очрамый, күбрәк кинода буладыр. Патологоанатом, киллер кебек рольләрне башкарып карар идем”
Яраткан ризыгы: үзе пешергән “мясо по-французски”
Тормыш кагыйдәсе: Кыска сөйлә, аз сора, тиз кит. (Пётр1)
– Эдуард, укучыларга үзең турында сөйлә әле.
– Әтием – Мамадыш районының Чия башы (Никифорово) авылыннан, әни – Чистай районының Мөслим авылыннан. Керәшен егете белән татар кызы Яр Чаллы шәһәрендә кавышалар, шуңа туган шәһәремне дә Чаллы дип саныйм. Безнең гаиләдә һәрвакыт ике як та тигезлектә, тату яшәде. Күп кеше интернациональ гаиләдә дин, традицияләр ягыннан каршылыклар туа, ди. Мин алай санамыйм. Бер-берсен яраткан кешеләр алтын урталыкны таба белә. Әти-әнием – моның ачык мисалы. Кызганыч, 2012 елда әти мәңгелеккә китеп барды. Үзе булмаса да, Чия башына кайтып йөрим, туганнарым белән дә элемтәдә торам.
Эдуард әнисе белән
– Театр синең тормышыңа һәм син театрга ничек кереп киттең?
– Балачакта дусларым, туганнан туганнарым белән җыелышып, концертлар, курчак театрлары куя идек, телевизор пультын микрофон урынына тотып, артистларга пародия ясаган чакларымны да хәтерлим. Мәктәптә укыганда да концертлар, кичәләр була иде, КВНда бераз уйнап алдым. Аннан Чаллының театр мәктәбенә йөри башладым. Анда сәхнә теле, пластика һәм театр белән бәйле башка остаханәләргә йөреп, тәҗрибә тупладым. 2015 елның көзендә Казан театр училищесына, Татарстанның – халык һәм Россиянең атказанган артисты Илдар Хайруллин курсына укырга кердем.
– Ә Кәрим Тинчурин исемендәге театрга ничек килеп эләктең?
– Училищены бетергән елны, диплом спектакле куйдык. Аны карарга (һәм үз театрларына артист сайларга да!) дип, төрле шәһәрләрдән режиссерлар килде. Чит төбәкләргә чакыручылар булды, әмма күңелемә татар театры һәм Казан каласы якын булганлыктан, Тинчурин труппасына кушылырга булдым. Менә инде 4нче сезонымны башладым, төрле жанрдагы 11 спектакльдә рольләр башкарам (“Полиционер”, “Туй алдыннан”, “Карурман”, “Галәм. Әгъләм”, “Утка очкан күбәләктәй…” һ.б.), хәзер январьдә булачак “Идегәй” премьерасына әзерләнәбез.
– Син күптән түгел Мәскәүдән кайттың дип беләм. Бу шунда белем алуың белән бәйлеме?
– Әйе, бүгенге көндә ГИТИСның “Актёрлык осталыгы” факультетындагы 4нче курста укыйм. Көзен диплом спектакльләренә әзерләнә башладык. Анда керү тарихы болайрак булган иде. Училищеда укыган чакта әни белән Мәскәүгә туганнар янына бардык. Һәм ГИТИСның бинасы яныннан узып барганда башыма “мин монда укырга тиеш” дигән уй килде. Ике елдан соң, экзаменнар биреп карар өчен, кабат ГИТИС бусагасын атладым. Сынауларны уңышлы уздым, тик училищены тәмамламыйча анда керә алмаганга күрә, укуны кичектерергә туры килде. Ә инде 2019 елда, шулай ук, барлык экзамен турларын узып, ГИТИСның үзем хыялланган факультетына читтән торып уку бүлегенә кердем.
– Эшне дә, укуны да бергә алып бару арытмыймы? Иҗат кешесе буларак, төшенкелеккә бирелүдән ничек сакланасың?
Дөресен генә әйткәндә, укырга кергәндә, башыма “кирәкме икән бу миңа” дигән фикер килгән иде, әмма тиз арада ул уйлар бетте. Театрдагы режиссер, коллегаларым хәлемә керә, булыша. Күбесе читтән торып укуны җитдигә санамый, “әй, нәрсәсе бар инде – семестрга бер сессия биреп кайтасың” дип кенә карый. Чынлыкта, без “очно” укучы студентлар кебек үк, барысын да җиренә җиткереп эшләргә тиеш. Кайбер нәрсәләрне тизрәк отарга яки үзлектән дә өйрәнергә туры килә. Минем хәзерге группадашларымның күбесе – тәҗрибәле артистлар, кинода төшә, театрда эшли. Әмма институтта чакта без бер организм кебек. Иҗади процесс катлаулы булса да, бик кызык.
“41нең арбалы хатыннары” спектакле. Э.Никитин – авыл советы председателе ролендә. Фото – шәхси архивтан
– Актёр эшендә иң авыры образ тудыру, диләр. Син үзең ничек уйлыйсың?
– Төрлечә була. Катлаулы образлар – ул һәрвакыт эзләнү, уйлану, материал туплау, баш миендә яткан җыелма образларны, ягъни реаль тормышта күргән-белгән кешеләрне искә төшерү. Җайлырак образлар үзеннән-үзе килеп чыга. Һәрбер рольгә дә җаваплы карыйм.
– “Уйный алмыйм, килеп чыкмый бу роль миннән” дигән чакларың булдымы?
– Үз уйнавыннан 100 процент канәгать актёр юктыр ул. Спектакль барыбер чыга, рольне эшкәртеп, шомартып торасың. Син әйткән бер очрак Мәскәүдә булды. Островский әсәре буенча “Не все коту Масленица” өзеген куйдык. Менә анда, чыннан да, образны тудырганчы бик озак эзләндем. Берникадәр төшенкелеккә дә бирелдем бугай. Ходайга шөкер, ерып чыктык.
– Үз һөнәреңнең уңай һәм тискәре якларын санап кит әле.
– Актёр эш графигыннан берникадәр бәйсез, әмма ул кеше ял иткәндә эшли. Син – һәрвакыт кеше арасында, аралашасың, тәҗрибә туплыйсың, үзеңне рухи яктан баетасың. Тискәре яклары – акча эшлим дисәң, театрга барып торасы юк, монда хезмәт хакы, мәсәлән, кинодагы кебек югары түгел. Театр “чире” йоккан кешеләр генә эшли ала.
– Тәнкыйтькә ничек карыйсың? Үзеңнең тәнкыйтьчеләрең бармы?
– Объектив һәм дәлилләре булган тәнкыйтьне яхшы кабул итәм. Аргументлары булмаган “хейт”ны санга сукмыйм. Ә болай тормышта якын дусларымның, әниемнең фикеренә колак салам. Ләкин үз гаиләң өчен син һәрвакыт әйбәт булачаксың инде (көлә), алар “улым, син – молодец!” дип әйтәчәкләр.
– Сәхнәгә чыгар алдыннан берәр нинди ритуалларың бармы?
– Аерым ритуалларым юк. Тик яңа мәйдан, сәхнәгә чыкканчы, тамашачы залын йөреп чыгам, өйрәнәм, алдагы, арттагы рәтләргә утырып карыйм. Ә спектакльдән соң бассейнга йөрергә яратам. Тамашачының төрлесе була. Яманлап карамасалар да, авыр энергетиканы юдырып төшерергә кирәк. Ә су бик булыша.
– Тормыштагы Эдуард ниндирәк ул?
– Якты йөзле, ачык егет, гадел һәм дөреслекне яратучы кеше. Үзсүзле (монысын да яхшы якка кертмим), үз фикерен әйтүче һәм максатына ирешүче. Тискәре якларымны бетерү өстендә эшләргә тырышам.
Фото шәхси архивтан
– Театрдан тыш нәрсә белән кызыксынасың?
– Үзебезнең татар эстрадасы артистлары белән эшләүче продакшыныбыз (иҗади продукт булдырган оешма – ред.) бар. Клиплар төшерәбез, концертлар һәм төрле чаралар оештырабыз. Тик утырган юк.
– Алга таба планнарың ничегрәк?
– Киләсе елда ГИТИСны уңышлы гына тәмамларга. Күптәнге хыялларымны тормышка ашырасым килә. Бу сер булып калсын әлегә.
А.Мансурова фотосы
– Безнең газетаны укучы яшь кызларны кызыксындырган сорау: шәхси тормышыңда хәлләр ничек соң?
– (Көлә) Барысы да әйбәт. Шулай ук, сер булып калуын теләр идем. – Эдуард, кызыклы әңгәмә өчен бик зур рәхмәт сиңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев