Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Баш ролем алда әле

27 март - Халыкара театр көне Керәшеннәр арасыннан чыккан театр артистлары күп түгел. Аларны санап чыгарга ике кул бармагы да җитә. Заманында керәшен театры төзергә тырышып та, моңа ирешә алмаганга үпкәләпме, башка сәбәптәнме, сәхнә тотарлык талантлы балаларыбыз театр артисты юлын сайламый... Ләкин мондый нәтиҗәне ясарга иртәрәк икән әле. Күп булмасалар...

27 март - Халыкара театр көне

Керәшеннәр арасыннан чыккан театр артистлары күп түгел. Аларны санап чыгарга ике кул бармагы да җитә. Заманында керәшен театры төзергә тырышып та, моңа ирешә алмаганга үпкәләпме, башка сәбәптәнме, сәхнә тотарлык талантлы балаларыбыз театр артисты юлын сайламый... Ләкин мондый нәтиҗәне ясарга иртәрәк икән әле. Күп булмасалар да, бар икән алар. Үз сүзен әйтергә, үз образларын тудырырга сәхнәгә килүчеләрнең берсе - Кукмара районы Чура авылы егете Борис Николаев. Халыкара театр көне уңаеннан, газета укучыларыбызны бу яшь артист белән якыннанрак таныштырырга булдык.

"Артист булу, сәхнә тормышы - минем балачак хыялым. Кечкенәдән шушы хыялымны тормышка ашыру өчен тырыштым һәм әлегә үземнең ирешкәннәремнән бик тә канәгать. 2010 елны Казанның Театр училищесына укырга кердем. Рушания апа Ибраһимова классына һәм Ришат абый Хуҗиәхмәтов дигән мастерга эләктем. 4 ел уку дәверендә без бик күп нәрсәгә өйрәндек. Студент тормышы шул хәтле кызыклы һәм тыгыз график буенча үтте, хәтта ул елларны сизми дә калганмын. Училищены тәмамлаганда, "Хуҗа Насретдин" әсәрен сәхнәләштердек. Мин анда Алчын һәм Казый рольләрен башкардым. Диплом эшебезгә бәя бирергә һәм тикшерергә ТЮЗ, Әлмәт, Минзәлә, Чаллы театрларының режиссерлары килде. Ахырдан, алар үзләренә ошаган студентларга театрларында эш тәкъдим иттеләр. Мине Әлмәт, Минзәлә һәм Чаллы театрларына чакырдылар, ә мин, ике дә уйламыйча, Чаллы каласын сайладым. Миңа Чаллы күбрәк ошый һәм туган йортыма да якын. Чаллы артистлары куйган спектакльләрне дә яратып карый идем.

2014 елның сентябреннән Чаллы театрында эшли башладым. Баштарак, куркып кына тотынган идем, тик курку хисе бик тиз юкка чыкты. Чөнки мине коллектив бик җылы каршы алып, бик тиз үз итте. Театр сәхнәсендә әле беренче адымнарын гына ясаучыга, әлбәттә, мондый
мөнәсәбәтне тою - зур таяныч булды. Коллективта 30лап кеше, керәшеннәрдән - мин үзем генә. Үзем үзем булып калам, дияргә була.

Эш сәгате иртәнге 9 дан башлана. Классика, ритмика, вокал дәресләре тәмамлангач, репетицияләр китә. Аннары, кичке спектакль белән эш көне төгәлләнә. Текстны өйрәнүгә килгәндә, бик авыр бирелә, димәс идем. Кат-кат укыганда, үзеннән-үзе күңелгә кереп кала. Ә кирәкле образны тудыру - җиңелләрдән түгел. Режиссер бик нык эшли безнең белән, булдыра алмаганны да булдыра башлыйсың, нәтиҗәсен күргәч, минме соң бу, дип гаҗәпләнәсең хәтта.

Режиссерыбызны бер күрүдә ошаттым. Ул үз эшенең остасы. Рольләрне сорап алмыйбыз, ул барыбызга да үзе бүлә. Әлегә баш рольләрдә уйнаганым юк, бирелгәннәреннән зарланмыйм. Рәхмәт әйтеп алам да, рәхәтләнеп башкарам. Бүгенге көндә мин: "Өч аршын җир", "Кызлар, ишек ачыгыз", "Ике хуҗаның хезмәтчесе", "Яңа ел", "Хуҗа Насретдин", "Рабурден варислары", "Хуш инде" дигән спектакльләрдә уйныйм. "Зәңгәр шәл", "Казан егетләре"ндә берәр баш рольне башкарасым килә. Ходай кушса, андый рольләрдә дә уйнармын әле. Теләгем булгач, артистлыкка укып чыктым бит менә, киләчәктә төп рольләрем дә булыр. Миңа күбрәк җырлы-биюле тамашалар ошый. Хәзерге вакытта балалар өчен спектакль әзерлибез. Апрель башында Казан шәһәренә гастрольләр белән барырга җыенабыз. Театр сөюче карендәшләремне, безнең спектакльләрне карап, бәя бирергә чакырам".

Алда аны нинди рольләр, нинди уңышлар көтә? Әлегә бу билгесез. Тик мондый егетнеңюгалып калмасына без ышанабыз. Киләчәгең якты, иҗат юлың озын булсын, Борис.

Надя ТОКРАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев