Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Алена Харитонова: “ Эколог – иң кирәкле, мөһим һөнәрләрнең берсе”

Алена Харитонова Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министрлыгында 4 ел эшли. Ул үзе – Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылыннан.

 – Дөресен әйткәндә, беркайчан да экология өлкәсендә эшләрмен дип уйламаган идем. Белемем буенча мин юрист, әмма “Дәүләт һәм муниципаль идәрә” буенча магистратура бетердем, диссертациямне чүплекләр турында язып, яңа мөмкинлекләр тәкъдим иттем, алардан файда алу юлларын күрсәттем. Әлбәттә, бу системада эшли башлагач, бар да бик җиңел генә булды димим. Моңа кадәр үземне бөтенләй башка өлкәдә сынап карадым  – керәшен иҗтимагый оешмасында эшләдем. 2018 елда мине экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов үз кулы астында эшләргә чакырды. Эш тәртибенә өйрәтүчем, остазым, укытучым да ул булды. Монда килгәч, чынлап торып, экология проблемалары турында уйлана башладым, бу өлкәдә эшләгән кешеләргә хөрмәтем икеләтә артты. Мин документларының үтәлешен контрольдә тоту бүлегендә эшлим.

Үзем эколог булмасам да, әлеге профессияне сайлаучылар өчен чын күңелдән сөенәм, чөнки бу бик кирәкле, мөһим һөнәрләрнең берсе.

Керәшен кызы булуым белән горурланам, йолалар барысы да минем канымда, җанымда. Керәшен оешмасында  эшләгәндә, форумнарда күп тапкырлар оештыручылар составында булдым. 2012 елда “Керәшен чибәре” конкурсында катнашып, 3нче урынны яуладым.

Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе белән Мәскәү шәһәренә  барып, халкымның җырлары, йолалары белән таныштырып кайттым.

Киләчәктә белемемне арттыру өстендә эшләүне күздә тотам. Экология юнәлеше белән кызыксынуым көннән-көн арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев