Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Алена Исакиева: "Керәшен блогеры буларак таныла башладым"

Инстаграммда тагын бер керәшен блогеры үсеп килә

Мамадыш районы Комазан башы авылында үскән Алена Исакиева бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши. Узган елның сентябрь аенда Инстаграммда үзенең сәхифәсенә татарча цитаталар, афоризмнар, канатлы сүзләр урнаштыра башлый. Шулай ук ул үзенең шигырьләрен дә шунда куя, китап, газеталарда очраган тирән мәгьнәле җөмләләрне дә теркәп бара. Соңрак, яз көне, Алена Исакиеваның блог алу белән җитдирәк шөгыльләнү теләге уяна һәм махсус рәвештә видеолар төшерә башлый.

"Минем өчен блог алып бару күбрәк хобби. Бу эшемнән ниндидер җан рәхәтлеге алам. Яңа кешеләр белән танышу аеруча да ошый", - дип ул эшчәнлеген тагын да киңәйтү теләге барлыгын әйтте. Алёна Исакиева үзенең инстаграммдагы битен татар һәм рус телләрендә алып бара, керәшеннәрнең төрле бәйрәмнәре турында да сөйли. Блогер сөйләвенчә, башта кешеләрне аның татарча кайдан белүе кызыксындыра, соңрак муенындагы качы турында сорашалар. “Кемнәрдер бөтенләй керәшеннәрнең кем икәнен белми кебек. Языша торгач, аңлашабыз.  Ирем керәшен, ике керәшен баласы тәрбиялибез. Керәшен блогеры буларак танылып киләм, җиде меңнән артык язылучым бар бүгенге көндә”, - дип сөйләде Алёна.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев