Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Алексей Дмитриев: «Вәгъдә иткән эшне башкарам, башкалардан да шуны көтәм»

Ул – гади авыл егете. Үз-үзен тотышы, ихлас елмаюы, авыз тутырып туган телендә сөйләшүе, һәркем белән уртак тел табарга омтылуы да шул турыда сөйли кебек.

Алексей Дмитриев – республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе. Аның үзе исеменнән әзерләнгән бу язмамда Алексей белән якыннан таныштырам.

Кем ул Алексей Дмитриев?

Мин авылдан Казанга укырга килеп, карьерасын шушында башлап җибәргән егет буламын. Чыгышым белән Кукмараның Поршур авылыннан. Бер урында утырырга яратмыйм, минем өчен иң мөһиме – үземнән соң киләсе буынга файдалы булырлык гамәлләр кылу. Мама әйтмешли, кирәк дисәләр, ыштанымны да салып бирергә әзер. Колледжда укыганда ук маркетинг һәм эшмәкәрлек белән кызыксына башладым. Дусларым белән кече бизнес ачып җибәрдек. Бүген институтта белем алам, спорт белән шөгыльләнәм, психология, бизнес турында китаплар укыйм. Авылга еш кайтырга, хуҗалыкта ярдәм итәргә тырышам. Ләкин төп эшем – “Бәрәкәт” яшьләр бүлеген җитәкләү.

Керәшен яшьләр хәрәкәте белән танышуы

2017 елда дустым Халыклар дуслыгы йортында уза торган “День первокурсника” кичәсенә чакырды. Шунда беренче тапкыр актив керәшен яшьләре белән таныштым. “Халыклар дуслыгы – Татарстан байлыгы”, Бөтенроссия төрки яшьләренең “Төркиләр алтыны” форумы кебек зур чараларда катнаша башладым. 2018 елда Алиса Спиридонова (ул вакытта “Бәрәкәт”нең җитәкчесе) керәшен яшьләре форумына оештыручы буларак чакырды. Аннан соң, ныклап җәмәгать эшенә кереп киттем. Яңа ачылган Яков Емельянов исемендәге үзәккә ярдәм иттем. 2019 елның 7 ноябрендә мине – “Бәрәкәт”- нең җитәкчесе, ә Аида Сахарованы урынбасарым итеп билгеләделәр.

Беренче адымнары

Әлбәттә, иң башта авыр булды. Өйрәнү, танышуга шактый вакыт китте. Дөресен генә әйткәндә, тиздән шушы вазифага килүемә өч ел була, ә мин әле һаман үзем өчен яңалыклар ачып торам. Беренче мәлдә команда ярдәм итте, Людмила Белоусова наставнигым булды. Төрле чараларга йөреп, тәҗрибә тупладым, танышлар, файдалы контактлар җыйдым. Хәзер нинди генә проект башлап җибәрәсе булса да, ярдәм кулы сузарга әзер торучылар бар. Күп эшкә үз инициативам белән алындым. Амбицияләр күп булуы да әйбәт түгелдер, чөнки барысына да өлгереп булмый. Урталыкны табарга кирәк. Башкарасы эшләр шактый.

Беренче уңышлар

Килүгә үк грант язып, “Айбагыр” балалар этносменасына 350 мең сум акча оттык. 2020 елда пандемия булу сәбәпле, ул акча киләсе елга күчерелде. 2021 елда “Айбагыр”ны оештыра алдык. Керәшеннәр КВН җыелма командасының ике ел рәттән чемпион исемен алуын да әйтәседер. Сүз уңаеннан, җитәкчелеккә килгәч, беренче танышкан кешеләрем – Дима Баранов белән Вадим Шрыков һәм бүгенге көндә Чаллы керәшен яшьләрен бергә туплап торучы Кирилл Чернышев. “Җәшләр җыены” да – уңышлы башланып киткән проектларның берсе. Аны быел да дәвам итәчәкбез.

Максатлар турында

“Бәрәкәт”кә килгәндә үк иң зур теләк – аны һәрьяктан да ныклы оешма дәрәҗәсенә күтәрү иде. Аны таныту, башка регионнарга да дуслык сукмагы салу – иң мөһиме. “Бәрәкәт”тә үскән яшьләр читкә китеп югалмыйча, керәшен дөньясына үз өлешләрен кертүне дәвам итсеннәр иде. Бүген без идеяләр һәм аларны тормышка ашыру белән янабыз. Төрле яклап, альтернатив фикерләр тудырабыз. Әйтик, заманча киемнәр брендын булдыру: ул киемнәргә керәшеннәргә хас булган сүзләр, кызык цитаталар язу, шул ук вакытта стильләрен бүгенге яшьләргә охшарлык итү. Фольклорга да тугры каласың, замана белән дә бергә атлыйсың. Тагын бер зур максатыбыз бар: “Кряшен production” дигән лейбл булдыру, яшь артистлар белән эшләү, аларга сайлау мөмкинлеге бирү. Әлегә аның нечкәлекләрен әйтеп бетерергә иртәрәк.

Кан тарта, ди…

Людмила Даниловнаның бер әйтә торган сүзе бар: “Керәшеннәр белән бер авырган кеше, терелми”. Чыннан да шулай, мин дә башым белән чумдым. Җәмәгать эшенең плюслары күп. Беренчедән, ул – олы тормыш өчен зур мәктәп һәм төрле яктан җыелган тәҗрибә. Икенчедән, вакытны кызык итеп һәм файдалы уздыру. Өченчедән, дуслар, танышлар табу. Олы шәхес буласың килсә, юлыңны волонтерлык я җәмәгать эшеннән башла. Үзеңне төрле яктан ачарсың да, сынарсың да.

Керәшен яшьләрен быел нәрсә көтә?

Көз җитүгә, “Бәрәкәт” планнар кора башлый. Инде беренче “Җыен”ыбыз да узды. Бу уку елында ныклап торып, грантлар буенча эшләргә телибез. Хәзерге вакытта “Айбагыр” проектын әзерлибез. Алга таба, Керәшен яшьләре форумын, “Туым җондозы”н һәм тагын берничә проектны грант конкурсларына җибәрергә җыенабыз.

Киләсе айда Халыклар дуслыгы йортында, “Җәшләр җыены” кысаларында, “Покрау чыңы” концерты узачак. Ә “Җәшләр җыены” үзе шушы елның азагына кадәр Татарстанның биш районына – Зәй, Мамадыш, Балык Бистәсе, Кукмара һәм Питрәчкә талантлы яшь керәшен артистларыннан торган концерт белән барачак.

Шул ук октябрь аенда, “Бәрәкәт” белән таныштыру максатыннан, Казанга яңа гына килгән яшьләр өчен “Җыен” үткәрәчәкбез. Анда проектларыбыз, командабыз турында да сөйләрбез, алар да безне үзләре белән таныштырырлар. Гадәттә, шушындый җыеннардан соң, команданың активистлары арта. Районнарга чыгып, семинарлар форматында, “Бәрәкәт”не танытасыбыз килә. Планда – һәр районда “Бәрәкәт”нең җирле бүлекләрен булдыру.

Кыш айларында “Аулак өй”- гә җыелып, өстәл уеннары уйныйбыз, аралашабыз. Балалар өчен керәшенчә Яңа ел да уздырабыз.

Декабрьдә безне “Бәрәкәт”нең 13 еллыгы көтә. Аңа да ныклап әзерләнәбез. Узып барган елга нәтиҗә ясаячакбыз, активистларыбызны бүләклиячәкбез.

2023кә иң зур максатыбыз – Керәшен яшьләре форумын уздыру. Калган планнар әлегә сер булып торсын. Барысын да безнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрдән күзәтеп барыгыз.

“Бәрәкәт” командасы турында

Керәшен культурасын үз иткән, инициативалы яшьләрне көтәбез. Спорт булсынмы, культура яисә башкасымы – “Бәрәкәт”тә һәркем үзенә шөгыль таба алыр. Иң мөһиме, теләк һәм кушканны көтеп тормыйча, үзлектән эшләү.

Җитәкче нинди булырга тиеш?

Белмим. Ә шулай да, дөресен генә әйткәндә, “мин-мин”лекне онытырга, кешеләрнең фикерен тыңлый белергә кирәк. Кешеләрнең үзем белән бәхәсләшеп, үз фикерләрен яклаганын яратам. Синең белән ризалашып, барысы белән дә килешеп утырган кешеләр белән эшләве авыррак. Җитәкче ачулана белергә дә, дус булып, яклый алырга да тиеш.

Илһам чыганагы

Нинди генә эшкә алынсам да, “килде дә китте, ә үзе артыннан берни дә калдырмады бу кеше” дип әйтерлек булмасын иде. Әйткәнемчә, кешеләргә файдалы була алу миңа мотивация өсти. Һәрвакыт “үземнән соң нәрсә калдырам?” дигән сорауга җавап эзлим.

Авылдагы кушаматларны өйрәнә

Яшүсмер чакта авыл тарихы, аның кешеләре белән кызыксына башладым. Аеруча, кушаматлар турында мәгълүматлар җыйдым. Араларында бүгенгә кадәр сакланганнары бар. “Карчыга”, “дәү Симоннар”, “Бәчүкә”, “Әскә”, “урман Сәндере” һәм башкалар. Безнең гаиләнеке – “Кәреләр”. Бабайдан калгандыр ул, дип уйлыйм. 1905 елгы язмада Кәре исемле бер карт Поршур авылының килеп чыгышы турында сөйли. Түбән Чурадан халыкның бер өлеше – керәшеннәр өч күл белән уратып алынган биш чишмәле җиргә күченгәнен әйтә. Нумизматика белән дә ныклап кызыксынам. Поршурда көмеш тәңкә, корал очлыклары тапканым булды. Кызганыч, хәзер өлгерә алмыйм. Ул эшне авыл яшьләре дәвам итсә, шат булыр идем.

Принципларга килгәндә

Үзем дә соңга калырга һәм башкаларның да соңга калганын яратмыйм. Беренчедән, вакытка бик сак карыйм. Икенчедән, һәрвакыт елмаеп, дус-тату булырга тырышам, конфликтка кермим яисә аны компромисс белән чишү юлын эзлим. Өченчесе, вәгъдә иткән эшне башкарам. Башкалардан да шуны ук көтәм.

Блиц-сораштыру:

Кумир: кумирым юк.

Дәвам ит: “Керәшен яшьләре…” – керәшен дөньясының киләчәге.

Китап тәкъдим ит: Дмитрий Хара “П. Ш. #Новая жизнь”

5-6 елдан Алексей Дмитриев кем ул? Финанс яктан дә бәйсез булган, үз аякларында нык басып торган, яраткан хатыны һәм улы, үз йорты булган шәхес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев