Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

АЛЕКСАНДР ИГНАТЬЕВ: “Киләсе Питрауга кайтып җитәрмен”

Яшь җырчы, "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбле солисты Александр Игнатьев озын чәчләрен пеләшкә алдырып, военный хорда җырлый башларга ошый. Армиягә китү көне дә билгеле - 13 июль. Димәк, быел Җөри Питрауы да Александр Игнатьевсыз узачак. Әле хәзергә Саша Казан федераль университетында диплом яклап йөри. Аңа берничә сорау бирергә булдык.

- Александр, ничек алай көтмәгәндә армиягә китәргә булдың?

- Университетта укыганда биш елга отсрочкам бар иде. Хәзер укуны тәмамлап киләм, шуңа армиягә китәргә чакыру килде.

- Хәзер син киткәч, ансамбль солистсыз каламы инде?

- Коллектив, сагынырбыз, ди, яңадан кайтуыма ышаналар. Армиядә берәр военный ансамбльгә эләксәм, бәлки, үземне икенче яктан да ачармын.

- Гадәттә, сәнгать кешеләрен армиягә җибәрмиләр иде.

- Ике елга бармый тора ала идем. Ләкин мин эшне сузып йөрергә яратмыйм, барып кайту яхшырак булыр, дип уйладым.

- Дипломың темасы да керәшеннәр белән бәйле икән.

- Әйе, "Керәшеннәрнең традицион гореф-гадәтләре" темасына диплом эше әзерләдем. Солдатка озату, Питрау һәм Покрау йолалары турында яздым. Җитәкчем - Лилия Салихова.

- Хәзер мәктәпләрдә бу юнәлеш ни дәрәҗәдә алып барыла?

- Казанның 85 нче һәм 132нче мәктәпләрендә практикант булып җыр дәресләре алып бардым. Балаларны аз гына керәшен тарихы, җырлары белән таныштырып киттем, Геннадий Макаров ясаган уен коралларын күрсәттем, көйләр уйнадым. Диплом эшемнең икенче өлешендә берәр керәшен йоласын (мисал өчен Покрауны) мәктәп укучыларына дәрес итеп кертү юлларын эзләүне куйдым. Ләкин мәктәп программасында фольклорга урын әз каралган.

- Балалар ничек кабул итә?

- Дөресен генә әйткәндә, керәшеннәр турында белмиләр, ишеткәннәре дә юк. Кемнәр соң алар дип сорагач, аптыраплар кала идем.

- Белгәннәре дә булдымы соң?

- "Бәрмәнчек" ансамбле чыгышларын күргән балалар очрады.

- Ә фольклорны ничек кабул иттеләр?

- Алар музыка уен кораллары белән бик кызыксына. Бигрәк тә, керәшен культурасына багышланган видеоларны яратып карадылар. Балаларда кызыксыну бар, күп итеп сорау бирүләре дә шуны күрсәтә. Әмма мәктәптә керәшен балалары очрамады.

- Инде университетны бете-рәсең. Нинди нәтиҗәләр ясадың?

- Ансамбльләргә йөрдем, конкурсларда катнаштым. Иҗатка зур игътибар бирдем. Укуга да өлгердем. Дөрес юлдан бардым, дип уйлыйм. Алга таба да шул юлдан тайпылмаска исәп! Киләсе елга Питрауларга, Алла бирса, көтегез!

- Исән-сау йөреп кайт, Саша!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрмәнчек Александр Игнатьев армия армия сафлары солдат