Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Аида Сахарова: “Эколог белгечлеген аласы көннәремне күзаллап, зур рәхәтлек кичерәм”

15 июньдә Казан мэриясендә "Шәһәр үсеше белән идарә итү" программасы буенча стажировка үтүчеләрне бүләкләделәр

Шунысы сөенечле, алар арасында Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Аида Сахарова да бар. Стажерларны Казан шәһәре мэры Илсур Метшин тәбрикләде.

 Аида Сахарова Питрәч районының Питрәч авылында туган.

 –  Казан федераль университетында “Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану” юнәлеше буенча 4нче курста укыйм. Шул ук вакытта актив тормыш алып барам, дөресрәге, мин – республика керәшеннәр иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлегендә җитәкче урынбасары. “Бәрәкәт” – ул, беренче чиратта, кешеләр белән аралашу һәм үз-үзеңне тормышка өйрәтү урыны. Минем өчен керәшеннәр дөньясы 2015 елда “Айбагыр” этнолагеренда ачылды. Нәкъ менә шунда мәдәниятебезгә гашыйк булдым да инде. Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән чараларда катнаша башладым. 2019 елда мине әлеге вазыйфама сайладылар. Эшчәнлегебез төрле, кызыклы, вакыт-вакыт катлаулы да. Керәшен яшьләренең үз халкына, йола-гадәтләренә битараф булмавы миңа бик ошый. Без керәшен йолаларын, бай тарихын  саклап калырга тырышабыз.

Сабый чагымнан ук хыялланган, табигать биргән байлыклардан дөрес итеп файдаланырга һәм сакларга өйрәтүче эколог белгечлеген аласы көннәремне күзаллап, зур рәхәтлек кичерәм. Быел дипломлы белгеч булам. Укуым миңа бик ошый, төрле фәнни конференцияләрдә катнашам. Бүгенге көндә иң зур җиңүем – Татарстан югары уку йортлары студентлары арасында экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында икенче урынны яулавым.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев