Туганайлар

Үзе сандугач, үзе спортчы, үзе – керәшен чибәре!

Кем ул? Ул - Мамадыш районы Владимир авылы кызы Ольга Бачкова. Авылында гына түгел, район буенча да чаңгы ярышларында җиңүче, керәшен җырын яшь башкаручыларның "Туым җондызы" фестивальләре лауреа-ты Оля быел республикакүләм Питрауда "Керәшен чибәре" исеменә дә ия булды. Укучыларыбызны "визит карточкасы" белән таныштыруын Оляның үзеннән сорадык. Мин Ольга - Оля,...

Миңа булышучылар иң якын кешеләрем - әни белән әти. Әни гел көлә: "Кызым, сине мин алдан тартам, әтиең арттан этә", - ди. Чыны да шулай, әни җыр буенча өйрәтә, әти - чаңгы спорты буенча бер ярыштан да калдырмый. Көн дә тренировкалар, кыш - чаңгыда, җәй йөгерәбез, әтием җырчы, баянчы да әле. Ул кич йоклар алдыннан да 5 минут кына булса да уйный, бик армаганда җырлый да, әле безне дә янына утыртып җырлата.

Ә менә дәдәй - Геннадий КФУның 3 курс студенты, ул 9 сыйныфны тәмамлагач, гаилә ансамблебездән китте, миңа җитте дип, чаңгыга өстенлек бирде. Быел зур җиңүгә иреште: республикада чаңгыда узышуда - "Чемпион" , ә университетта - "Ел студенты" исеменә лаек булды, без гаиләбез белән бик шат, күз тимәсен үзенә.
"Питрау чибәре" конкурсына презентацияне аның белән берлектә эшләдек, кызганыч, анда экран куелмаган иде. Безнең чыгыш вакытында минем балачагым, ирешкән уңышларым да яктыртылса, тагын да кызыклырак булыр иде...
Киемнәремә килгәндә, мине авыл белән киендерделәр. Борынгы суккан алача күлмәгем - Андыра Ленук түтинеке, алмалы алъяпкычым - Тәкми Марҗый әбинеке, муенҗакам - Җөзей Аудый әбинеке, ә бизәнгечләрем, беләзек һәм сыргалар - үземнең ерак әбием - Ычтук Мәтөрнәсе һәм күршем Глаптый әби истәлекләре. Авылда бердәнбер чәчкап исә Нипук Роза түтинеке.
Минем җырак әбием бик дини һәм матур тавышлы кеше иде. Мин аларга кунакка барганда, ул миңа иманнар ятлата, без аны һәр көн кич кабатлап йоклый идек. (5 ел элек мәрхүмә инде ул, урыны оҗмахта булсын!) Миңа тавышың җырак әбиеңнекенә ошаган, - диләр. Минем әти ягыннан әбием дә, туганнарым да барысы да бик моңлы тавышлы оста җырчылар.
Керәшен җыруларын, гореф-гадәт, йолаларын без фольклорга йөрүче иптәшләрем белән берлектә авылдагы җырчы әбиләрдән җыйдык һәм бу эш хәзер дә дәвам итә. Безнең авылда электән кичке уенда - 12 төрле бию башкарганнар. Без аларны да өйрәндек. Авылдашым Сапура Кәтүш әбидән бик күп җырлар өйрәндем. Конкурста яратып башкара торган җырым "Сандугач-күгәрчен" дә аннан откан җыр.
Биеккәй ди тауның ай башына,
Төлке мае куйдым ла тозакка.
Сандугач, сандугач,
Уянып китәм әле лә, ай сайрагач.
Йөзләрегез якты, сүзегез татлы, -
Гомерегез булсын дей озакка.
Күгәрчен, күгәрчен,
Матур да ла безнең гомерләр,
Ай, сизәмсең?!
Йолалардан без "Корман"ны күр-сәттек, анда җырлаган Күк патшасы иманы уңышлы яңгырады, - дип уйлыйм. Конкурстан соң Питрәчтән отец Дмитрий дә үзенең мактау сүзләрен җиткерде. Дус кызларым да үз чыгышларын бик тырышып, тигез итеп башкардылар.
Питрау бәйрәменә аш-су әзерләүдә ярдәм иткән әниемнең сеңелләре - бал түти - Клара һәм ак түти - Любага зур рәхмәтебезне җиткерәм. 20 өстәл арасында бизәлеше ягыннан да, сый-нигъмәтнең төрлелеге, күплеге ягыннан да, керәшен өе итеп киендерелү буенча да комиссия тарафыннан безгә иң югары бәя куелды. Әле кунакларны сый белән генә түгел, гаиләбез белән җыр аша да сәламләдек.
Питрау белән бәйле йолаларга мин әле бик үк ышанып та бетмим. Безгә әти гел әйтә, каяндыр күктән төшкәнне көтеп утырмагыз балалар, тир түкмичә генә берни дә килми, - ди, ә менә Питрау көнне 40 төрле үлән җыеп, кышкы мунчада шуны пешекләп коенабыз, ул төрле авырулардан дәва. Мунчада барыбыз да эченә бөтнек, мәтрүшкә кыстырылган каен, имән себеркеләре белән чабынырга яратабыз. Әти дә әни дә безгә үзебез үстергән экологик ризыклар гына ашатырга тырышалар.
Питрау чибәре - ул тыйнак, керәшен тарихын, йолаларын белүче, олыны-кечене хөрмәт итүче, кече туганнарыбыз -киекләрне дә яратучы, тырыш һәм моңлы җырчы, оста биюче, сәнгатьле укучы кыз булырга тиеш дим. Ә чибәрлек - ул бер символика гына. Мин үземне чибәр дип санамыйм да. Көч сынашучылар арасында әллә нинди чибәрләр бар иде. Мин призлы өчлеккә эләгеп булмасмы икән, дип кенә өметләнгән идем. Бу безнең өчен бик зур җиңү. Миңа ярдәм иткән әти-әниемә, барча якыннарыма, дус кызларыма зур рәхмәтләремне җиткерәм, алга таба да яңа җыруларым, уңышларым белән сөендерермен, дип ышандырам.
Мин Мамадышымның җитәкчеләре белән бик тә горурланам. Җыр сөючеләргә, спортчыларга игътибар аерата зур бездә. Алар безнең уңышларыбызга сөенеп, киләчәккә дәрт - дәрман өстәп торалар. Питрауны төп оештыручыларыбыз - Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Михайлович Егоровка, район башлыгыбыз Анатолий Петрович Ивановка, аның кул астында эшләүчеләргә сау-лык, җаваплы, авыр хезмәтләрендә уңышлар телим, аларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
Урра! Әни миңа конкурста призлы урын алсаң, песи баласы алабыз һәм яңа керәшен күлмәге тектерәбез дигән иде. Димәк, хыялым тормышка ашачак!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим