Туганайлар

Җыручыга сүз әйтмәгез

14 январь - искечә Яңа елның беренче көнендә Казанның "Ак Барс" яшьләр үзәге бинасында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" дип аталган IV конкурс-фестивале үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быел Мамадыш, Кайбыч, Зәй шәһәрләрендә аның зона турлары узды. Жюри членнары бу турларда иң яхшы башкаручыны сайлап алу максатын гына куймыйча,...

Ансамбльләр хакында

Керәшен җыруы дип әйтәбез икән, димәк, бу - фольклор (халык җыры - фольклорның бер төре!). Бездә сакланган фольклорга байтак халыклар кызыгырлык. Керәшен фольклор ансамбле җырчылары, берәр йола күренешен үз төбәге үзенчәлекләре белән җиренә җиткереп башкарып күрсәтсә, тәнең буйлап каз тәпиләре үтүен көт тә тор, андый чакта сулыш алырга да куркып утырасың. Безнең ансамбльләр әнә шундый дәрәҗәдә чыгыш ясарга тиеш. Алабугадан килгән "Айбагыр" ансамбле - шул юлда. Алар инде онытылып барган йоланы - чәчүгә чыгар алдыннан үткәрелә торган Шыйлык күренешен куйдылар. Зур осталык белән башкарылган җыр-биюләргә, балаларның җыйган күкәйләренә сөенүләрен, шунда ук халык уеннарын күрсәтүләрен, такмазалар әйтүләрен дә кушсаң, сәхнәдә чын керәшен тормышы чагылып алды. Бер генә артык сүз, артык деталь дә күзәтелмәде. "Айбагыр"ның җитәкчесе Людмила Гатауллинаның осталыгына сокланырга гына кала. Шулай да жюри членнарының алабугалыларга карата кисәтү сүзе табылды: Шыйлык - хезмәт белән бәйле йола булгач, өс киеме дә, аяк киеме дә, шуңа туры килергә тиеш. Ә "Айбагыр"ларның аякларында бәйрәм ботинкалары иде. Киләчәктә яңадан "Шыйлык" күрсәтсәләр, ботинкаларын юкә чабаталарга алыштырырга туры киләчәк үзләренә.

Түбән Каманың "Сүрәкә" яшьләр фольклор ансамбле үзешчән коллективлар арасында беренче урынны алды. Алар кичке уен тамашасыннан өзек күрсәттеләр. Нәкъ түбәнкамалыларныкы гына булып ярылып яткан үзенчәлек күренмәсә дә, башкару осталыклары, киемнәре буенча аларга тел-теш тидерерлек түгел иде.

Консерватория студентларыннан торган коллектив чыгышына тукталсак, җырчылар, җыр турында уйлауга караганда, башкарылуның техник ягын күбрәк кайгырттылар сыман. Сүз дә юк, искиткеч тавыш, югары дәрәҗәдә техник осталык күренде, тик сәхнәдә башкаручы белән җыр бербөтен булып китә алмады. "Заречье" яшьләр коллективы турында да, күңелдән чыгарып җырламыйлар, ә отканны кабатлап кына яңгыраталар, коллективның үз төсе әлегә табылмаган, дигән фикер калды. Башка елларда әйтелә торган "фестиваль географик яктан чикләрен киңәйтсен иде", дигән теләк, быел, өлешчә булса да, тормышка ашкан. Урал таулары артыннан - нагайбак җиреннән "Нагайбачки" (Сарашлы авылы) фольклор ансамбле килгән. Алар, конкурсант булудан бигрәк, ерактан килгән якын туганнарыбыз итеп кабул ителде. Алга китеп булса да әйтим, гала-концертка җыелган тамашачы да аларны "бис"ка кабул итте, сәхнәдән чыгармыйча торды. Киемнәре дә әллә ни мактанырлык түгел, тел белүләре дә чамалы гына булса да, уен-көлкегә, җор теллелеккә корылган Нардуган күренешен кызлар бик оста итеп башкарып чыктылар. Нәкъ менә нагайбак керәшеннәренә генә хас үзенчәлекләр чагылды (Татарстан ансамбльләренә шул сыйфат җитеп бетмәде). Ансамбльнең җитәкчесе Светлана Юскинаның сүзләренә караганда, "нагайбачка"ларның әле шушындый зур аудитория алдына беренче тапкыр гына чыгулары икән, бик нык дулкынланганнар, шулай да зур канәгатьләнү хисе алганнар. Казанны, аның тамашачысын яратканнар. Сарашлылар коллективы "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең махсус бүләгенә лаек булды.

Солистлар турында

Барыбызга да таныш булган:

Биючегә сүз әйтмәгез,

Бии-бии остара, дигән так-макны үзгәртеп, җыручыга сүз әйтмәгез, җырлый-җырлый остара, дип кулланасы килә. Чыннан да, аерым солистлар, башка елларда кабатлана торган кимчелекләреннән котылганнармы? Киләчәктә керәшен җыруын яңа югарылыкка менгерердәй җырчы - "Самородок"лар бармы? Шуларны барлап чыгыйк әле. "Туым җондозы"ның йомгаклау турына Лиана Дементьева (Питрәч), Валентина Ямщикова (Питрәч), Регина Павлова (Мамадыш), Алина Булатова (Казан), Лилия Фахруллина (Казан), Виталий Андреев (Кукмара), Алина Васильева (Мамадыш) узган иде. Моннан тыш, Түбән Камадан Альбина Абрамова, Кайбычтан Валентина Краснова, Казаннан Зилә Фахруллина конкурстан тыш, махсус чакыру буенча катнашты.

Жюри членнары этник вокал буенча беренчелекне бертавыштан Лиана Дементьевага бирделәр. Профессиональ музыка дәресләренең ни икәнен дә белмәгән, конкурска әтисе белән генә әзерләнгән Лиана табигый, чиста тавышы, гадилеге белән әсир итте. Әбиләр сандыгыннан чыккан киеменең үзе башкарган этник җырга туры килүе белән дә Лиана башкалардан аерылып торды.

Этник вокал буенча тагын бер җиңүче билгеләнде. Ул - консерватория студенты Алина Булатова. Алина җырын үзе думбыра чиртеп җырлады. Тавышы әллә ни көчле булмаса да, думбыра тавышы белән кушылып, керәшеннең борынгы көйләренә хас тирән моңны актарып салды. Алинаның "Туым җондозы" фестивалендә беренче тапкыр гына катнашуы түгел, керәшен моңын тоемлавының елдан-ел үсә баруын күрү - бик сөенечле хәл. Консерваториядә белем алып, шушы югарылыкка менгән студентлар, укулары беткәннән соң, күпсанлы эстрада артистлары сафында "эреп" юкка чыкмыйча, шушы юлларыннан китсеннәр иде, дип телисе килә.

Этник-эстрада вокалы буенча I урын профессионаллардан Валентина Ямщиковага, яшүсмер үзешчәннәрдән - "Татар җыры - 2011" конкурсы җиңүчесе Регина Павловага бирелде. Үтә таләпчән жюри комиссиясе, Регинаның сәләтен таныган хәлдә, "Юкәче авылы көен" башкаргандагы академик тавышын хупламавын белдерде. Консерватория студенты, Чаллы кызы Лилия Фахруллинаның чыгышын ошатсалар да, әлегә аның җырында кемнедер кабатлау өлеше өстенлек иткәнен, үз стиле табылмаганын күрсәттеләр. Кукмара егете Виталий Андреев башкаруында исә, керәшен җыруы, күпсанлы татар мелизмнары кертелеп, үз сыйфатын югалткан, дигән нәтиҗә ясалды.

Ә менә Мамадыш районы Дусмәт авылы кызы Алина Васильеваның җырлавын бары да ошатты. Татарстанның халык артисты Лена Бичарина Алинага карата "Русларның атаклы Мардасовасы, татарның яраткан Хәмдүнәсе кебек җырчы булачак", дигән югары бәя бирде. Мәлки керәшеннәренең җырлы-биюле такмак башкарган Валентина Краснова дигән кызлары беренче турда осталыгы белән әллә ни куандырмады. Шулай да аны, Мәлки керәшеннәреннән күчтәнәч булсын дип, Казанга чакырдылар. Казан хәтле Казанга әзерлексез барсыннармы - Валентина белән аның янында биеп торучы ике егет бу юлы комиссияне дә, тамашачыны да хәйран калдырып, фестивальнең һәм "Туганайлар" газетасының махсус призына ия булдылар.

Тагын бер кызыбыз - Лаешның начар күрүчеләр махсус мәктәбендә укучы Альбина Абрамова чыгышына тукталып узыйк. Альбина сәхнәгә чыкканда, бөтен утлар сүндерелеп, беравык залда кап-караңгы булып торды. Бу - тамашачының Альбинага карата теләктәшлек, хөрмәт билгесе булды. Тамашачыга мөрәҗәгать итеп ул: "Сезнең нурлы йөзләрегезне тоюыма бик шатмын" дигән сүзләрен җиткерде. Альбинаның: "Бер карасаң, җылар сәбәп тә юк" җырын тыңлаганда, залда утыручыларның күзләре дымланган иде.

Әйтсәм әйтим

Моннан дүрт ел элек үткәне белән чагыштырсак, быелгы "Туым җондозы"ның һәр яктан алга китүе күренә. Конкурска катнашучыларыбыз инде "тапталган" җырларга ябышып ятмыйча, үз төбәкләрендәге көйләрне башкаралар. Киемнәр буенча кайбер кимчелекләр әлегә калса да, тупас бутаулар инде күзәтелми. Географик яктан да фестиваль чикләре шактый киңәйде. Җырчыларыбызның башкару осталыгы да елдан-ел үсә, шомара бара. Болар - күңелне куандыра торган хәлләр. Ләкин җанны тырмап торганнары да җитәрлек әле. Республика культура министрлыгы тарафыннан "Туым җондозы" фестивален үткәрүгә зуррак игътибар бирелсә, фестивальнең мәртәбәсе күтәрелеп, район культура бүлеген җитәкләүчеләр бу чараны оештыруга җаваплырак карарлар иде. Гомумән, фестивальнең гала-концертында хөкүмәт җитәкчеләрен дә күрәсе килә. Килсәләр, бу - керәшеннәргә карата хөрмәт бил-гесе булыр иде. Гала-концерт сәхнәсендә яшь башкаручылар белән бергә Татарстанның халык артистлары Галина Казанцева, Георгий Ибушев кебек танылган җырчыларыбыз торуын көтәбез. Әнә Виталий Агапов эреләнеп тормый: конкурсантларга тиешле киңәшләрен дә бирә, сәхнәгә менеп, "бис"ка җырын да җырлап төшә. Нагайбак ягы җыры - "Тәрәзә төбем исле гөл"не башкарганда, нагайбаклар җырчысы - Евдокия Исаеваны да сәхнәгә чакырып, менә дигән дуэт башкардылар. Тамашачы аларга аягүрә басып кул чапты. Чын җырчы ул менә шулай үзен дә күрсәтергә, башкаларны да күтәрергә тиеш.

Шулай булганда, яшь-ләребездә керәшен культурасын өйрәнергә, башкаларга җиткерергә теләк уяныр, яңадан-яңа "туым җондозлары" кабыныр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим