Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр килә

Вадим Захаров: “Бала туудан килгән шатлык яңа көч һәм стимул өсти”

Октябрьнең беренче дүшәмбесе – Халыкара врачлар көне. Шул уңайдан, редакциябез кунагы – Казан шәһәренең Груздев исемендәге клиникасының (3 нче роддом) врачы – Вадим Захаров.

Хезмәт стажы җиде ел гына булса да, карендәшебез Вадим Владимирович турында яхшы бәяләмәләр генә ишетелә, пациентлары ярата, аның турында “Ходай биргән врач”, диләр. Без дә аның белән әңгәмә корып алдык.

– Вадим, үзегез белән таныштырыгыз әле. Сез кайсы яктан? Ничек итеп акушер гинеколог, узист профессияләрен сайладыгыз?

– Мин Кукмара районы Пчеловод авылыннан булам, җырчы Вадим Захаров белән адашлар hэм авылдашлар гына түгел, туганнар да.  Бер ел медколлеждта укыганнан соң, сәләтемне эзләп, белем алуымны Казан медуниверситетында дәвам иттем. Хыялым врач булу иде. Беренче экзаменым ук “5”ле булды. Алга таба шул планкадан төшмәскә тырыштым, укуны кызыл дипломга тәмамладым. Әти-әнидән акча сорамыйча, югары стипендия алып, үземә җиткереп бардым. 3 нче курстан ук бик еш түләүсез дежурстволар ала башладым. Травматологиядә, неотложкада сынадым үземне. 4 нче курста, алга таба кайсы юнәлеш буенча китү турында уйланып, үземне хирург буларак эзләдем. Тулай торак  артында гына роддом иде, практикаларны шунда да уза башладым. Акушерлык, гинекология буенча китәргә булдым.

Эшли башлагач та, башка юнәлешләрне дә үстерергә кирәклеген аңладым. Чөнки, халык безгә үз тормышын ышанып тапшыра. Мөмкин кадәр яхшы ярдәм күрсәтергә кирәк.  Төнлә роддомда булсам, көндез, операцияләргә өйрәнү максатыннан, онкологик гинекологиягә эшкә бардым. Ике ел аларга бушка булышып, тәҗрибә туплаганнан соң, ультратавыш диагностикасын (УЗИ) өйрәндем. Тәҗрибә туплау өчен, үземнең эшемнән соң, автобуска утырып эшкә, хәтта, Яшел Үзән район больницасына да бара идем. Хәзерге вакытта дүрт шәхси  клиникада – узист һәм роддомда врач-акушер булып эшлим.  

– Боларның барысына да ничек җитешәсез?

– Мин – максималист. Максимум эшләргә тырышам. Укыганда да шулай булдым. Олылар артыннан гына түгел, аларның сүзләрен, тәҗрибәләрен тыңлап, күреп, авыр ситуацияләрдә үзем ориентирлашырга өйрәндем. Көндез 10 кеше эшләсә, төнге дежурство вакытында шул эшне без ике врач кына башкарабыз. Ә 80 процент бала тудыру төнлә уза бит. Монда һәрнәрсәгә әзер булырга, бөтен яктан тәҗрибәң булу кирәк.

– Дежурство вакытында сездә ничәләп бала туа?

–  Төрлечә. 8дән 15кә кадәр. Айга 10-12 дежурство була – 120ләп бала туа. Елга минем сменада гына меңнән артык бала дөньяга аваз сала. Аларның 100 проценты да сәламәт туарга тиеш. Хатын-кыз да зыян күрергә тиеш түгел. Безгә шундый бурыч куялар, ныклап тикшереп торалар. Кешенең баш мие 5-6, баланыкы 7-8 минут эчендә үлә. Димәк, эштә килеп туган авыр ситуациядән уңай чыгу өчен безнең 7-8 минут вакытыбыз бар. 5-6 минут эчендә, хәтта, операционныйга да керәбез. Шуның өчен, хатын-кыз бала тапканда башыннан ахырына кадәр янында булырга тырышабыз, бер генә мизгелне дә күз уңыннан җибәрмәскә кирәк.

–  Балалар күбрәк төнлә туа, дисез. Ни өчен шулай икән?

– Бу табигать белән бәйледер. Организмның саклавыч җайланмасы, дип кабул итәргә була. Күрәсең, электән үк хатын-кыз көндез үз йортында булырга тиештер. Төнлә – тыныч вакыт, әллә кайда басуда да, эштә дә түгелсең. Шуның белән организм, яңа туачак баланы, хатын-кызны сакларга яраклашкандыр ул.

70-80 процент бала табу проблемасыз уза, сәламәт балалар туа, хатын-кыз да үзен яхшы хис итә. Калган очракларда көчебездән килгәнне эшлибез. Электәге кебек, хатын-кыз баланы өендә, басуда таба ала, дигән сүзләр дөрес түгел. Без хәзерге җәмгыятьтә яшибез, стационарларда бөтен уңайлыклар да тудырылган.

– Врачларның күбесе баланы кесарево юлы белән табарга җибәрә, дигән сүзләр бар. Бу ниндидер планмы, әллә инде, хатын-кызның, баланың күрсәткечләре буенча эшләнеләме?

– Киресенчә, кесарево ясауны киметү өстендә эшлибез. Без һәрвакыт баланы табигый юл белән таптыру яклы. Бу бары тик күрсәткечләргә карап кына эшләнелә. Бала бик зур, “узкий таз”, йөрәк, неврология, күз яки хроник һәм башка авырулар булганда гына, алдан диагноз куелып, план буенча кесарево ясала.

Мин үзем акушерлык-физиология бүлегендә. Безгә хатын-кызлар баланы үзләре табарга килә. Берничә ситуация – бала кендегенә уралганда, интегә башласа, ана тормышына куркыныч янаган вакытта табигый юл белән бала табу кесарево белән тәмамланырга мөмкин. Нәкъ тә шушында, 7-8 минут эчендә карар кабул итеп, эшне уңышлы башкарып чыгарга кирәк. Кесареводан соң да, табигый юл белән бала табучы хатыннар күп. Бу, әлбәттә, операция вакытында аналыкка яхшы итеп җөй салудан да, хатын-кызның организм үзенчәлекләреннән дә тора.

 – Баланың дөньяга килүе ата-ана өчен бик зур вакыйга. Сез яңа туган, үзегез тудырырга ярдәм иткән баланы кулыгызга алгач, нинди хисләр кичерәсез?  

– Сәламәт бала тугач, әлбәттә, шатланам. Әйе, көнгә әллә ничә бала туганын күреп торгач, еллар узган саен, бу хисләргә күнегелә дә. Сменаны бетереп кайтып киткәндә, коллегаларга рәхмәт әйтеп, эшебезнең уңышлы тәмамлануы белән бер-беребезне котлыйбыз. Безнең эш җиңел түгел. Кайвакыт үзебезне сугышта шикелле хис итәбез.Тизлек кирәк, салкын акыл белән эш итәргә тиешбез. Авыр булуга карамастан, бала туу белән барлыкка килгән күңелле эмоцияләр, җиңеллек безгә яңа көч һәм стимул өсти.  Роддомда эшли башлаган кеше, гомер буе шунда хезмәт куя, дип әйтәләр. Бәлки, шушы хисләр тотадыр да...

– Эш вакытында сездә зур тәэсирләр калдырган вакыйгалар да буладыр. Шулар турында да сөйләгез әле.

– Күңелгә кереп калган вакыйгалар күп алар. Безнең бит “врачебная тайна” дигән нәрсә дә бар. Тышка чыгармыйбыз. Дөрес итеп диагноз куеп, җиренә җиткереп эшләгәннән соң, үзеңнең җиңүең, әлбәттә, истә кала. Һәрбер баланы үзеңнән үткәргән күк буласың.

Бер хатынның өендә баласы аркылы килеп, аналыгы аны кысып калдырган, ә кендеге төшкән иде. Ул роддомга килеп җитеп, дүрт минут узганда без операционныйда идек инде. Кендек балага кан, кислород бирә бит. Бик авыр ситуация иде. Вакытында ярдәм күрсәтмәсәк, ахыры начар да тәмамланырга мөмкин иде. Бала бит ул бик нәзберек, бармак белән тисәң дә эзе кала. Дөрес алымнар белән эшләп, сәламәт бала тудырттык. Безнең өчен бу бик зур җиңү булды. Хәзер ел саен, шул баланың туган көнендә, коллегам белән бер-беребезне котлыйбыз. Ул хатын да безгә баласының фотоларын җибәреп тора.

Син туарга ярдәм иткән баланың йөгереп йөрүен күргәч, үзеңнең нинди зур эш башкарганыңны, кеше тормышына никадәр җаваплы икәнеңне аңлыйсың. Бу хисләрне болай гына аңлатып бетереп булмый, аны татып карарга кирәк...

– Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Вадим. Авыр эшегездә киләчәктә дә зур уңышлар телим.

Сөйләште: Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

23

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ботен яктанда тырыш кинэшлэрен бирэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      армый талмый исэн сау булып эшлэргэ язсын сезгэ !!!нинди жаваплы саваплы эш бит !!!Рэхмэт сезгэ !!!