Туганайлар

Укыганда авыр булса...

Семинария православ чиркәүләргә чиркәү хезмәткәрләрен, священниклар, дин юнәлешендә эшләүче уку йортларына укытучылар, шулай ук чиркәү хорларына регентлар, катехизаторлар әзерли. Уку озынлыгы - 4 ел (бакалавриат), 2 ел (магистратура). Уку йорты үз эченә пастырлык-богослов һәм регент-катехизаторлык бүлекләрен ала. Беренче бүлекнең көндезге юнәлешенә 35 яшькә чаклы, ә читтән торып укырга 50 яшькәчә,...

Семинария православ чиркәүләргә чиркәү хезмәткәрләрен, священниклар, дин юнәлешендә эшләүче уку йортларына укытучылар, шулай ук чиркәү хорларына регентлар, катехизаторлар әзерли. Уку озынлыгы - 4 ел (бакалавриат), 2 ел (магистратура). Уку йорты үз эченә пастырлык-богослов һәм регент-катехизаторлык бүлекләрен ала. Беренче бүлекнең көндезге юнәлешенә 35 яшькә чаклы, ә читтән торып укырга 50 яшькәчә, өйләнмәгән яки бер тапкыр өйләнгән, православ динен тоткан, гомуми урта белемле, изге эшкә алынырга каршылыклары булмаган ир-атлар кабул ителә. Икенче бүлеккә православ динен тоткан, 17-35 яшьләрдәге, тулы урта белемле, чиркәү хорларында җырлау тәҗрибәсе булган егетләр-кызлар кабул ителә. Уку формасы - көндез. Дәресләр 1 сентябрьдан башлана. Уку тулысынча бушка. Көндезге бүлектә укучыларга түләүсез туклану һәм тору урыны бирелә. Белем дәрәҗәсенә карап стипендия түләнә. Документлар 10 августка кадәр кабул ителә. Керү экзаменнары 11-14 август аралыгында узачак. Семинария адресы: 420036, Казан шәһәре, Челюскин урамы, 31 а йорты. Электрон адрес: kazpds@kazpds.ru Элемтә өчен телефон: (843)205-60-28
Казанның Православ Духовный Семинариясе - Рус Православ чиркәвенең югары, урта һәм вузарты дини белем бирү учреждениесе. 6 июль көнне семинариянең кабул итү комиссиясе эшен башлап җибәрә.
Күпләрне сөендереп, узган елны Артем Степанов (Ямашев) белән Олеся Газизянова әлеге уку йортына кергән иде. Инде укуларының бер елы артта да калды. Әлеге ел эчендә яңалыклар, үзгәрешләр булгандыр. Үзләре өчен төрле нәтиҗәләргә дә килгәннәрдер, керәшен яшьләренә дә әйтер сүзләре бардыр, дип, Олеся һәм Артем белән элемтәгә кердек.
Олеся:
- Уку елы, бик тыгыз булуына да карамастан, бик тиз узып китте. Әле уку бетмәде, янәшәсенә сессия дә килеп кушылды. Уку елы башыннан ук шундый тыгыз графикта яшибез. Башта авырырак иде, ләкин тора-бара ияләштем. Хәзер инде ирешкән уңышларыма сөенеп туя алмыйм. Бер ел эчендә генә дә күп нәрсәгә өйрәндем. Хәтта дирижерлык серләренә дә төшендем. Уку белән практиканы бергә ныгытып барабыз. Укытучыларыбыз бик әйбәтләр, югары квалификациялеләр, Казан консерваториясеннән килеп укыталар.
Туган авыл сагындыра, шуңа күрә тизрәк каникуллар башланганын көтәм. Июль башында уку бетә һәм чыгарылыш курсы семинаристлары хөрмәтенә бал узачак. Аннан августка кадәрле каникул. 18 нче августта Казанга патриарх Кириллның килүе көтелә. Барыбыз да аның белән очрашуга җыелачакбыз. Патриарх белән практикалар булыр, дип өметләнәбез. Февральдән бирле өйдә булганым юк, атна буе уку, ә ял көннәре литургия. Ләкин мин зарланмыйм, укыганда авыр булса, эшләгәндә җиңел булыр, дим. Уку бушлай, өстәвенә стипендия дә түләнә. Кайда укырга керергә белми йөргән, яки семинариягә керергә-кермәскә аптыраган яшьләргә, шикләнмичә, бу уку йортын сайларга киңәш итәр идем. Бергә укыган курсташларым арасында бер генә керәшен дә юк, бары руслар гына. Керәшен студентлары артса, яхшы булыр иде.
Артем:
Узган уку елы бик тиз узып китте. Җиңел генә бирелә торган нәрсәләр булмый. Шуңа да мин "Ялкауланмыйча күбрәк тырышлыкны сөяргә" кирәк дип яшим. Аз вакыт булса да славян һәм латин телләрен дә үзләштерергә өлгердем. Шулай ук курсташларым белән бер семья булып, тату яшәргә өйрәндем. Ялкауланмыйча бар көчне укуга багышласаң, һичшиксез уңыш та киләчәк, үкенечкә дә калмаячак. Тырышканга күрә Ходай да ярдәменнән ташламый. Без югары курс студентлары көчебездән килгән кадәрле ярдәм кулын сузачакбыз, ул турыда борчылырга да кирәкми. Яңа уку елында семинариядә тагы да күбрәк керәшеннәрне күрәсе килә. Чөнки быел керәшен теле һәм культурасын өйрәтә башлаячаклар. Уңайлы шартлар елдан ел арта, иң мөһиме теләк кенә булсын.
Олеся белән Артемның узган елгы сүзләрен искә төшерсәк, алар ел башын куркып кына башлаган иде. Бүген әзме-күпме тәҗрибә туплаган, аякларында ышанычлы басып торалар. Без яшьләребез өчен чиксез шат һәм яңа уку елында семинариядә керәшен яшьләре сафы тулыланыр, дигән өметтә калабыз. Көн саен саны арта барган керәшен чиркәүләре белемле яшьләрне көтә.
Надежда ТОКРАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: