Туганайлар

Света мастер-класс күрсәтергә әзер

Соңгы ике елда керәшен бәйрәмнәрен алып баручы яшьләр - Светлана белән Евгений Максимовларны Казан тамашачысы үз итеп өлгерде. Фамилияләре бертөсле булгач, алар турында, бертуганнар дип тә, ирле-хатынлы пар, дип тә чыш-пыш киләләр. Ә үзләре белән якыннан аралашучылар аларның фамилияләре генә уртак икәнен белә. Хәер, фамилияләре генә түгел, укыган йортлары да...

Диплом эшенең ние бар - җыясы да язасы...

Керәшен яшьләренең беренче форумында Светлана этник киемнәр буенча белгеч- Валентина Максимованың керәшен киемнәре буенча үткәргән мастер-классын караган. "Һәр семьяда инде кирәксезгә чыгып, аунап йөрүче иске киемнәрнең, бизәнү әйберләренең берничә дистә елдан бөтенләй юкка чыгачагын күз алдына китерү - башымны томалап алгандай булды. Борынгылар безгә нинди байлыклар калдырган, ә без аларның ничек аталуларын, ничек киелүләрен, нәрсәгә хезмәт итүләрен дә белмибез, дигән уйдан үземә оят булып китте. Башкалар экскурсиягә барганда, алардан калып, Валентина Петровнадан киемнәр турында кабат сөйләвен үтендем," - ди Света. Авылга кайткач, туганнарында тукталамы, әбисенең сандыгын актарамы, музейга керәме - моннан соң инде ул керәшен киемнәренә, көнкүрештән төшеп калган иске әйберләргә башка күзлектән карый башлый. Кадерсезләнеп ятканнарын күрсә, ипләп-җайлап кына, хуҗаларыннан сорап ала. Светлананың үзендә керәшен киемнәренең шактый зур коллекциясе тупланган инде. Ә диплом темасына килгәндә исә, алар укый торган университетта студентларга сайлау иреге куелган. Нинди тема алып яктыртасың килә, - рәхим ит - яз да якла. Тик мәсьәләнең икенче, көйсез ягы да бар - аларга фәнни җитәкче беркетелми икән. Нәрсә табасың, ничек табасың, дөрес юлдан китәсеңме - дөрес түгеленнәнме - бата-чума үзең барасың. Ярый ла өйрәнелгән өлкә булса... Шул темага язылган материалларны укый-укый, башкаларныкына нигезләнеп, үз сүзеңне әйтәсең. Ә менә Светлана андый тапталган юлдан китмәгән - үзенә яңа юнәлеш сайлаган. Диплом яклаганда, ТНВ каналының генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова оппонент булып киләсе, ди. Андый кешеләр алдында фәнни җитәкчесез язылган диплом эшен яклау җиңел булмаячак. Тик шулай да Миләүшә Ләбибовнаның бу комиссиядә утыруына ул сөенә. Керәшеннәр турында төшерелгән телетапшыруларда төгәлсезлекләр әлегә күп җибәрелә. Болар турында әти-әниләренең тапшыру караганда үзара сөйләшкән сүзләреннән, авылдагы түти-агайларның теге яки бу тапшырудан соң ризасызлык белдерүләреннән, "Туганайлар"да басылган хатлардан чамалап белә ул. Тапшыру эшләгәндә, керәшеннәр турында ныклы белеме булган берәр консультантка килсәләр, хаталар китмәс иде дә бит. Килеп киңәш сорауны түбәнсенү дип карыйлар, күрәсең. Төп белгечлеге буенча эшкә урнаша алса, менә шундый төгәлсезлекләрне булдырмау өстендә дә эшләр идем, ди Светлана.

Йөрәк сызлануларын - фильмга


Тарихыбызның бөтенләй диярлек өйрәнелмәве, дин өлкәсендәге белемнәребезнең юк дәрәҗәсендә булуы, яшьләрнең борынгы бабаларыбыз мирасына карата битарафлыгы өчен сыза аның йөрәге. Шушы сызланулары, борчылулары буенча фильмнар төшереп, халыкка күрсәтәсе, йөрәк әрнүләре белән бүлешәсе килә.
Моннан биш ел элек Мамадыш мәктәпләренең берсен медальгә бетергән кыз алдында күптөрле юллар сузылган була: кайсысы күңелеңә якын - шунысыннан атла. Хәзерге заманда престижлы саналган юрист, экономист кебек белгечлекләр әзерли торган уку йортларына да керә алган булыр иде. Ә ул әнә хезмәтенә иң әз түләнә торган культура өлкәсен сайлый. Күңеле теләгәнгә омтыла. Укырга кергәч тә барысы да тәгәрәп кенә бармый. Кайсы урында характерың, кайсысында исемең, кайсысында үзеңчә уйлавың комачаулый. "Син бит динен саткан татар, дип, өстенә кычкыручылар да очрый. Тик Светлана ярты юлда туктап калучылардан түгел. Әти-әнисе, укытучылары аны шундый итеп тәрбияләгән. Светаның уңышларына иң нык сөенүчеләр - Тәкәнештәге җырак әбисе Елизавета Петровна белән Юкәчедә яшәүче үзәбисе - ... Бәләкәй чактан ук авыл көйләрен, аш җырларын өйрәтеп, керәшеннәр башкарган ритуалларны күрсәтеп тәрбиялиләр аны. Бәләкәйдән җанга сеңдерелгән әйбер юкка чыкмый шул - әнә оныклары ничек куандыра үзләрен. Җөри Питрауын алып баруны да, ышанып, Светлана Максимовага тапшыралар. Инде менә ике ел рәттән 50 мең кешелек мәйданны үзенә каратып тота Света. Үзе укыган университетта "Мисс - 2011" титулын да яулаган.
Әле хәзер диплом алдыннан Валентина Максимова белән очрашып, остазының киңәшләрен тыңлап, күрсәтмәләрен алып йөрүе икән. Валентина Петровнаның кул эшләрен, теккән киемнәрен күреп, үзендә дә тегәсе килү теләге уянган. Шулай итеп, керәшен күлмәкләрен дөрес итеп тегүче тагын бер остабыз артачак. Бирсен Ходай!
"Яшьләр форумында керәшеннәрнең баш киемнәре темасына мастер-класс күрсәтергә теләмисеңме?" - диюемә, Светлана: "Бик рәхәтләнеп. Дипломымның видеоролик варианты да әзер инде. Аңа карата яшьләрнең фикерләрен, бәяләрен ишетәсем килә", - диде. Менә бит нинди яшьләр үсеп җитте. Моңа ничек куанмыйсың ди?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим