Туганайлар

"Почемучка"лардан кемнәр үсә?

Көндәлек тормышыбызны җиңеләйтә торган әйберләр башта уйлап табучының башына килә, аннан бу идея конкрет әйбер булып тормышка ашырыла. Инде нәрсәне булса да үзгәртергә мөмкин түгелдер дигәндә дә, кемдер булганына яңалык кертә, тагын да төгәлрәк, уңайлырак итә, нәрсәдер уйлап таба. Хәзерге тормышыбызны телефоннан, компьютердан һәм башка бик күп, бик күп яшәешебез...

Көндәлек тормышыбызны җиңеләйтә торган әйберләр башта уйлап табучының башына килә, аннан бу идея конкрет әйбер булып тормышка ашырыла. Инде нәрсәне булса да үзгәртергә мөмкин түгелдер дигәндә дә, кемдер булганына яңалык кертә, тагын да төгәлрәк, уңайлырак итә, нәрсәдер уйлап таба.
Хәзерге тормышыбызны телефоннан, компьютердан һәм башка бик күп, бик күп яшәешебез өчен кирәк булган цивилизация "кирәк-яракларыннан" башка күз алдына да китереп булмый. Төрле ачышларга бәйле тормышыбыз уңайлырак та, җиңелрәк тә була бара.
Кеше акылы һәм тырышлыгы белән космос, су асты киңлекләренә юл ачылды, энергия алуның альтернатив ысуллары, бик күп авырулардан котылу юллары - дарулар, операция ясау мөмкинлекләре табылды. Хәзерге заман кешесенә бик гади булып тоелган кайбер әйберләрнең үз вакытында зур ачыш, инновация булуы, яшәешебезгә юнәлеш бирүе кызык та кебек тоела. Ә бит шушы, бик "гади" әйберләрне уйлап табу өчен күпме көч куелган, йокысыз төннәр үткәрелгән. Кемдер: "Гений ул - 1 процент илһам, һәм 99 процент тир", - дип әйтеп калдырган. Бу авыр, күп вакыт һәм сабырлык сорый торган хезмәт.
Әлеге хезмәт ияләрен, уйлап табучылар һәм рационализаторларны, эшенә карап бәяләү теләге 1957 елда барлыкка килә. Тик 22 ел үткәннән соң гына, официаль бәйрәм статусы алып, ел саен июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтелә башлый. Фән өлкәсендә керткән өлешләренә карап андыйларга "Атказанган уйлап табучы", "Атказанган рационализатор" исемнәре бирелә. Уйлап табучылар, галимнәр сафына баскан, әлеге юлдан яңа гына атлап китүче карендәшебез, Казан егете Иван Захаровның таркала торган полиэтилен уйлап табуы турында язмабызны тәкъдим иткән идек. Ул вакытта бу яңалыкны бик күп вакытлы матбугат чаралары, республика, үзәк телевидение каналлары хәбәр иткән иде. Хәзерге көндә әлеге ачыш ни хәлдә? Ярдәм итүче табылдымы икән? Шушы сорауларга җавапны Иванның үзеннән сорарга булдык.
- Иван, синең ачышыңны киң җәмәгатьчелеккә чыгарганга да күп кенә вакыт үтте. Әлеге эшне тормышка ашыруда ярдәм итәрлек спонсорлар табылдымы?
- Мин аңлыйм: фәнни ачышны тормышка кертү - бик сикәлтәле юл. Мин аның башында гына. Бу әле, руслар әйтмешли, "начало начал". Миңа ачышның киләчәгенә нык ышанган спонсорлар кирәк. Шулай да, рәхмәт, бүгенге көндә спонсорлар да табылып тора. Ләкин бу эшне тормышка ашыру, производствога салу өчен мондый вариантлар бары диңгездәге тамчы гына. Хөкүмәттән ярдәм булмагач, үзеңә табарга туры килә инде.
- Хәзерге вакытта ниләр белән шөгыльләнәсең? Тагын нинди башкарасы килгән уйларың, хыялларың бар?
- Башлаган эшемне дәвам итәм. Хәзерге вакытта "полиэтилен эшен" җайга салу артыннан йөрим. Хыялыма килсәк - бер тапкыр гына кулланыла торган савыт-саба, пакетлар җитештерүне производствога салып, экологик проблемаларны чишү юлына басу (Таркала торган савыт-саба дип аңларга кирәк). Белүебезчә, хәзер без куллана торган пакетлар табигатьтә яртышар гасыр таркала. Кулланылган пакетларның бары 1 проценты гына икенче тапкыр эшкәртү уза. Күз алдына китерегез, табигатьне ничек пычратабыз?!
- Иван, син кайларда укыдың, кайсы югары уку йортын тәмамладың?
- 8 классны тәмамлагач, математика, физиканы тирәнтенрәк үзләштерү өчен 9 нчы класска 145 нче физика-математика лицеена укырга кердем. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, Казан технология университетына (КНИТУ) юл тоттым. Хәзерге вакытта магистратурада укуымны дәвам итәм. Фәнни эшләр белән беренче курста укыганда шөгыльләнә башладым.
- Кечкенә вакытыңда ниләр белән кызыксындың? Ниләр эшләргә ярата идең, кем булырга хыялландың?
Бу сорауны биргәч, Иванга ярдәмгә әнисе Мария ашыкты.
- Улым кечкенәдән кызыксынучан, мавыгучан булып үсте. Танышлар, туганнар аңа «почемучка» дип исем дә куштылар әле. Радио кебек гел сөйләп тора торган иде ул. Ә укуга, белемгә тартылу, алдыңа максат куеп тырышу - анысы инде, һәркемнең үзеннән тора торгандыр. Әнием: "Укырга кирәк, менә безнең балачак сугыш елларына туры килде. Без 3 класс белем белән калдык. Укыган кешене беләләр, хөрмәтлиләр аны", - дип әйтә торган иде. Әни әйткәнне үзебез дә истә тоттык, балаларга да шуны кабатладык.
Гаиләбез белән шахмат уенын яратабыз. Иван кечкенәдән бу уен белән мавыкты. Төрле түгәрәкләргә дә йөрде. Кечкенә энесен дә тәрбияләргә булышты. Бар эштә безнең ярдәмчебез булды. Мәктәпне тәмамлагач югары уку йортына керде. Институтта беренче курстан күреп алучы, көч биреп әйдәп баручы, аңа ышанучы җитәкчеләр табылды. Форсаттан файдаланып, әлеге укытучыларына, җитәкчеләренә бик зур рәхмәт әйтәсебез килә.
Без "Туганайлар" да, Иванга нык булып, үзе сайлаган юлыннан баруын, авырлыкларга бирешмичә, куйган максатларына ирешүен теләп калабыз.
Евдокия ИВАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: