Туганайлар

Мин эшкә ничек урнаштым

Мин эшкә "маршрутка"га утырып йөрим. Барыр җирем шактый ерак булганга, буш урын табып кереп утырам да, керүче-чыгучыларны күзәтәм. Тукталышларда берәүләр утыра, икенчеләре төшә. Вузларда кышкы сессияләр башлангангамы, соңгы көннәрдә пассажирлар арасында студент яшьләр күбрәк күренә. Аларның кайберләре утыруга, конспектларын чыгарып, юл буе шуннан күзләрен алмый укып баруларын күреп, үземнең дә...

Минем лекцияләрнең берсен дә калдырганым булмады. Шуңа да уку авыр бирелде, дип әйтә алмыйм. Минем әни балалар бакчасында - повар, әти - шофер. Ярдәм итәр, җитәкләп алып барып, каядыр урнаш-тырыр кешем юк. Бар өмет үземдә. Яхшырак урында практика үтеп, аннары ничек тә шунда эшкә калырга дигән максат белән газеталардагы белдерүләрне күзәтә башладым. Рәхмәт төш-кере, эзләнә торгач, бер банкның студентлар җыюы, соңыннан кредит бүлегендә эшкә калдырулары турындагы бел-дерүгә юлыктым. Бу минем шанс, дип озакка сузмый электрон почта аша үземнең резюмены юлладым. Бер атнадан шалтыратып, мине сөйләшүгә чакырдылар.

Хәзер, аның ничек узуын искә төшереп, үземнең бу әңгәмә барышында нинди хаталар җибәрүемне һәм ни өчен мине кире борганнарын аңлыйм. Беренчедән, мин джинс чалбардан килдем. Костюм алырга әле өлгермәгән идем. Ә офис сотрудниклары барысы да җитди костюмнардан. Икенчедән, предметны яхшы беләм дип, мин-минлегем, үз-үземә ышану артык көчле иде. Шуңа да мин алар биргән сорауларга горур җавап бирдем, ә инде бүгенге көн белән чагыштырып, детальләрне ачыклавым-ны сорагач, югалып калдым. Өченчедән - күпме хезмәт хакы алырга теләвем белән кызыксынуларын ишеткәч, конкрет җавап бирә алмадым. Ә бу - эшкә урнашканда, иң мөһим нәрсә! Азакта инде банкның эшенә кагылышлы ниндидер корректлы булмаган сораулар да бирдем. Билгеле, мине эшкә алмадылар. Дөресрәге, хәбәр бирербез, дип кайтарып җибәрделәр һәм шалтыратмадылар. Бу беренче омтылыштан соң кәефем төшсә дә, әзме-күпме тәҗрибә алуым мине тынычландырды. Хаталарым өстендә эшләп, мин кабат бәхетемне сынап карарга булдым. Шәһәребездә мине кызыксындырган банкларның исемлеген төзеп, бәхетемне сынарга чыгып киттем. Беренче өч банкта мине төрле сәбәпләр белән тиз кире бордылар: кемгәдер практикантлар кирәк түгел, кемдер "блат" белән генә ала, кемдер инде алып өлгергән... Шунысын әйтергә кирәк: бер банк-тан икенчесенә йөргән арада, мин интеллигент статусына килешле костюм алып өлгергән идем инде һәм ул кыяфәтемә бик тә "солидный" төс бирә иде. Банкларның берсендә миңа анкета тутырттылар һәм бер атнадан сөйләшүгә чакырдылар. Аларның "Сез безгә туры киләсез, алабыз", дигән сүзләрен ишетүдән дә шатлык-лы нәрсә юк иде минем өчен. Ниһаять, мин теләгемә ирештем. Инде шушы банкта үз эшенең остасы булган, ярдәмчел кешеләр арасында эшләвемә өч ел тулды. Мин клиент-менеджер дәрәҗәсенә күтәрелдем. Һәм эшемнән бик тә кәнәгатьмен. Һөнәр үзләштереп, кая барырга икән дигән сорау алдында калган яшьләргә киңәшем шул: алдыгызга максат куйгансыз икән - шуңа туры барыгыз. Бернинди эштән дә курыкмагыз: ни кушсалар - шуны эшләгез һәм башкаларга караганда яхшырак итеп башкарыгыз. Хаталар да булырга мөмкин. Чөнки бернәрсә дә эшләмәүче генә хата җибәрми. Үзегезгә ышаныгыз һәм шул чагында барысы да тормышка ашачак!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: