Туганайлар

Кояш балалары

Аяк буыннары калтырый, йөрәк сикерә, уч төпләре тирләп чыкты... Без әнә шулай, керәшеннәр тарихында беренче мәртәбә оештырылучы "Айбагыр" этно-лагерена төрле почмаклардан килгән балаларны көттек.

Безнең лагерьга бик тәртипле һәм талантлы укучы балалар җыелды. Бездән тыш, биредә тагын ике лагерь булуын да ис-кәртеп үтәм. "Айбагыр"ның беренче отряды кызыл футболкалардан, икенче отряды (минекеләр) сары футболкалардан иделәр. Һәр көнгә алдан төзелгән план буенча әзерләндек. Лагерь буенча оештырылган шахмат, шашка, өстәл теннисы, волейбол, футбол кебек спорт ярышларында безнең "Бәрәкәт" һәм "Тырлау" этнолагерь отрядлары актив рәвештә катнашып, алдынгы урыннар алып бардылар. Шулай ук, кичләрен оештырылучы концертларда, викториналарда, кыска скетчларда үзләренең талантларын күрсәтеп, яшь тамашачы күңелен яуладылар. Үзен яхшы яктан күрсәткән һәр балага кечкенә генә кәгазь айбагырлар өләштек, смена ахырында бу айбагырларны бүләкләргә алмаштырдык.
Баш әйләндергеч кызу темпларда, шау-гөр, мәш килеп, унбиш көн узып та китте.
Хәзер менә балалар да янда юк. Алар һәрберсе шулкадәр үзенчәлекле һәм күңелгә якын иде, без - вожатыйлар аларның һәммәсен кечкенә сеңелләребез һәм энеләребез итеп яраттык, алар өчен кайгырып, төн йокламаган чаклар да күп булды. Сагындыра... Рупорлардан иртән Рәсәй гимны кинәт кенә кычкырып җырлап җибәреп, "дядя Ваня"ның балаларны иртәнге зарядкага уятуы, аннан балаларның, иртәнге ашка кадәр, чиләк күтәреп, бүлмә җыештырырга дип, чүпрәк, себерке эзләп йөгереп йөрүләре, балалар белән ашханәдә көн дә дежур торулар, ашыга-ашыга аларны җыеп алып барулар. Үземнең отрядтагы балаларымның һәр эшләгән эшләре әле дә күз алдымда: бер почмакта Светлана белән Анна стенгазета әзерли, Василий белән Серёжа өстәл теннисы уйный, Мамадышның Владимир, Дүсмәт, авылларыннан килгән кызларыбыз Менделеевскиның Гришкино авылыннан килгән җегетләребез белән бергә кичке тамашага җыр сүзләрен кабатлый-кабатлый биеп йөриләр, Чиләбе кызларым матур нагайбак җырлары көйлиләр, берәү матур итеп чәч үреп утыра, ул да булса Васильева Ольга, Дима белән Әмир, ярыша-ярыша, бүлмәләрендә рәсем ясый - һәр баланың кылган гамәлләре матур слайд кебек каршыда әйләнә. Йокларга ятар алдыннан аяк очларына гына басып, коридорда балаларның йокыларын саклап, арлы-бирле йөрүләр - хәзер барысы да истәлекләрдә генә калды. "Айбагыр" лагере безнең күрше лагерьлар өчен дә бик хуш килде, балалар бер-берсе белән кыска вакыт эчендә танышып, аралашып, дус-тату булып яшәделәр. Безнең балаларны смена начальнигы да гел мактап кына торды. Балаларны йокыга яткыргач, кич белән көн саен торган җиребезнең чисталыгын тикшерергә чыгалар иде, безнең тирәнең чисталыгын күреп, мактап китәләр иде. Гомумән, безнең балаларыбыз лагерьның горурлыгы булдылар.
Башка лагерьлар каршында үзебезне үрнәк яктан гына күрсәтеп эшләвебездә этнолагерьны оештыручыларның һәм вожатыйларның өлешләре зур булды.
Тарихка кереп калырлык этник лагерьны оештыручыларга, балаларның сәламәтлеге өчен җа-ваплылыкны үз өсләренә алып, ике атна буена аларга рәхәт, файдалы ял тудыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Бу теләк, минемчә, лагерьда ял иткән балаларның әти-әниләренең дә теләгедер әле.
Шушы кыска гына вакыт эчендә, балалар белән берлектә, мин күпме рухи азык алдым: төрле мастер-класслардан керәшеннәрнең бай һәм үзенчәлекле тарихын белдек, төрледән-төрле костюмнарын күреп, аларның тарихын өйрәнү бәхетенә иреш-тек, керәшен җырулары көйләп, рәхәтләнеп күңел ачып, җырлап-биеп яшәдек.
Аерылышулар, чыннан да, бик авыр булды, берсен дә яннан җибәрәсе килмәде. Үзләре шук, шаян, шул ук вакытта итагатьле, акыллы нәни керәшеннәр. Әти-әниләргә дә, балаларын "Айбагыр"га җибәрүләре өчен, чиксез рәхмәтлебез. Киләсе елга да, Алла бирса, лагерьга килергә теләүчеләрнең саны тагы да артсын, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны сакларга теләүче яшь буын "Айбагыр"га тартылсын иде, дигән теләктә калам, чөнки алар безнең киләчәкнең дәвамчылары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: