Туганайлар

“БӘРӘКӘТ”КӘ БӘРӘКӘТЛЕ ЮЛ

20-22 апрель көннәрендә Казанда керәшен яшьләренең икенче Форумы үтте. Керәшен яшьләренең беренче Форумы 2009 елның декабрендә узып, анда "Бәрәкәт" исемендәге яшьләр оешмасы төзелгән иде. Шушы ике ел вакыт эчендә яшьләр башкарган эшләренә йомгак ясадылар, киләсе ике елда башкарыласы эшләр буенча резолюция-карар кабул иттеләр. Форумда «Бәрәкәт» керәшен яшьләр оешмасының башлыгы итеп...

20 апрель көнне II Форумны ачу тантанасы һәм пленар утырыш булды. ТР Президентының эчке политикасы Идарәсеннән Вячеслав Никифоров, ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Башкарма комитеты председателе Николай Владимиров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы председателе урынбасары Тәбрис Яруллин, Республика керәшен оешмасы җитәкчелеге катнашты. Форум башлану уңаеннан, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров Форум делегатларын котлап, аларга Форум эшендә уңышлар теләде. Ул ике елда керәшен хәрәкәтенең зур күтәрелеш кичерүен, бу импульсны ике ел элек узган Керәшен яшьләре Форумы биргәнлеген ассызыклады. II Форумның республикабызда игълан ителгән Тарихи-мәдәни мирас елында узуын һәм яшьләргә мәдәни, рухи байлыкларыбызны барлау, яңарту, этник традицияләребезне, культурабызны үстерергә мөмкинлек тудырылуын билгеләп китте.

Көннең икенче яртысында делегатлар һәм кунаклар Тихвин керәшен чиркәвендә булдылар. Отец Павел уткәргән службада катнаштылар. Аларга шулай ук Казан Кремле буенча экскурсия оештырылды. 21 апрель - Форумның икенче көнендә түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр узды. Беренче сөйләшү "Керәшеннәрнең этнокультура бәйрәмнәрендә яшьләр компонентын куллану", "Керәшен семьясында традицияләр, реалияләр, перспективалар" дигән темага багышланды.

Төштән соң "Этник бию", "Этник музыка" һәм "Этник костюм" дигән мастер-класслар күрсәтелде. Аларны шушы өлкәләрдәге белгечләр Григорий Сергеев, Геннадий Макаров һәм Валентина Максимовалар үткәрде.

Кичке якта Форум эшенә йомгак ясалды. Төп документлар, резолюция кабул ителде.

Килү һәм китү көннәрен дә исәпләп, дүрт көнгә сузылган яшьләр форумында күп проблемалар күтәрелеп, аларны чишү юллары эзләнде, бер генә минут та бушка узмады.

Татарстан Респуб-ликасының төрле шәһәр-районнарыннан, Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл һәм Нагайбак районнарыннан килгән 150 делегатка үзләрен борчыган сорауларны аудиториягә, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы лидерларына, спорт һәм яшьләр белән эшләү, Мәгариф министрлыклары вәкилләренә җиткерү мөмкинлеге булды. Кайбер чыгышларны тулы килеш "Этнографическая мозаика" битендә бирәбез, түбәндә түгәрәк өстәл янында сөйләшүдән, пленар утырыштан кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

"Бәрәкәт" - яхшы эшләүчеләр исемлегендә

Николай Владимиров, Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе:

- Татарстан халыклары Ассамблеясенә 80нән артык җәмгыять керә. Иң әйбәт эшләүчеләрдән ике-өчен атасак, алар арасына, әлбәттә, керәшен оешмасы. Керәшен җырларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" фестивален алыйк-мы, Җөри Питрауында уза торган "Керәшен чибәрен"ме - сокланырлык керәшен яшьләрен күрәбез. Соңгы перепись керәшеннәрнең алдагы халык санын алу вакытыннан ике тапкырга артуын күрсәтте. Сигез ел эчендә аның кадәр кешегә берничек тә арта алмыйбыз. Бу - халыкның милли үзаңы үсү нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Монда инде керәшен яшьләренең дә өлеше зур дип беләм.

Чибәркүлдә эш бара

Надежда Уряшева, Чибәркүл районыннан килгән делегация вәкиле:

- Йөгереп төштем, бәке тиштем,

Курай белән су эчтем.

Инде шөкер, бер Ходайга

Керәшеннәр белән күрештем.

Чибәркүл районында биш керәшен авылы бар. Алар - Варламово, Краснокаменка, Старая Ключевка, Болотово, Попово. Ярый әле мин моннан ике ел элек беренче Форумга эләктем, юкса, керәшенлегебез бөтенләй бетеп бара иде. Озак йокладык. Рәхмәт оештыручыларга, рәхмәт Геннадий Макаровка. Безнең якларга килеп, халык җырларын җыеп, үзебезгә кире кайтарды. Беренче Форумнан кайтканда, башта мең төрле сорау кайнады: эшне нәрсәдән башларга? Татарстанда үз телләрендә сөйләшүче, йола бәйрәмнәрен үтәүче керәшен халкы яшәгәнен, безнең дә алардан калышмаска тиешлекне ничек җиткерергә? Кешеләрне ничек уятырга? Виталий Агапов бүләк иткән дисктагы җырларны өйрәндек. Әбиләрне клубка җыйдык. Алардан зур хор оештырдык. Урта буыннан "Чишмә" фольклор ансамблен, балалардан "Бәрмәнчек" ансамблен, "Куаныч" бию коллективын төзедек. Күп тә үтми, беренче концертыбызны бирдек. Беренче җырыбыз "Ак калфак" иде. Аны башкарганда, зал аягүрә басып, җылап кул чапты.

Администрация костюмнарга акча бүлеп бирде. Туган тел түгәрәге оештырдык. Хәзер инде безнең дә мактанырлык эшләребез бар. Бер айдан авыл музеен ачабыз. Килегез, күреп китәрсез.

Бергәләп эшлик

Раиф Зиннәтуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы:

- Ике ел эчендә керәшен яшьләре күп эш башкарган. "Бәрәкәт" җитәкчесе Александр Долгов чыгышыннан күренгәнчә, кайбер конкурс-ларны уздыруда кыенлык-лар чыккан.

Вакытында заявка бирсәгез, аларны Мәгариф министрлыгы аша үткәреп булыр иде. Керәшен балалары өчен лагерьлар мәсьәләсенә килгәндә исә, чит өлкәләрдән җыелган балаларга өч атналык шәһәр яны лагерен оештырып була. Егерменче майдан да соңга калмыйча, хат-тәкъдимнәр белән Мәгариф министрлыгына чыгарга кирәк.

Җитәкчебездән егылып уңдык

Степан Спиридонов, Мамадыш районы керәшен җәмгыяте җитәкчесе:

- Яшь буынның милли үзаңы дөрес формалашсын, дөрес юлдан китсеннәр дип, без сезне инде икенче тапкыр җыйдык. Артыбыздан баручылар бармы дип күзәтәбез. Бар икәнен күреп куанабыз, сүлпәнләнсәгез, борчылабыз. Аралашканда сез дә күрәсездер: керәшен күренеше аерым-аерым түгел, керәшеннәр бар, күп һәм аларның исеме керәшен татарлары түгел, ә керәшеннәр. Шуны аңлагыз. Башкаларга аңлата белегез. Октябрь аенда Нагайбаклар илендә булдык, тагын барасы, аралашасы килә. Яши-яши, үзеңнеке тарта. Берничә елдан бу күренеш сездә дә күзәтеләчәк әле. Миннән алда чыгыш ясаган иптәшләрнең сүзләренә карата фикерләремне әйтеп китәм.

Николай Владимировка: Сез акча бездән сорамагыз, дисез. Бу сүзегез белән килешмим. Ассамблеягә шул ук керәшеннәр дә керә. Безнең мәдәниятне күтәрергә дә хөкүмәттә акча каралгандыр, дип уйлыйм. Каралырга тиеш. Дөрес, без керәшеннәр, оешмабыз җитәкчесе Иван Егоровтан егылып уңдык. Ул - чын керәшен тәрбиясе алган, керәшен җанлы кеше. Шулай да бөтен финанс мәсьәләләрен аңа аударып калдыру дөрес булмас.

"Керәшен чибәре" конкурсын бәяләгәндә, жюрида яшьләр булсын, диючеләргә: "Өлкәннәр бу очракта өлкәннәр фикере буенча эш йөртми, үзләренең яшьлекләрен искә төшереп бәя чыгаралар. Алар яшь чакта бу күренешләр нинди иде? Монда үпкәләргә урын юк. Гомумән алганда, жюри составына яшьләрне кертергә кирәк, дигән фикер белән килешәм.

Яшьләр оешмасы үз миссиясен башлады. Кызу барамы, әкрен барамы - тормыш үзе күрсәтер. Идарәнең яңа составы эшне югарырак баскычка күтәрер, дигән ышанычта калам.

2012 ел - юбилейлар елы

Елена Васильева, Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районы культура бүлеге җитәкчесе:

- Кызганычка каршы, бездә яшьләр хәрәкәте сездәге кебек үсеш кичерми. Шулай да тик тормыйбыз. Бездә дүрт музей эшли. "Чишмәлек", "Гомер", "Сак-сок", "Сарашлы" кебек фольклор халык ансамбльләребез бар. Балалар һәм яшьләр клублары эшли. Аларның саны - өчәү. Остроленкада "Без - нагайбаклар" дигән программа буенча эшләүче балалар бакчасы бар. Узган ел "Нагайбакларның халык иҗаты" дигән фестиваль узды. Нагайбаклар энциклопедиясе эшләнеп ята.

Проблемаларыбыз да җитәрлек. Аларның иң беренчесе - телебез югалып бара. Туган телдә өлкәннәр генә сөйләшә. Мәктәптә тел өйрәтү өчен сәгатьләр каралмаган.

2012 ел - безнең өчен юбилейлар елы. Нагайбак районы төзелүгә - 85, казачествога - 170, рус-француз сугышында җиңүгә - 200 ел тула. Бу бәйрәмнәргә Татарстан керәшеннәрен дә көтеп калабыз.

Форумның логотибы нәрсә аңлата?

Валентина Максимова, этник костюмнар буенча белгеч:

- Керәшен яшьләренең символы - төп тамга турында сөйләшик әле. Игътибар итсәгез, анда кач төшерелгән.

"Нигә муеныңа тәре тактың?" дигәндә, "Юк, минем муенымда тәре түгел, кач. Ә тәре ул безнең бизәлгән почмагыбызда кадерле урында тора", дип әйтә белегез.

Ни өчен логотип итеп кач алдык? Без бу тамганы уйлап чыгармадык. Ул - кояш тамгасы. Русча "Солнечный крест" дип атала. Аны борынгылар яшь киленгә бөркәлә торган түгәрәк яулыкка да чиккәннәр. Борынгы бабаларыбыз шушы нурлар аша Тәңре җиргә тереклек бирә, яралгы - зародыш җибәрә, дигәннәр. Яшь килен бит инде кияүгә нәсел дәвам иттерер - балалар тудырыр өчен чыга. Яшь бәби тудырасы кешеләрне төрле яманнардан әнә шундый тамга төшерелгән түгәрәк яулык саклый. Ул тамга безне дә яман көчләрдән, начар эшләрдән сакласын. Югалтмыйк без аны. (Валентина Максимова иң шәп эшләүче керәшен яшьләре берләшмәсенә бүләккә дип тамгалы бистәр чигеп килгән иде. Бу бүләккә Чаллы керәшен яшьләре лаек булды).

Керәшеннәр ничек табыша?

"Керәшен семьясында традицияләр, реалияләр, перспективалар" дигән темага түгәрәк өстәлдән кайбер фикерләр:

Сөйләшүне "Бәрәкәт" оешмасы активисткасы Алена Федотова алып барды.

Түгәрәк өстәлдә инде егерме ел бергә яшәүче керәшен семьясы Виктория һәм Дмитрий Кадыкеевлар һәм аларның уллары Денис белән Максим, яшь семьялардан Татьяна белән Сергей Муллиннар һәм Ирина белән Анатолий Муллиннар катнашты.

Аудиториягә: сез семья төзегәндә нинди прин-ципка тукталасыз, дигән сорау һәм

1) сайлаган па-рыгызның керәшен булуы - шарт;

2) кем булуы мөһим түгел;

3) бу турыда уйланганым юк кебек җавап вариантлары бирелде.

Ни өчен парыңны үз кешең арасыннан эзләргә кирәк, дигән темага фикер алышуда яшьләр актив катнашты. Беренче Форумга килгән Петр дәдәй Ефимов семьясын да искә төшерделәр (гомер буе бергә яшәгән карчыгының исламга ныклап кереп китүе аркасында, Петр дәдәйнең семьясы таркала. Картлык көнендә ялгыз кала. Балалары да аны аңламый. Шул чакта юлында керәшен әбисе очрый. Алар бергә тормыш корып, бәхетләрен табалар).

Анатолий Муллин ни өчен нәкъ менә керәшен кызына өйләнүен болай аңлатты:

Татар кызы белән дуслашып йөргәндә, аңа мөселманнарның үлгән кешегә багышланган ашында булырга туры килә. Ашагач-эчкәч, рәхмәт әйтеп, өстәл башыннан тора башлый. Шунда аңа дога кылып, бит сыпырырга кушалар. "Мин бит керәшен малае", дигәч, аңа карата хуҗаларның карашлары начар якка үзгәрә. Шушы хәлдән соң ул керәшен кызына өйләнергә дигән максат куя. Керәшен яшьләренең алдан билгеләнгән бер очрашуында булачак хатыны Ирина белән таныша. Ел ярым очрашып йөргәннән соң, семья коралар. Татья-на белән Сергей Муллиннар да керәшен яшьләре оештырган "Керәшен җегете" бәйгесенә килгәч танышалар. Икесе дә бер авылга кунакка кайтып йөрсәләр дә, моңарчы бер-берләрен белмиләр алар, ә менә шул чарада гомерлек ярларын табалар. Нагайбак районының Париж авылында туып үскән Виктория белән Дмитрийга исә пар эзләргә әллә кая барасы булмый - алар берничә өй аша гына яшиләр. Бер мәктәптә укыйлар. Нәкъ менә нагайбак кешесен эзләү проблемасы тумый - берсенә 18, икенчесенә 20 булганда өйләнешәләр. Уллары Денисның да алдында кемне сайларга дигән сорау тормый, ахры. Ул Казанда үзенең "нагайбачкасын" очраткан. 10 яшьлек Макс та семья традицияләрен бозмас кебек, "Мин әле уйламадым, хатыным керәшен булса - әйбәт булыр иде", - ди ул үзе бу хакта. Форумда катнашмаган тагын бер семья турында сүз булды. Ул Алена һәм Сергей Пасыевлар. Сергей керәшен кызы белән танышам, дип, интернетта бөтен кызларны аякка бастырган. Шулар арасыннан Аленаны сайлап алып, моннан ике ай элек семья корып җибәргәннәр. "Мине "друзья"га өстәгән көнне тагын 14 кызны өстәгән. Очрашкач, бер-беребезне ошаттык, башкаларны арага кертмәдек", - ди икән Алена.

Этнография белгече Валентина Максимова яшьләргә туй йолалары буенча киңәшләрен бирде. Хәзер кәбен койдыру - венчание обряды үткәрелә башлавын, бу адымның бик нык уйланылган булырга тиешлеген әйтте. Кәбен койдыру алдыннан һәр икең дә берәр атна ураза тотарга, аннан язык әйтергә тиеш. Боларны эшләмичә өлеш алу - иң зур җазыклардан санала. Ә инде кәбен койдыру - ул икеңнең дә яклавыч астына урнашуың, балаларыңның да күренми торган бөркәү - саклавыч астында булуы, ди.

Балык Бистәсе районыннан Надя Степанова залда утыручылардан качлары тагылган-тагылмаган булуын сорады. Чумылган булып та, кач такмыйча йөрүнең зур җазык икәнен әйтте. Яңа туган баланы ни өчен тизрәк чумылдырырга кирәклек турында да сөйләп китте. Һәр яңа туган балага Адәм белән Һава эшләгән җазык өстәлә, ди. Яңа туган баланың бернинди саклавычы юк, аңа төрле яманнар бик тиз үтеп керә ала. Әгәр инде чумылдырсаң, кач таксаң, ул бала начар көчләргә, яман күзләргә каршы тора ала икән.

Виталий Агапов - Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе - яшьләрне һәр җирдә патриот булырга, үзебезнең телдә сөйләшергә чакырды. Форумның төп максатларыннан берсе - керәшен яшьләренең аралашып, үз мәхәббәтләрен табулары, гаиләләр корып, балалар тудырулары, дип билгеләде.

Олы диңгезгә чыгу

Кичке җидедә форум делегатлары, кунаклар зур концертка җыелды. Концертны инде бу эшнең осталары булып җитешкән Светлана һәм Евгений Максимовлар алып барды. "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле артистлары, һәрвакыттагыча, сәхнә хуҗалары булдылар. "Туым җондызы" фестивале җиңүчеләре дә алардан калышмады. Регина Павлова (Мамадыш), Лиана Дементьева (Питрәч), Алина Васильевалар (Мамадыш) салмак көйләре белән күзләрне яшьләндерсәләр, Людмила Аланлы, Александр Игнатьевлар дәртле җырлары белән күңелне күтәрделәр. Чаллы яшьләре әзерләгән музыкаль күренешне дә тамашачы "ура"га кабул итте. Аннары төнге уникегә кадәр яшьләр "Kryashen party" этнодискотекасында биеде.

Моннан ике ел элек үткәрелгән I Форумда "боз кузгалды", дигән идек. Бусында - яшьләр инде олы диңгезгә йөзәргә чыккан, дип әйтәсе килә. Үзләреннән менә дигән команда тупланган. Бу очракта аларны җитәкләп, акыллы киңәшләрен биреп, оештырып йөрүче өлкән лидерлары - Людмила Белоусованың да хезмәтен бәяләп китми булмый. "Нуль"дән башланган эш әнә шундый зур колач алган. "Молодцы! Так держать!" дип әйтәсе килә үзләренә. Йөзүләре ышанычлы булсын, бәла-казага очрамасыннар. "Бәрәкәт"кә бәрәкәтле юл телик.

Котлыйбыз!

Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән яшь активистлар: Александр Долгов (Казан), Алиса Спиридонова (Казан), Светлана Максимова (Казан), Алена Кудряшова (Яр Чаллы), Вячеслав Домолазов (Түбән Кама), Владислав Буланов (Менделеев).

Яшьләр белән эшләүче Республика активы: Виталий Агапов (Чаллы), Степан Спиридонов (Мамадыш), Лидия Әхмәтова (Казан), Валентина Тупаева (Түбән Кама), Андрей Михайлов (Казан).

Татарстан халыклары Ассамблея-сенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән республика керәшен оешмасы вәкилләре: Людмила Белоусова (Казан), Ирина Муллина (Казан).

Чиләбе өлкәсе, Нагайбак районы җитәкчелеге тарафыннан нагайбаклар культурасы үсешенә зур өлеш керткән өчен махсус бүләкләргә лаек булган затлар: Геннадий Макаров (Казан), Людмила Белоу-сова (Казан).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: